Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай бүләге ияләрен кем сайлый?


2017 елның Тукай бүләге ияләрен бүләкләү. Розалина Шаһиева (с), Мәдинә Маликова, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Харис Салихов
2017 елның Тукай бүләге ияләрен бүләкләү. Розалина Шаһиева (с), Мәдинә Маликова, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Харис Салихов

Тукай бүләге комиссиясе әгъзалары арасында премиянең кемнәргә биреләчәген алдан белеп торучылар да бар икән. Азатлык бүләкләүнең халыкка билгесез якларын ачыкларга тырышты.

"Мәрхүм драматург Туфан Миңнуллин – битәрләүләргә түзә алмыйча бу комиссиядән үз теләге белән китәргә мәҗбүр булган шәхесләрнең берсе. Төнге икедә дә, өчтә дә, дүрттә дә, йокы бирмичә, теге йә бу намзәтне Тукай бүләгенә үткәрергә тырыш инде дип бик каты борчыганнар аны. Туфан Миңнуллин туры сүзле иде, комиссиядә һәрвакыт дөресен, үз сүзен әйтте. Ахырда комиссиядән баш тартты. Арыдым дип белдерде. Бик йомшак намзәтләр дә күренә башлады бит", дип сөйләде Азатлыкка элекке еллардагы хәлләрне Татарстан рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев.

Зөфәр әфәнде 10 ел инде әлеге комиссия әгъзасы. Элекке вакытларда бүләк бәһасе биш мең сум булганда исем алу өчен җиде мең сум акча төртү очраклары турында да ишеткәне булган аның.

Зөфәр Гыймаев
Зөфәр Гыймаев

"Минем янга да кайвакыт киләләр. Китап бүләк итәбез, син безнең намзәткә теләктәшлек күрсәт инде дип тә әйтәләр. Аларга мин: "Ошаса булышырмын, ә ошамаса - мине гафу итәсез инде", дим. Абрек Абзгилдин безнең рәссамнар берлеге рәисе булганда, аның янына комиссия әгъзалары кем коньяк, кем нәрсә белән йөргәннәрен гел күрә идем. Андый әйбер бардыр инде, кемнәрдер үз кешеләрен тартыр өчен киләләр", ди Зөфәр әфәнде.

Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Татарстанның иң мәртәбәле бүләге дип белдерелгән, шул ук вакытта әдипләр, сәнгатькәрләр арасында теләсә кемгә, лаек булмаганнарга биреп, бүләкнең абруен нык төшерделәр дип тә әйтелгән премия алу өчен 2018 ел "марафоны" бара. Комиссия лаек дип тапканнар Тукай туган көндә – 26 апрель игълан ителәчәк. Быел бүләккә 12 кеше дәгъва кыла. Алар арасында "Таттелеком" акционерлык җәмгыяте вәкилләре дә бар.

Зөфәр Гыймаев сүзләренчә, башта Татарстан мәдәният министрлыгы төрле оешмалар, министрлыклар, иҗат берлекләре Тукай бүләгенә тәкъдим иткән кешеләрнең документларын тикшереп, барсы да тәртиптә булган очракта исемлек төзи. Аннан соң комиссия җыелып тәкъдим ителгәннәрне карый, тикшерә һәм бер кат иләк аша үткәрә.

Аларны бик зур хәйриячеләр дип әйттеләр

"Быел башта 19 намзәт иде (иҗат төркемнәре белән бергә - ред.), шулардан тугызы, көчлерәкләре калды", ди Зөфәр әфәнде. Быелгы намзәтләр арасында "Таттелеком" вәкилләренең килеп керүенә комиссия әгъзалары арасында шаккатучылар да булган. "Аларны бик зур хәйриячеләр дип әйттеләр. Акча түли торганнардыр, китаплар чыгара торгандыр. Белмим. Берничә кеше күтәреп алды һәм теләктәшлек белдерде", ди Гыймаев. Тукай бүләге нигезләмәсендә хәйриячеләргә бирү мөмкинлеге турында язылмаган дип беләм ди ул.

Комиссия әгъзаларының өченче адымы – бүләккә тәкъдим ителгәннәрнең эшләре белән танышу. "Әгәр рәссам тәкъдим ителсә, кемдер күргәзмәләргә йөри, кемдер язучыларның китаплары белән таныша. Әмма вакыт ягы тар булганга, барлык китапларны укып бетерәләрдер дип әйтә алмыйм. Тәкъдим ителгән язучылар турында сөйләгән әдипләрне тыңлыйбыз", ди Зөфәр әфәнде.

Тукай бүләге түштамгасы
Тукай бүләге түштамгасы

26 апрель якынлаша башлагач комиссия тагын җыела. Тукай бүләгенә ия булырдайларны сайлаганда, комиссия әгъзалары арасындагы язучылар берлеге рәисе тәкъдим ителгән язучы, рәссамнар җитәкчесе рәссам, ягъни иҗат берлеге рәисе үзенә караган өлкәдән намзәт турында сөйләвен дә әйтә ул.

"Намзәт турында кемдер сөйли, белгән кеше булса тагын сөйләргә мөмкин. Анда экран бар, эшләрен карыйбыз. Аннан кул күтәреп тавыш бирәбез. Күпчелек тавышны кем ала, шулар намзәт булып сайлана. Мисал өчен, 4-5 кеше күпчелек тавыш җыйганда өч кенә кешене калдыру кирәк булса, яшерен тавыш бирелә. Бервакыт шундый хәлне күреп алдым. Берәү бер намзәт турыда гел яхшы сүз генә сөйләде, ә яшерен тавыш биргәндә, аны сызды. Мин бу хәлгә шаккаттым", ди Зөфәр әфәнде.

Рәссамнар берлеге җитәкчесе сүзләренчә, әгәр ике кеше тигез тавыш җыйса һәм исемлектә тиештән күбрәк кеше килеп чыкса, яңадан яшерен тавыш бирү оештырыла.

Гыймаев – Миңтимер Шәймиев президент булган вакытта да, Рөстәм Миңнеханов чорында да комиссия әгъзасы. Азатлыкның: "Президентлар теләге исәпкә алынамы?" дигән соравына ул: "Аларның теләге сөйләгәннәрнең тел төбеннән аңлашыла инде", диде.

Комиссия әгъзалары министр авызына карап тора

"Бер елны Фиринат Халиковка (рәссам - ред.) Шәймиевнең ярдәме бик зур булды. Ул елны министр да Шәймиев яклы булгандыр. Дөрес, өстән фәрман булмый, ә кайвакыт тәкъдим генә була. Бәхәсле мәсьәләләр туганда, әгәр берәрсе президент кешесе, йә өстәгеләр ишарәсе булса – комиссия әгъзалары министр авызына карап тора. Менә бу ягы бар дип уйлыйм.

Бер елны комиссия рәссам Асия Миңнуллинаны Тукай бүләгенә тәкъдим итте. Илдар Ханов та намзәт булып бара иде. Хановка да бирдерттеләр. Зилә Вәлиева (ул вакытта мәдәният министры - ред.) миннән дә Ханов лаекмы дип сорады. Мин дә, ул – лаек, дип әйттем. Миңа калса, Миңнуллинага бүләк иртәрәк иде әле. Шәймиев тә, мэр да (Илсур Метшин, Казан мэры - ред.) теләктәшлек күрсәткәч, заказ белән сыннар ясагач... Ул кешегә ниләр генә бирмәделәр. Ә Илдар Ханов чын лаек кеше иде. Өстәмә бүләкне әнә шул вакытта Хановка бирделәр. Минем үземнең өстән әйткәнгә караганым юк. Үзем ничек уйлыйм, шулай сайлыйм. Туфан абый булмагач, миңа бик авыррак шул анда. Мин беренче чиратта иҗатка карыйм", ди Гыймаев.

Эчке эшләр министрлыгы мәчетендә эшләвенең дә тәэсире булгандыр

Узган ел Харис Салихов Тукай бүләген алгач, язучылар арасында да, җәмәгатьчелектә дә кискен фикер белдерүчеләр булды. Зөфәр әфәнде дә Салиховның тиеш тавыш җыюына аптырап кала. "Ул сугышта катнашкан дип әйттеләр. Яше дә зур бит инде, комиссиядә моңа да игътибар итәләр, аннан ул беренче тапкыр гына намзәт булып чыкмаган иде. Эчке эшләр министрлыгы мәчетендә эшләвенең дә тәэсире булгандыр", ди Гыймаев.

Гыймаев сүзләренчә, тавыш биргәндә бөтен кеше дә булмаска да мөмкин. Җитди сәбәп белән килә алмаганнар, бүләкне кемгә бирергә теләүләрен белдереп, хат эченә язу салып җибәрә дип әйтә ул. Комиссия рәисе, Татарстан президентының әлегә кадәр бу комиссиягә килгәне юк.

"Ул соңгы вариантны карый. Аның вакыты болай да юк бит. Анда барсы да күренә бит. Әгәр тавышлар күп җыелган булса, аның ике тавышы әһәмияткә ия булмаска да мөмкин. Әгәр ике намзәт тә тигез тавыш җыйган булса, әнә шул вакытта президент аларның берсенә үз тавышын бирергә мөмкин. Әмма әлегә кадәр мондый хәлнең булганы юк", ди Зөфәр әфәнде. Президентның комиссия тәкъдим иткән исемлектәге шәхесләрне дә алыштырганы юк дип белдерә Гыймаев.

"Берәү дүрт ел бүләк бирмәделәр дип язучыларны сызып утырды"

Казан консерваторриясе галимәсе Зилә Сөнгатуллина 20 елга якын әлеге комиссиядә әгъза булып тора. Айрат Сибагатуллин мәдәният министры булып килгәч, мине аннан чыгардылар, Марсель Таишевны куйдылар ди Зилә ханым. Комиссиядә утыручылар арасында үз кешеләрен тартырга теләү очраклары ешайганны да әйтә галимә.

Зилә Сөнгатуллина
Зилә Сөнгатуллина

"Кайвакыт бик талантлы язучылар, шагыйрьләр намзәт итеп тәкъдим ителде. Язучылар аларны үткәртмәс өчен гел каршы төшеп утырды. Бер-берсенә хөрмәт булмаган ямьсез күренешләр дә бар анда. Исемен әйтмим, бу комиссиядәге бер язучы дүрт ел буе миңа Тукай бүләген бирмәделәр дип бөтен язучыларны сызып утыра иде.

Тукай бүләген элекке заманнарда бик күренекле шәхесләр алды. Ваклана башлады ул. Тукай бүләген алырга чиратка баса башладылар. Комиссиядә чын профессионаллар аз хәзер. Анда сәнгатьне аңлаган, гадел һәм объектив карашлы кешеләр булырга тиеш. Мин бу комиссиядә эшләгәндә абруйлы шәхесләр – Марсель Сәлимҗанов, Туфан Миңнуллин, Мирсәет Яруллин һәм башкалар бар иде. Бу комиссиядә профессиональ яктан да, кеше буларак та зур шәхесләр утырырга тиеш. Кемне дә булса бәяләү өчен иң беренче чиратта үзең зур шәхес булырга тиешсең", ди Сөнгатуллина.

"Кемнәрдер кемнәрнең үтәргә тиешлеген алдан белә"

Әлегә Татарстан мәдәният министрлыгы сайтында Тукай бүләген бирү комиссиясенең 16 кешедән торган иске исемлеге эленеп тора. Бу исемлектә Рәфис Корбанов Татарстан язучылар берлеге рәисе дип күрсәтелгән. 2012-2016 елларда берлеккә рәислек иткән Рәфис Корбанов комиссия әгъзасы булган язучы.

Рәфис Корбанов (алда)
Рәфис Корбанов (алда)

Рәфис әфәнде Тукай бүләген бирү гадел түгел дип әйтә. Ул, өстән түрәләрнең кемне дә булса үткәрергә омтылышы сизелә, ди. "Бүләкне биргән вакытта бу бик яхшы сизелә. Әмма конкрет фактларга тукталасым килми", ди Корбанов. Аның сүзләренчә, комиссиядәге бөтен кеше белмәсә дә, кемнәрдер кемнәрнең үтәргә тиешлеген алдан ук белә.

"Тукай бүләген бирү нигезләмәсе дә, системы да, бүләккә тәкъдим итү тәртибе дә дөрес түгел. Нигезләмәне өр-яңадан язу, комиссияне һәр өлкәне белә торган, компетентлы кешеләрдән төзү кирәк. Төрле иҗади берлекләрнең рәисләре дәрәҗәсендә генә булырга тиеш түгел ул. Анда мәдәниятнең, сәнгатьнең һәр өлкәсен белгән бик яхшы белгеч утырырга тиеш. Мин комиссияне гаепләргә теләмим, әмма нигезләмәсе шундый булгач, комиссия шулай эшләргә мәҗбүр", ди Корбанов.

* * * *

Татарстан президенты каршында Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге комиссиясе:

  • Рөстәм Миңнеханов – Татарстан президенты
  • Айрат Сибагатуллин – Татарстан мәдәният министры
  • Зөфәр Гыймаев – Татарстан рәссамнар берлеге рәисе
  • Илнур Сираҗиев – Татарстан рәссамнар берлеге рәисе (рәислеккә сайлану уңаеннан Татарстан президенты фәрманы әзерләнә)
  • Фәрит Бикчәнтәев – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры баш режиссеры
  • Илдар Ягъфәров – Татарстан кинематографистлар берлеге рәисе
  • Данил Салихов – Татарстан язучылар берлеге рәисе
  • Рәшит Кәлимуллин – Татарстан композиторлар берлеге рәисе
  • Римма Ратникова – Тататарстан дәүләт шурасы рәисе урынбасары
  • Владимир Кудряшев – Тататарстан архитекторлар берлеге рәисе, төзелеш, архитектура, һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары (рәислеккә сайлану уңаеннан Татарстан президенты фәрманы әзерләнә)
  • Александр Славутский – В.Качалов исемендәге рус академия зур драма театры режиссеры
  • Александр​ Терентьев– Татарстан президентының эчке сәясәт идарәсе башлыгы
  • Мәгъзүм Сәлахов – Татарстан фәннәр академиясе президенты
  • Разил Вәлиев – Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе
  • Марсель Таишев – Татарстан Мәдәният министрлыгы каршында җәмәгать шурасы рәисе
  • Гөлшат Нигъмәтуллина – Татарстан хөкүмәте идарәсендә республика халыклары мәдәниятләрен һәм телләрен үстерү бүлеге башлыгы

XS
SM
MD
LG