Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда "ят агент"ларга республика премияләре бирмәячәкләр


Алексей Песошин
Алексей Песошин

Сүз театр сәнгате өлкәсендә бирелүче Марсель Сәлимҗанов исемендәге, Гавриил Державин һәм Илһам Шакиров исемендәге бүләкләр турында бара.

Республика премияләрен тапшырыр алдыннан лауреатның "ят агент" булып танылуы ачыкланса, бүләк бирү карарын үзгәртергә мөмкиннәр. Бу хактагы карарны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. Сүз театр сәнгате өлкәсендә бирелүче Марсель Сәлимҗанов исемендәге, Гавриил Державин һәм Илһам Шакиров исемендәге бүләкләр турында бара.

Бүләкләрнең нигезләмәләренә махсус пункт өстәлгән, анда "ят агент" дип танылучыларга "махсус бүләк, мактау дипломы, акчалата бүләк тапшырылганчы" премия бирү карарын үзгәрергә мөмкиннәр диелә.

"Комиссиянең бүләкне тапшыру турында карар чыгаруы һәм лауреатларны рәсми игълан итү арасында күпмедер вакыт уза. Бу аралыкта кешенең "ят агент" булу-булмавы ачыклана. Әгәр "ят агент" икән, димәк комиссия карары гамәлдән чыгарыла", дип сөйләгәннәр бу уңайдан "Бизнес Online" басмасына Татарстан мәдәният министрлыгында.

Шул ук вакытта, министрлык Татарстанның театраль мохитендә "ят агент" статуслы кешене белмәвен әйткән.

Русиядә "ят агентлар" турында канун 2012 елда кабул ителде. Ул чит илдән финанс ярдәме алган һәм, хакимият фикеренчә, сәяси эшчәнлек алып барган, керем алуга корылмаган теләсә нинди оешманы "ят агент" дип атарга мөмкинлек бирә. Мндый эшчәнлек критерияләре канунда билгеләнмәгән, шуңа хакимиятләр аерым алганда бәйсез мәгълүмат чараларын эзәрлекли ала. Йогынтысы оешмаларга гына түгел, шәхси затларга да булырдай итеп, канунны берничә мәртәбә кырыслаттылар.

Быел июнь аенда Русия думасы депутатлары өченче – ахыргы укылышта "чит ил йогынтысы астында булган"нарны, финанслау алмасалар да, "ят агентлар" дип игълан итәргә мөмкинлек бирүче канун кабул итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG