Режиссёр һәм актер Ахтем Сеитаблаевның иҗади юлы 2000нче елларда Кырымда башлана. Бу вакыт эчендә ул "Телетріумф", "Ника", "Золота дзиґа" бүләкләренә лаек була, "Оскар"га дәгъва итүчеләр исемлегенә керә, американ режиссёр белән берлектә фильм төшерә һәм 20дән артык кино булдыра. 11 декабрьдә кырымтатар режиссёрына һәм театр-кино актерына 53 яшь тулды.
Ахтем Сеитаблаев (кырымтатарча: Ahtem Şevket oğlu Seit-Abla) Үзбәкстанның Яңыюл шәһәрендә туган. Аның әти-әнисен 1944 елның маенда, башка кырымтатарлар белән бергә, Кырымнан сөргенгә җибәргәннәр. Ахтем үз халкының бу фаҗигасе турында кечкенәдән үк белеп үсә.
"Балачакта һәм яшьрәк елларда мине шул шаккатырды: бу хәл таң белән сәгать дүрттә була, өйгә кораллы кешеләр бәреп керә һәм җыену өчен 15 минут кына вакыт бирә. Ул чакта кешеләрнең, бигрәк тә хатын-кызларның һәм картларның нинди хәлдә булуын күз алдына китерүе дә авыр. Аннары бер гаилә әгъзаларының бер-берсен табуы өчен дистәләрчә еллар кирәк булды. Әти-әниемнең әтиләре фронттан кайткач үз гаиләләрен өч елга якын эзләде", — дип сөйләгән иде Сеитаблаев "Кырым.Реалии"га биргән әңгәмәсендә. Соңрак бу хәлләр режиссёрның бөтен иҗатында чагылыш таба.
Яңыюл (үзбәк теленнән тәрҗемә иткәндә — "яңа юл, яңа юллама") Ташкенттан көньяк-көнбатышка таба 20 км ераклыкта урнашкан. Ул эре тимер юл үзәге һәм сәнәгать бистәсе буларак барлыкка килгән. Шәһәр азык-төлек сәнәгате ширкәтләре (кондитер ризыклары, чүпрә җитештерү), аяк киеме һәм тукыма фабрикалары, шулай ук кирпеч заводлары белән танылган. Яңыюл — кырымтатарлар сөрелгән урыннарның берсе.
Кырым
Ахтемның гаиләсе һәрвакыт туган якларына кайтырга омтылган, әмма моңа бары тик 1990нчы елларда гына ирешерә алган. Кырымда инде Сеитаблаев Кырым мәдәни-агарту училищесының актерлык бүлегенә укырга керә. Укуын тәмамлагач, ул Акмәчеттәге Дәүләт кырымтатар академия музыка-драма театрында спектакльләрдә уйный, ә кайбер куелышларны соңрак үзе режиссёр буларак сәхнәләштерә.
Кырымда яшәгән чорында Ахтем Сеитаблаев үзен кино өлкәсендә сыный башлый. Аның кинодагы беренче роле 2003 елда украин режиссёры Олесь Санин төшергән "Мамай" фильмындагы Умай образы була. Бу фильмның төшерү мәйданчыгында Ахтем икенче режиссёр вазифасын да башкара. Аннары ул "Мәскәү сагасы" ("Московская сага"), "Мухтарның кайтуы-2"("Возвращение Мухтара-2) сериалларында эпизодик рольләрдә, шулай ук "Богдан Зиновий Хмельницкий" фильмында да күренә.
Нәкъ менә Кырымда Ахтем белән театр режиссёры Галина Джикаева таныша. "Мин аны "Мамай" фильмында күрдем дә: "Аллам, нинди матур егет!" — дип уйладым", — дип көлә Джикаева.
"Крым.Реалии"га биргән аңлатмасында Джикаева Сеитаблаевның аңа театрдагы эшчәнлеге белән көчле тәэсир итүен сөйләде. 2003 елда Сеиаблаев Акмәчеттәге Кырымтатар театрында украин шагыйрәсе Леся Украинканың "Лісова пісня" драматик-феериясе нигезендә куелган спектакльне сәхнәләштерә.
"Беләсезме, мин анда шундый кәеф белән бардым: хәзер минем Леся Украинкамны бозачаклар, дип уйладым. Әмма мин нык гаҗәпләндем, чөнки бу украин һәм кырымтатар мәдәниятләренең гаять нәфис бер симбиозы иде. Бу җырлар, музыка, биюләр белән классик театр булды, әмма барысы да шулкадәр төгәл һәм һармонияле итеп берләштерелгән иде ки, миндә мондый кушылмага карата бернинди дә эчке каршылык тумады. Ул искиткеч спектакльдән, Леся Украинка поэзиясенә булган шулкадәр нечкә, ихлас мөнәсәбәттән туган күренешләр әле дә күз алдымда тора. Театр оркестрының тамаша залында утыруы, музыканың, сәхнәне, залны, оркестрны бер бөтен итеп берләштерү алымы — болар барысы да гаҗәеп иде", — дип искә ала Галина Джикаева.
2005 елда Ахтем Сеитаблаев Сул яр буендагы Киевның академик драма һәм комедия театры актеры була. Нәкъ менә шул театр сәхнәсендә аны беренче тапкыр Ренат Сеттаров күреп ала. Хәзер ул Киевтагы И. Франко исемендәге театр актеры. Ул вакытта әле студент булган Сеттаров "Ромео һәм Джульетта" спектакленә эләгә, анда Сеитаблаев Ромео ролен башкара.
"Програмга карап, бу җитез Ромеоны кем уйнавын белергә теләдем. Ахтем исеме дә, Сеитаблаев фамилиясе дә шунда ук игътибарымны җәлеп итте. "Кырымтатарчага охшаган", — дип уйладым. Чынлап та, ул кырымтатар булып чыкты. Шуннан соң мин аның иҗаты белән кызыксына башладым", — дип искә ала Сеттаров "Крым.Реалии"га биргән әңгәмәсендә.
"Аның һәр эшендә кыюлык, салкын канлылык һәм үз-үзенә ышаныч бар. Әмма бу сыйфатлар белән бергә Ахтемда тагын бер бик мөһим нәрсә бар, мин аны һаман да өйрәнәм. Ул — кешелеклелек. Әгәр салкын канлылык, ышаныч, тырышлык, кыюлык кешелеклелек белән кушылса, бик көчле катнашма барлыкка килә", — ди актер.
2000 елларда Сеитаблаев Кырымда яшәвен дәвам итә, шул ук вакытта даими Киевка килеп йөри. Аның кино өлкәсендәге карьерасы да үсеш ала. 2012 елда "Подворотня чемпионнары" фильмы дөнья күрде. Эчтәлегендә 2009 елда Миланда узган сукбайлар арасында урам футболы дөнья беренчелегендә җиңү яулаган Украина тарихының чын тарихы ята.
Сеитаблаев режиссер булган әлеге картина Украинадагы иң яхшы фильм дип танылды һәм өченче Одесса халыкара кинофестивалендә "Алтын Дюк" премиясенә лаек булды.
Хайтарма
2013 елда кырымтатар халкы сөргене турында беренче нәфис фильм - "Хайтарма" премьерасы чыкты. Аны Сеитаблаев режиссёр буларак та тцшерде һәм төп рольне дә үзе башкарды. Ул халкының фаҗигасен хәрби очучы, Советлар Берлегенең ике тапкыр каһарманы Аметхан Солтан язмышы аша күрсәтте. Фильм каһарманы туганнары янына Алупкага кайта һәм 1944 елның 18 маендагы вакыйгаларны үз күзләре белән күрә. Фильмны төшерүгә якынча 10 миллион гривна сарыф ителде, Бакчасарайда зур декорацияләр төзелде, ә күмәк күренешләрдә җирле кырымтатарлар катнашты. Аларның һәркайсы өчен дә диярлек бу вакыйгалар шәхси тарихы иде.
Украина кино белгече, "Кино-Театр" журналының баш мөхәррир урынбасары Анастасия Канивец беренче тапкыр "Хайтарма" фильмын каравын искә ала.
