Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яндекста Русия халыклары бишек җырлары тупланмасы чыкты


Juna
Juna

Яндекс ширкәте проектта катнашкан һәр халык төркеменә үзе мөрәҗәгать итеп, бишек җырын яздырырга тәкъдим итте.

Яндекс.Музыка платформасында Русия халыклары телләрендә бишек җырларыннан торган "Мәдәниятләргә тур" ("Туры в культуры") альбомы чыкты. Анда авар, татар, ненец һәм башка милләт җырларын тыңлап була. Җырларны "Яндекс.Плюс" хезмәтенә язылучылар гына тыңлый ала.

Татар бишек җырын проект өчен Juna төркеме башкарды. "Yummy Music" лейблы җитәкчесе Ильяс Гаффаров сүзләренчә, Яндекс ширкәте үзләре аларга чыгып, татарча бишек җырын яздырырга тәкъдим итте.

— Бу проектны башкару өчен Яндекс ширкәте һәр халык төркеменә мөрәҗәгать итеп, бишек җырын яздырырга тәкъдим итте. Безгә дә Яндекс үзе чыкты, Juna-ны яздырырга сорадылар. Алар һәр телдә кызыклы яңгырашка ия булган музыкантларны үзләре сайлады, — диде Азатлыкка Гаффаров.

Juna төркеменнән кала, әлеге проектта qaynar төркемендә җырлаган Байару Такшина да катнашты. Ул бишек җырын алтай телендә башкара.

Проектны булдыручылар әйтүенчә, фольклор һәм этнография белгечләре ярты елдан артык ил буйлап йөреп, проект өчен бишек җырларын туплаган. Композитор Ян Павельчук көйләргә заманча яңгыраш биргән.

Бишек җырлары барлыгы 15 телдә яздырылган. Татар һәм алтай телләреннән тыш алар авар, калмык, карел, коми, нанай, ненец, урыс, удмурт, чиркәс, чечен, чуаш, эвенк, якут телләрендә яңгырый.

Бишек җырлары Яндексның "Мәдәниятләргә турлар" проекты кысаларында башкарылды. Анда берьюлы 15 милләтнең мәдәниятенә һәм традицияләренә багышланган. Яндексның Сәяхәтләр такымы Arzamas һәм "Орнамики" проекты экспертлары белән бергә текстлар, музыка һәм графика аша әлеге халыкларның үзенчәлеген ача торган уникаль контент җыйган. Турлар проекты кулланучыларны төрле халыкларның көнкүреше һәм традицияләре, милли ризыклар белән таныштырачак, халык иҗаты үрнәкләрен күрсәтәчәк диелә проектның пресс-релизында.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG