Accessibility links

сишәмбе, 21 ноябрь 2017, Казан вакыты 03:54

Көннәр язга авышкач, безнең каләм әһелләре һәм, әлбәттә, әдәбият тирәсендәге халык бераз кымшанып, кузгалып ала. Чөнки Тукай үзе мәйданга чыга, дөресрәге, аның исемендәге дәүләт премиясе. Ана теле көне, ягъни Тукайның туган көне 26 апрельгә кадәр, гоманнар, фаразлардан гыйбарәт җанлану хөкем сөреп ала тар гына даирәдә. Әдәби процесс!

Дөрес, премияне сәнгатьнең төрле өлкәләрендә уңыш казанган өчен дә тапшыралар, ләкин ул анда, минемчә, әдәбияттагы кебек үк зур роль уйнамый. Сынчыларның, рәссамнарның, аһәңсазларның әлеге премиягә лаек булуына инде күнеккәнбез, әмма шоу-бизнес каһарманнарының бөек шагыйрь һәм милли фидакяр исемендәге бүләкне алуы бернинди киртәгә дә сыймый, билгеле. Бер елны хәтта театр директорына да премия тапшырдылар, имеш, бүләкләнәсе операны ул театр сәхнәсендә куярга тәкъдим иткән! Гомумән, Тукай премиясе тирәсендә көлеп еларлык хәлләр булып тора, өч ел элек аңа тарихка кагылышлы опуслары өчен бер терлекче депутат та дәгъва кылып карады. Азатлык радиосыннан мин фәкыйрегезнең чыгышы җәмәгатьчелекне кузгатып җибәрмәсә, ул аны алган да булыр иде. Чөнки “алу” дигән хәрәкәттә бу кемсә моңарчы бер генә каршылыкка да очрамаган.

Мондый эт эчәгесе буе исемлекне карап чыккач, бик күпләрнең күңелендә ризасызлык уянгандыр

Менә быел да Тукай бүләгенә дәгъва итүчеләрнең исемлеге чыкты. 19 намзәт! Мәдәният министрлыгына кемнәр тәкъдимнамә алып килгән, һәммәсе исемлеккә кергән. Мондый эт эчәгесе буе исемлекне карап чыккач, бик күпләрнең күңелендә ризасызлык уянгандыр. Әлбәттә, комиссия беренче турда ук намзәтләрне сайлап, җәмәгатьчелек игътибарына аерата лаеклыларны гына тәкъдим итәргә тиеш иде. Чөнки аларның һәрберсе турында матбугатта мәкаләләр чыгарга, фикер алышулар үтәргә тиеш, әмма бу кадәр дәгъвачы булганда кагыйдәнең әлеге шартын һичничек үтәп булмаячак. Исемлектә рәссамнар шактый, чөнки Татарстанда дүртме, бишме рәссамнар оешмасы бар, һәрберсе үз намзәтен тәкъдим итәргә мөмкин. Ләкин ачыкларга кирәк – аларның барысы да рәсми теркәлгән микән соң? Бездә бит өч кеше җыелып, үзләрен академия дип игълан итүчеләр дә булды.

Теге гасырда җырлап йөргән өчен, теге гасырда ниндидер көйләр чыгарган өчен премия даулауны җаным кабул итмәсә дә, икенче яктан уйласаң, болар бит безнең чын милли сәнгатькярләребез, соңгы могиканнар, инде мондыйлар булмас. Сиксәннән узган хәзрәтнең дә үзе кайчандыр эшләгән эчке эшләр министрлыгыннан тәкъдимнамә алып килүе күздән яшьләр китерә. Тик салкын акыл белән аңлыйсың – премия бирү комиcсиясе җәмгыяте хәйрия түгел, монда, ай-һай, күз яшьләре ярдәм итмәс.

Тукай исемендәге дәүләт премиясе фәкать татар әдәбиятындагы казанышлар өчен генә бирелергә тиеш дип саныйм

Мин үзем Тукай исемендәге дәүләт премиясе фәкать татар әдәбиятындагы казанышлар өчен генә бирелергә тиеш дип саныйм. Ә сәнгатьнең бүтән өлкәләрендә эшләүчеләрнең дәүләт статусындагы үз премияләре булырга тиеш. Рәссам, сынчыларның Бакый Урманче исемендәге, композиторларның Салих Сәйдәш исемендәге, театр эшлеклеләренең, артистларның Габдулла Кари исемендәге. Ә эстрада җырчыларына “Грэми” сыман үз музыкаль премияләре төс булыр иде. Аның инде татарча тиңдәше бар һәм ул “Алтын барс” дип атала бугай.

Ә шагыйрьләргә, язучыларга әлеге премияне бирү тәртибен үзгәртергә кирәк. Гыйбрәт өчен 1925 елда Рафаэль Альбертиның әдәбият өлкәсендә Испания милли премиясенә ничек лаек булуын искә төшерәсем килә. Кагыйдәгә нигезләнеп, ул жюрига “Коры җирдәге диңгезче” дип аталган беренче шигырьләр җыентыгының кулъязмасын юллый. Һәм моңарчы беркемгә дә билгесез 22 яшьлек шагыйрьгә бераздан Испаниянең иң югары милли премиясен тапшыралар! Дөрес, жюрида Антонио Мачадо, Габриэль Миро, Морено Вилья кебек бөек испан әдипләренең эшләвен дә истә тотарга кирәк.

Мондый тәртипне бездә дә кертергә мөмкин. Һәм, әлбәттә, премия Татарстанның Тукай исемендәге милли премиясе дип аталырга тиеш булачак. Әдәбият өлкәсендә генә бирелгәч, бүләкләү комиссиясендә дә төрле иҗат оешмаларын җитәкләгән, әмма татар әдәбиятыннан хәбәрсез төрле түрә-кара тавыш бирүдә катнашмас иде.

Жюрида орлыкны кибәктән аера белгән, объектив берничә галим белән бер-ике күренекле язучы булырга тиеш

Әле язучыларның корылтаена кадәр үк Гәрәй Рәхим белән Марсель Галиев Тукай премиясенә намзәтләрне бары тик иҗат оешмалары гына тәкъдим итәргә тиеш, дип Татарстан президентына хат яздылар. Ләкин тәртип шул килеш калган. Чыннан да, авыл хуҗалыгы министрлыгының әдәбият өлкәсендәге премиягә тәкъдим итүе сәер һәм көлке бит. Яисә район идарәсе тәкъдим итә. Андый тәкъдим итүләрнең ничек башкарылганын һәркем белә ләбаса! Кем анда әдәби әсәрне тәфтишләп маташсын? Авторның үтенечен аяк астына салмыйлар – шул гына. Шуңа күрә минем тәкъдим гамәлгә керсә, дәгъвачылар күп кенә бюрократик мәшакатьләрдән дә арыныр иде. Соңгы бер-ике елда язылган әсәрең булса, туп-туры үзең конкурска юллыйсың. Конкурсның яшерен булуы да ихтимал. Жюрида орлыкны кибәктән аера белгән, һәм иң мөһиме - объектив берничә галим белән бер-ике күренекле язучы күндерелгән әсәрләргә бәя бирә һәм үз бәяләмәләрен президентка җиткерә. Вәссәлам!

Бу очракта премия әдәбият үсешенә турыдан-туры йогынты ясый ала. Стимул барлыкка килә. Теге гасырда ук язылып та кабат-кабат бастырылган әсәрләрне күтәреп йөрүнең кирәге калмый.

Ркаил Зәйдулла
язучы, Тукай бүләге иясе

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG