Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай бүләге Нәҗип Нәккаш, Газинур Морат һәм "Болгар цивилизациясе"н әзерләүче төркемгә бирелә


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә ия булганнар турында фәрманга кул куйды.

Алдан фаразланганча, 2016 елда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә Нәҗип Нәккаш, Газинур Морат һәм "Болгар цивилизациясе"н әзерләүче төркем лаек булды. Бу хакта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов фәрманы бар.

Нәҗип Нәккаш (Исмәгыйлев). Шамаилләр циклы, "Ярдәм" һәм Түбән Кама районының Шәңгәлче мәчетләрен бизәгән өчен.

Газинур Морат "Кош хокукы: шигырьләр һәм поэмалар" китабы өчен.

"Болгар цивилизациясе. Мең елга сузылган юл" дип аталган сәнгати экспозицияне әзерләүчеләр төркеме:

Илья Артамонов (проектлаучы рәссам),​ Александр Леухин (проектлаучы рәссам),​ Фәрит Вәлиуллин (монументчы рәссам), Рәшит Шиһабетдинов (монументчы рәссам),​ Игорь Щетинин (монументчы рәссам),​ Айрат Ситдыйков (Татарстан Фәннәр академиясенең А.Халиков исемендәге Археология институты директоры), Рамил Хәйретдинов (Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты директоры), ​Дмитрий Бугров (археолог, тарих фәннәре кандидаты).

Президент фәрманы белән Татарстан хөкүмәтенә бүләкне финансларга кушылган. Аның күләме - 500 мең сум.

XS
SM
MD
LG