Accessibility links

Рөстәм Миңнеханов Кырлайда татар зыялылары белән очрашты


Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла президенттан сәнгати тәрҗемә үзәге булдыру турында сораган.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районы Яңа Кырлай авылында татар зыялылары белән очрашты. Очрашу Тукай әдәби-мемориаль музей комплексында узды.

Чарада Татарстанның сәнгать әһелләре проблемнар күтәргән. Мәсәлән, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла сәнгати тәрҗемә үзәге кирәклеге, Кариев театры җитәкчесе Луиза Янсуар балалар белән эшләү үзәге булдыру турында сөйләгән дип хәбәр итә Татарстан басмалары. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев театр училищеларын тәмамлаучылар өчен тулай торакларда урыннар бүләргә тәкъдим иткән. Чөнки торак булмау сәбәпле, аларның күпчелеге район театрларына барырга теләп тормый. Миңнеханов әлеге мәсьәләләрне хәл итәргә вәгъдә биргән.

Очрашу тәмамланганнан соң урамда Тукай юбилеена багышланган әдәби-шигъри митинг узган. Анда Татарстан депутаты, Татарстан президенты каршындагы татар теле комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Тукай бүләге җиңүчеләрен атаган. Азатлык элегрәк язганча, республикада сәнгать өлкәсендәге әлеге премия язучы Факил Сафинга, актриса Дания Нуруллина һәм рәссам Григорий Эйдиновка бирелә.

Тукай премиясе тантаналы төстә 26 апрель кич тапшырылачак.

Татар шагыйре Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган чаралар дүшәмбе Татарстан районары һәм шәһәрләрендә, Русиянең татарлар күпләр яшәгән төбәкләрендә уза.

Баштарак Шигърият бәйрәменең быел Казанда түгел, ә Арча районы Кырлай авылында үткәрелү ихтималы турында хәбәр таралган иде.

Җәмәгатьчелек әлеге ихтимал күчерүне кискен тәнкыйтьләп чыкты. Татар зыялыларының бер өлеше бу хәбәрне татарны Казаннан кысрыклап чыгаруның чираттагы күренеше дип бәяләде.

Соңрак рәсмиләр Шигърият бәйрәсе Казанда узачак, Кырлайда да зур чара булачак дип ышандырды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG