Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай бүләге лаеклыга бирелдеме?


Рөстәм Миңнеханов (у) Рамил Хәйретдиновка Тукай бүләге тапшыра
Рөстәм Миңнеханов (у) Рамил Хәйретдиновка Тукай бүләге тапшыра

Тукай премиясе милләт үсешенә зур өлеш керткән шәхесләргә генә бирелә диләр. Быелгы бүләккә лаек табылган тарихчы Рамил Хәйретдиновның өлеше никадәр?

Тукай премиясе иҗат әһелләренә аерым әсәрләре өчен бирелә дип игълан ителсә дә, без барыбер иҗатчыларның бу бүләккә лаекмы-юкмы икәнлеген аларның гомуми эшчәнлегеннән чыгып бәяләргә күнеккән. Шулай дөрес тә. Минемчә, Тукай премиясе ул – шәхеснең татар милләте үсешенә куйган зур һәм дәвамлы хезмәтенә иң югары бәя. Быелгы бүләк ияләре шамаилче-рәссам Нәҗип Нәккаш, шагыйрь Газинур Морат моңа чыннан да лаек иделәр, чөнки алар гомерләре буе татар халкына фидакарь хезмәт итте, аларның эшчәнлеген еллар дәвамында күзәтеп барган милләттәшләрем бу фикеремне куәтләр дип уйлыйм.

Бу ике кандидат өчен шатланып, быелгы премия гадел билгеләнгән икән дип уйлап бетерүем булды, бүләкнең өченче өлешенә лаек булучыларны атадылар – "Болгар цивилизациясе. Меңьеллык юл" инсталляциясен ясаган авторлар төркеме. Араларында Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов та бар. Менә бу кандидатка аерым тукталыйк әле. Аның татар милләте үсешенә керткән өлешен барлыйк.

Тарихчы Рамил Хәйретдинов – 2013 елдан бирле Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры. Җиң сызганып эшли ул. Иң элек, аның тырышлыгы беләндер инде, КФУда тюркология белән татароведение кафедралары берләште. Мин фән кешесе булмасам да, фәнни тармакларны берләштерүнең мәгънәсез генә түгел, куркыныч та нәрсә булуын чамалыйм. Мондый нәрсә төпле була алмый. Җыйганнар, болгатканнар да, нәрсәдер килеп чыккан. Кулланыгыз, мәгез! Бергә-бергә шусын.

Хәлләр моның белән генә туктап калмады. Берләштерү тиешле нәтиҗәләр бирмәгәндер, күрәсең – быел апрель башында КФУда тюркология һәм татарны өйрәнү кафедрасының бөтенләй юкка чыгуы турында хәбәр килеп иреште. Татарны өйрәнү фәне дә юкка чыкты дигән сүз бу. Әй, юк, юкка чыкмады ла – ул, атомнарга бүленеп, галәмнең төрле кыйтгаларына очты. Хәзер татар фәнен өйрәнәсе бүлек “Африканистика һәм көнчыгышны өйрәнү” дип атала.

Хәзер татар фәне атомнары тузан бөртекләре рәвешендә төрле кафедраларга кунды. Әлегә шул процессны күзәтәбез. Рамил Хәйретдинов сер сакламый, интервьюларында алга таба ни буласын кинәнеп сөйли. Әйтик, татар мәдәниятен хәзер археология һәм этнология кафедрасы өйрәнәчәк икән, Русия тарихы кафедрасы татар тарихын да өйрәнәсе ди, музеология һәм культурология кафедрасына да татар фәненең ятим тузан бөртеге кунган, ди. Тик тузан бөртегенең зур көчкә ия булганын кайда күргәнегез бар? Тузанны гадәттә нишләтәләр? Пыыыфф – өреп очыралар, йә чүпрәк белән себереп төшерәләр.

Мин үзем Рамил Хәйретдиновның "поклонница"сы. Бөтен интервьюларын укып барам. Аеруча аның фәнне зурайту турындагы фикерләрен үз итәм. Хәзер ул җитәкләгән институтта татарны өйрәнү бүлеге, йә бүлегенең бүлекчәсе, йә бүлекчәнең өлеше, йә өлешнең кыйпылчыгы булмаса да, институт Татарстанда яшәүче халыкларның һәм татарларның тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүдә асылын җуймаган. Кызык. Өйрәнүчеләр ничә кеше икән? Алар кулы астында ничә студент һәм аспирант татарны өйрәнү белән мәшгуль икән? Күз алдына китереп булмый. Рамил Хәйретдинов әйткәч, шулайдыр инде. Галим бит, ышаныйк...

Ышаныйк дияр идем, тик 2016-2017 уку елына институтка кабул ителәсе абитуриентларга тәкъдим ителгән белгечлекләр исемлеген карагач, ышанасы килми башлады. “Татар”, “татарский” сүзләрен шәмнәр яндырып эзләдем – тапмадым. Укып чыкканнарның нинди һөнәри белемнәргә ия буласылары турында тәфсилле мәгълүмат та бар ул документта, әмма бер пунктта да “Син татар тарихы, мәдәнияте, әдәбияты турында белем туплап чыгарсың” дигән вәгъдә юк. Казан университетында бүген “татар” сүзе юк! Бу – милләтебезнең коточкыч фаҗигасе. Әле аның масштабын гына аңлап бетермибез.

Тукай премиясе милләт үсешенә зур өлеш керткән шәхесләргә генә бирелә, дидек. Рамил Хәйретдиновның өлеше никадәр? Шуны бәяләгез әле.

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG