Accessibility links

Татарстанда "ят агент"лар Тукай бүләгенә дәгъва итә алмаячак


Архив фотосы
Архив фотосы

Бүләккә тәкъдим ителүчеләр гариза тапшырган чакта ят агентлар реестрыннан белешмә китерергә, белешмә намзәтнең мондый статусы булмавын расларга тиеш булачак. Рөстәм Миңнеханов имзалаган бу фәрман быел 1 декабрьдән гамәлгә керә.

"Ят агент" дип танылган затлар Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә дәгъва итә алмаячак. Бу хакта фәрманны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

Документка ярашлы, бүләккә тәкъдим ителүчеләр гариза тапшырган чакта ят агентлар реестрыннан белешмә китерергә, белешмә намзәтнең мондый статусы булмавын расларга тиеш.

Әгәр Тукай премиясенә лаек дип табылган кеше акчалата бүләк һәм мактау кәгазе тапшырылганчы "ят агент" дип танылса, ул җиңүчеләр исемлегеннән чыгарылачак.

Әлеге документ быел 1 декабрьдән гамәлгә керә.

Сентябрь уртасында Татарстан премьер-министры Алексей Песошин да театр сәнгате өлкәсендә бирелүче Марсель Сәлимҗанов исемендәге, Гавриил Державин һәм Илһам Шакиров исемендәге бүләкләрне "ят агентлар"га бирмәү турындагы карарны имзалаган иде.

  • Русиядә "ят агентлар" турында канун 2012 елда кабул ителде. Ул чит илдән финанс ярдәме алган һәм, хакимият фикеренчә, сәяси эшчәнлек алып барган, керем алуга корылмаган теләсә нинди оешманы "ят агент" дип атарга мөмкинлек бирә. Мндый эшчәнлек критерияләре канунда билгеләнмәгән, шуңа хакимиятләр аерым алганда бәйсез мәгълүмат чараларын эзәрлекли ала. Йогынтысы оешмаларга гына түгел, шәхси затларга да булырдай итеп, канунны берничә мәртәбә кырыслаттылар.
  • Быел июнь аенда Русия думасы депутатлары өченче – ахыргы укылышта "чит ил йогынтысы астында булган"нарны, финанслау алмасалар да, "ят агентлар" дип игълан итәргә мөмкинлек бирүче канун кабул итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG