Accessibility links

Кайнар хәбәр

26 апрель Шигърият бәйрәме турында түрәләр аңлатма бирде


Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов белдерүенчә, Тукайга багышланган Шигърият бәйрәме алдан ук ике урында: Казанда һәм Кырлайда билгеләнгән булган. Ул аны юктан чыккан шау-шу дип бәяләде.

Ленар Хәкимҗанов Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган матбугат очрашуында Шигърият бәйрәме Кырлайда узачак дигән хәбәрне юктан чыккан шау-шу дип бәяләде. Шигьрият бәйрәменең төп өлешен Кырлайда уздыру идеясе кемнеке булуы һәм моның сәбәпләре нинди дигән сорауга түрә Казанда уздырмау карары гомумән юк иде дип әйтте.

"Тавыш чыкты, әмма кайдан чыккан сүз бу? Андый фикер булмады да. Кырлайны да, Кушлавычны да онытырга ярамый. Шигърият бәйрәме традицион рәвештә Казанда узачак. Төрле җирдә узса, күбрәк кеше килгән саен яхшырак", диде Хәкимҗанов.

Түрә андый фикер тумады дисә дә шул ук матбугат очрашуында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла бу хакта төрле фикер булды дип әйтте.

"Төрлечә уйладык, элегрәк 26 апрель Казанда Шигърият бәйрәме булса, 27 апрель Кырлайга китә идек. Бу юлы Кырлайда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов татар зыялылары белән очрашкач, Шигърият бәйрәмен Казанда икенче көнгә дә калдыру нияте бар иде. Ләкин Тукайның туган көне узган була, әмма ахыр чиктә бәйрәм ике мәйданда да узачак дигән фикергә киленде. Ике җирдә бер вакытта чара уздыру шактый катлаулы, Кырлайдан Казанга кайтып та җитәргә кирәк бит әле", дип аңлатты ул.

Ленар Хәкимҗанов фикеренчә, Тукайга багышланган Шигърият бәйрәменең бер көнне ике мәйданда узуы чарада катнашучыларның санын да киметми, дәрәҗәсен дә төшерми.

Быел Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауретлары Кырлайдагы чарада игълан ителәчәк.

Түрәләр вәгъдә иткәнчә, 26 апрель апрель Камал театры яныннан автобуслар китәчәк.

Журналистлар шулай ук Тукайның 140 еллыгына аның турында нәфис фильм иҗат итәргә, яки театрларда сәхнәләштерерлек әсәрләр язарга мөмкин дип, министрлыктан Тукайга багышланган масштаблырак проектлар көтеләме дип кызыксынды. Түрә фикеренчә, быел да башкарылган чаралар мөһим. "Быел халык белән бергә эшләнгән чаралар күп. Чат саен һәйкәл куеп кына яшьләрне җәлеп итеп булмый. Халык белән эшләү, мәктәпләр, авыл клублары белән эшләү мөһим, зур чаралар белән генә чикләнми", диде Хәкимҗанов.

15 апрель көнне ел саен Тукай туган көнне Казанда уза торган Шигърият бәйрәменең быел Казанда түгел, ә Арча районы Кырлай авылында үткәрелү ихтималы турында хәбәр таралды.

Җәмәгатьчелек әлеге ихтимал күчерүне кискен тәнкыйтьләп чыкты. Татар зыялыларының бер өлеше бу хәбәрне татарны Казаннан кысрыклап чыгаруның чираттагы күренеше дип бәяләде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG