Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай бүләге лауреатлары билгеле булды


23 апрельдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның “2010 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен бирү турында” карары чыкты. Аның нигезендә Тукай бүләге быел биш кешегә бирелә.






1) Ркаил Зәйдулла – “Мәгарә: Шигырьләр, поэмалар” шигъри (Татарстан китап нәшрияты, 2005 ел) һәм “Ташка ордым башны: Хикәяләр, эсселар” проза әсәрләре (Татарстан китап нәшрияты, 2008 ел) җыентыклары өчен;

Ркаил Зәйдулла: "Кеше үз вөҗданы алдында җавап тотарга тиеш"

2) Фоат Садриев – “Бәхетсезләр бәхете” трилогиясе өчен (Татарстан китап нәшрияты, 2001, 2005, 2007 еллар);

Милли әдәбиятта яңа мөмкинлекләр ачкан иҗат

3) Владимир Федотов - 1995-2009 еллардагы концерт, шул исәптән “Дустыма һәм “Баянның сихерле аһәңе” программалары өчен;

Владимир Федотов: "Татар көйләрен дөньяга таратуыма горурланам"

4) Асия Миңнуллина – “В. Качаловка һәйкәл” һәм “Хәйриячегә һәйкәл” сыннарын иҗат иткән өчен, Казан шәһәре;

Асия Миңнуллина: "Күңел ятканга гына тотынам"

5) Илдар Ханов – Таатарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында сыннар һәм монументаль-бизәү композицияләре , шул исәптән “Ату” рельефы (Казан шәһәре), “Ватан-ана” һәйкәле, “Тормыш агачы” сыны (Чаллы шәһәре), “Шигърият агачы” сыны (Тукай-Кырлай авылы, Арча районы) өчен.


Татар сынчысы галәмне берләштерә



XS
SM
MD
LG