Ул чакта әле бу фильмны беренче генә күрсәтүләре иде һәм мондый кино төшереп булуы үзе иң зур ачыш иде. Тематика үзе — кырымтатар киносы — ул вакытта яңалык иде. Әйе, ул чорда Муратовның "Татар триптихы" бар иде, ләкин аны тулысы белән кырымтатар киносы дип әйтеп булмый. Өстәвенә, ул XIX гасыр, XX гасыр башы вакыйгаларына карый. Ә "Хайтарма" инде чагыштырмача якын тарих, сөрген турында. Бу кырымтатар халкы тарихына беренче чын-чынлап кыю һәм бик ихлас караш иде. Һәм нәкъ менә шул фильмда без, асылда, Украина материгыннан булган кешеләр, кызганычка каршы, кырымтатарлар турында гомумән бик аз белгән килеш, беренче тапкыр мәдәният, гореф-гадәтләр белән таныштык, телне ишеттек", — дип сөйли Канивец "Кырым.Реалии"га биргән аңлатмасында.
Режиссёр Галина Джикаева "Хайтарма" фильмын Сеитаблаевның иң яхшы эшләренең берсе дип атый.
"Ул авыр тема булуына карамастан, гаять нечкә, югары сәнгати зәвык эшләнеше белән аерыла. Бераз поэтик кино кебек, әмма арттыруларсыз, поэтик кинога хас алымнар белән уйнаусыз, спекуляциясез. Анда һәрнәрсә чама белән бирелгән. Һәм, әлбәттә, бу — сәнгати караш… Мин әле дә бер кадрны хәтерлим: бушап калган авыл, яңгыр ява, бер сыер тора, һәм яңгыр тамчылары тамып торган ипиләр. Минем өчен бу украин киносы калдырган иң көчле сәнгати тәэсирләрнең берсе, ул һаман да минем белән", — дип искә ала Джикаева.
Сеитаблаев үзе әйтүенчә, фильмга ул туганнары сөйләгән вакыйгалардан бик күп нәрсә керткән.
"Иң нык истә калган эпизодларның берсе сөргенгә бер кич кала безнең өй яныннан совет солдаты үтеп баруы белән бәйле. Ул су сораган. Әбием аны өйгә кертеп, ашаткан. Ул балаларны күргән, әниемне тезләренә утырткан да кинәт елап җибәргән. Үзенең дә шундый ук яшьтәге кызы барлыгын, аны бик сирәк күрүен әйткән. Ә төнлә ул берничә солдат белән безнең өйгә әниемнең гаиләсен депортацияләү өчен кире килгән. Әмма ул бу коточкыч хәлдә ничек тә ярдәм итәргә тырышкан һәм, билгеле бер дәрәҗәдә, аның аркасында туганнарым документларын, ниндидер көнбагыш орлыкларын да алырга онытмаган. Бу хәлләр "Хайтарма" фильмында да чагылыш тапты. Миңа хәтта шундый заманнарда да мәрхәмәт һәм намус нәрсә икәнен онытмаган кешеләр табылуына рәхмәт әйтәсем килде", — дип сөйләгән Ахтем Крым.Реалиига биргән әңгәмәсендә.
"Хайтарма" тамашачылар арасында гына түгел, ә һөнәри өлкәдә дә зур танылу алды. 2013 елда фильм Украинада "Иң яхшы фильм" һәм "Иң яхшы нәфис фильм" номинацияләрендә җиңү яулады, Русиянең "Ника" кинопремиясендә БДБ һәм Балтыйк илләре фильмнары арасында "Иң яхшы фильм" дип танылды. Ә 2014 елда Италиядә узган Trieste Film Festival кинофестивалендә "Иң яхшы тулы метражлы фильм" буларак билгеләп үтелде.
"Өйгә"
2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, Ахтем Сеитаблаев ярымутраудан китте. Шул вакыттан бирле ул туган ягына бер тапкыр да кайтмады, әмма бу тема аның иҗатында даими рәвештә чагылыш таба.
Кырымтатар режиссеры Нариман Алиевның "Өйгә" ("Домой") фильмы Мостафа исемле ирнең (аны Ахтем Сеитаблаев уйный) тарихын сөйли. Ул Украинаның көнчыгышында Русия агрессиясе вакытында үлгән өлкән улын туган җирендә — Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымда җирләргә карар кыла. Кече улы һәм һәлак булган улының мәете белән Мостафа өйгә юл тота.
Ахтем Сеитаблаев Мостафа ролен уйнауны бик теләгән. Фильмның Киевтагы премьерасында ул: "Кырымтатар гаиләсенең җирле, патриархаль диярлек тарихы буларак башланган бу вакыйганы кем генә булса да, кайда гына булса да аңлар", — дигән өметен белдергән ул.
"Өйгә" фильмы Германиядә узучы "Биш күл кинофестивале"ндә "Иң яхшы сценарий" номинациясендә бүләк алды, шулай ук Украина кинотәнкыйтьчеләренең милли "Кіноколо" премиясендә "Иң яхшы тулы метражлы нәфис фильм" дип танылды. Моннан тыш, әлеге картина 7нче Халыкара Босфор кинофестивалендә иң яхшы чит ил фильмы буларак билгеләнде.
Нариман Алиевның бу фильмын Украина "Оскар" премиясенә дә тәкъдим итте, анда ул лонг-листка эләкте. Һәм бу әле Сеитаблаев баш рольне башкарган фильмнар яулаган бүләкләрнең тулы исемлеге түгел.
"Мин хәрби фильмнарны яратмыйм, әмма аларны даими рәвештә төшерәм"
2017 елда экраннарга Ахтем Сеитаблаевның "Кіборги. Герої не вмирають" ("Киборглар. Каһарманнар үлми") фильмы чыкты. Ул Донецки һава аланын саклау вакыйгаларына багышланган.
Донецки һава аланын саклау — Украина хәрбиләре, ихтыярилар һәм табибларның Русия оккупация көчләренә каршы алып барган 242 (244) көнлек чарасы. Ул 2014 елның 26 маеннан 2015 елның 20–23 гыйнварына кадәр дәвам итте. Бу вакыйгалар Украина өчен ныклык символына әверелде, ә һава аланын саклаучыларны "киборглар" дип атый башладылар.
Украин кино тәнкыйтьчесе Анастасия Канивец Сеитаблаевның әлеге фильмын украин кинематографиясендә зур алга китеш дип атый.
"Бу чыннан да сугыш турында иң беренче мөһим фильмнарның берсе иде. Һәм ул сәнгать әсәре буларак бик көчле фильм булды. Авторның Майданнан соңгы Украина халәтен, сугыш башлану мохитен никадәр төгәл, ихлас һәм нечкә итеп тапшыра алуына без шаккаттык, ул боларның барысын да шактый катлаулы сюжетка осталык белән үрә белде: динамика, экшн, күпсанлы диалоглар һәм уйлануларны бергә кушып, боларның барысы да бик ышандырырлык итеп уйналды. Нәкъ менә "Киборглар" фильмыннан соң мин Сеитаблаевның үз эшенең остасы икәнен аңладым. Аның мизгелне бик төгәл тою сәләте бар: бу мәгънәдә аның һәр мөһим фильмы сиземләү кебек булды. "Хайтарма" 2013 елда, Кырым оккупациясенә аз гына кала чыкты. "Чужая молитва" инде сугыш барган вакытта төшерелде, әмма ул да кырымтатарларны эзәрлекләүне бик төгәл күрсәтте. Ул бу мизгелләрне бик нечкә тоя һәм аларны тапшыра", — дип сөйли кинотәнкыйтьче.
Канивец сүзләренчә, Сеитаблаев украин тамашачысына нәкъ менә җитеп бетмәгән кино төшерү сәләтенә ия. 2019 елда "Захар Беркут" украин-американ фильмы дөнья күрде, аны Сеитаблаев америкалы режиссер Джон Винн белән берлектә төшерде. Бу проект украин кинематографистларының американнар белән иң зур хезмәттәшлек мисалларының берсе булды.
2022 елда Русия Украинага каршы сугыш башлагач, Ахтем Киевның тероборона көчләре сафларына кушылды. Соңрак аны Украина Кораллы көчләренең 241нче аерым бригадасында массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә хезмәте җитәкчесе итеп билгеләделәр.
Шулай да, Сеитаблаев сугыш вакытында да режиссерлык эшчәнлеген ташламады. 2023 елда аның "Мирний – 21" ("Мирный – 21") фильмы чыкты. Фильм нигезендә 2014 елда Луһански чик сакчыларының Русия диверсия төркемнәренә каршы торуы турындагы чын тарих ята.
"Бу фильмның төп темасы — ышаныч. Ул — нигезле төшенчә, мөнәсәбәтләр системы. Ышанычсыз яшәү мөмкин түгел — ни шәхси тормышта, ни һөнәри эштә, ни ил күләмендә. Ышанычсызлык барысын да җимерә", — дип сөйләгән иде Сеитаблаев үз фильмы турында.
Хәзерге вакытта Ахтем тагын бер хәрби фильм төшерү белән шөгыльләнә. "ГУР: Код „Сікора"" ("ГУР: Код „Сикора"") исемле шымчылык драмасында Сеитаблаев режиссер да, төп рольне башкаручы да — ул анда күзләү офицерын уйный.
Фильм Украина хәрби күзләве тарихындагы иң уңышлы махсус операцияләрнең берсе турында сөйли: 2023 елның августында ГУР белгечләренә Русия пилотын Русия хәрби боралагы белән бергә чикне үтәргә күндергән. Киләчәк фильмның тизеры 2025 елның маенда Канн фестивалендә күрсәтелде, ә премьерасы 2026 елда көтелә.
Шулай да, режиссер үзе сугыш темасына кино төшерергә яратмавын таный.
"Мин сугышырга яратмыйм, мин сугышны яратмыйм, дөресен әйткәндә, хәрби фильмнарны да яратмыйм. 2014 елдан бирле бик күп хәрби хезмәткәрләрне һәм ихтыяриларны белү — минем өчен зур дәрәҗә. Аларның берсеннән дә беркайчан да моның белән мавыгу, ләззәт алу турында ишеткәнем булмады. Юк. Әмма мин алар турында даими рәвештә кино төшерәм. Әйдәгез, сугыш турында фильмнар төшерик, шуннан соң чын тормышта сугышырга туры килмәсен. Әйдәгез, тарихны өйрәник", — дип сөйләгән иде Сеитаблаев Крым.Реалиига биргән әңгәмәсендә.
Кырымга кайту
Сеитаблаев өчен мәдәният – бер төрле "корал".
"Кино, театр, сынлы сәнгать, скульптура, музей – болар барысы да безнең илебезне кан коймыйча берләштерергә ярдәм итә ала торган кораллар", – дип әйткән иде кырымтатар режиссеры.
2017 елда Сеитаблаев Киевтагы "Кырым йорты" мөдире булды.
"Мин аның без кире кайтырга теләгән, анда яшәргә теләгән Кырымның бер үрнәге булуын хыялланам. Мин мөмкин кадәр күбрәк яшьләр – Кырымнан гына түгел, кырымтатарлар гына да түгел – биредә очрашсыннар, тәҗрибә, фикер алышсыннар, танышсыннар, җәмгыятьне нинди итеп күрергә теләгәннәрен сөйләшсеннәр иде. Әлбәттә, "Кырым йорты" иң элек мәдәни максатлар өчен төзелде: Кырымнан һәм Донбасстан күчеп килгән кешеләр монда көнүзәк проблемнарны тикшерсеннәр, илебезнең киләчәген ничек күрүебез турында уртак стратегия эшләсеннәр өчен. Бу урында Кырымның киләчәк элитасы формалашсын иде", – дип сөйләгән иде Сеитаблаев.
Ул үзенең Кырымга кайтачагында шикләнми.
"Бик күпләр безне Кырымга кире кайтмасыннар өчен тырышты. Без һәрвакыт кире кайттык. Бу юлы да кайтачакбыз. Күпләр ачлыклар, депортацияләр һәм башкалар аша украиннарны юк итәргә маташты. Әмма Русия империясе юк, ә без сезнең белән калдык. Совет империясе дә юк, ә без сезнең белән калдык. Болары да булмаячак. Безнең башка юл юк. Бу барысы да чынлап та Кырымда башланды, һәм Кырымда тәмамланырга тиеш. Ә Кырымны кире кайтаргач, анда әйтеләчәк беренче сүз ана [кырымтатар] телемдә – "өйдә" сүзе булачак", – дип әйткән иде Сеитаблаев.
Мәкаләнең оригиналы - Крым.Реалии
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум