Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай бүләгенә быел 12 намзәт дәгъва итә


Татарстан республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе комиссиясе 2018 елда әлегә бүләккә дәгъва итүче намзәтләрне атады.

Тукай бүләгенә быел 12 кеше тәкъдим ителде:

  • Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры иҗат коллективы – Рөстәм Галиев (директор һәм баш режиссер), Булат Насыйхов (баш рәссам), Гүзәл Шәмәрдәнова (артист) Чыңгыз Әйтматовның "Анам кыры" әсәре нигезендә куелган спектакль өчен.​
  • Әхәт Гаффар – "Олы юлның тузаны" романы һәм "Дәрья башы: повесть, романнар, хикәяләр" (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2013) һәм "Әхәт Гаффар: балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар" (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2016) китаплары өчен.​
  • Абдулла Дубин – "Казань на старинных открытках" (Казан, "Светлячок" нәшрияты, 1994), "Казань историческая: альбом" (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2004), "Старая Казань и ее окрестности" (Казан, Татарстан китап нәшрияты 2011), "Две Казани: альбом" (Казан, Заман – Татарстан китап нәшрияты, 2011), "Старая Волга: ее люди, ее суда, ее судьба…" (Казан, "Идел-Пресс" нәшрияты, 2012), "Астрахань историческая" (Казан, "Идел-Пресс" нәшрияты, 2005), китаплары өчен.​
  • Камил Кәримов – "Карурманда кара песи: повестьлар һәм хикәяләр (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2015), "Игезәкләр йолдызлыгы: романнар" (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2016).​
  • Михаил Кузнецов – "Белые холсты. Народы Поволжья" эшләре сериясе өчен (33 эш).​
  • Александр Петров – "На стихи Г.Тукая" (10 эш), "Памяти Булгар" (19 эш), "Из детства" (21 эш) серияләре өчен.​
  • Мәдияр Хаҗиев – "Татар хатын-кызлары" эшләре сериясе өчен (25 эш).​
  • Зиннур Хөснияр –​ "Кичү: хикәяләр, повестьлар, роман-дилогия" (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012), "Гарасат: роман-дилогия" (Казан, "Хозур" нәшрияты 2014) һәм "Көмеш чыбыркы: повестьлар һәм романнар" (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2016) китаплары өчен.
  • "Таттелеком" акционерлык җәмгыяте иҗат төркеме: Лотфулла Шәфыйгуллин һәм Рөстәм Зәкуанов – Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның милли байлыкларын һәм тарихи мирасын, мәдәниятен үстерү һәм саклап калуга керткән зур өлешләре өчен.

Тукай бүләге лауреатлары 26 апрель билгеле булачак. Премиянең күләме 2014 елдан бирле 500 мең сум тәшкил итә.

XS
SM
MD
LG