Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаделлекне үзебездән башлыйк


Татарстан Язучылар берлеге идарәсе утырышы, Тукай бүләгенә намзәтләрне тикшерү, 31 гыйнвар 2019
Татарстан Язучылар берлеге идарәсе утырышы, Тукай бүләгенә намзәтләрне тикшерү, 31 гыйнвар 2019

Быелгы Тукай бүләгенә намзәтләр исемлеген күрдек, аны халыкка озак чыгармыйча тордылар. Кемнәрне бу олы бүләккә өстерәгәннәрен күреп, үзләре дә оялгандыр бәлки. Әмма өстериләр һәм түрәләр ул премияне үз кешеләренә бирәчәк.

Һәр язны шулай – татар җәмәгатьчелеге Тукай бүләге өчен бер кайнап, тартышып ала да, болар хакында бер елга онытып тора. Әмма күңелдә бу хәлләрдән, гаделсезлектән юшкын кала, талантсызларның һәм әрсезләрнең милләт түрендә утыруларын күреп, җан әрни. Һәр елны шулай. Быел да шулай булырга охшаган. Тукай премиясенә намзәтләр исемлеген күрдек, аны быел халыкка озак чыгармыйча тордылар. Кемнәрне бу олы бүләккә өстерәгәннәрен күреп, үзләре дә оялгандыр бәлки, әмма өстериләр, һәм үз кешеләренә бирәчәкләр дә. Бу премияне халык бирми бит, ә Татарстан түрәләре бирә, ә аларның күпчелеге – татарча бер китап укымаган кешеләр.

Инде исемлеккә килик. Аны күргәч, бер сөенечем булды – Гүзәл Яхина юк. Соңгы вакытларда "Зөләйха күзләрен ача" әсәрен бик куерткач, күңелемә шом керә башлаган иде. Халык нәфрәтеннән курыкканнардыр ахыры – хәзергә Яхинаны Тукай исемлегенә кертмәгәннәр, Аллага шөкер. Әмма анда Яхинадан башка да татар манкортлары һәм урыс-марҗа буа буарлык, кайлардан табып бетерәләрдер! Хәтта әллә кайчан үлгән марҗа түтәйнең хезмәтен дә Тукай бүләгенә тәкъдим иткәннәр, әле андый хәлнең булганы юк иде! Хәзер мәетләр дә чиратка басачак икән инде!

Тукай бүләгенә намзәтләр, 2019 ел

  1. Елена Алексеева — "Казань. Кинематограф. Из века в век" (1897-2014) монографиясе өчен.
  2. Надир Әлмиев — график эшләр сериясе, "Колокола Хиросимы" циклы, Дәрдмәнд, Г.Тукай, С.Хәким, Р.Фәйзуллин, Р.Кутуй, Р.Бохараев һәм башка татар шагыйрьләре җыентыгына иллюстрацияләр, "Татарстан, Алтай" пейзажлар сериясе өчен.
  3. Марат Әмирханов — "Казан йорт", "Олуг Мөхәммәд" китаплары өчен.
  4. Рифкать Вахитов — Татарстан рәсем сәнгатенә керткән өлеше өчен. "Тарих һәм шәхес" сериясе, 1998-2019 еллар.
  5. Тәлгать Галиуллин — "Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы" роман-эссесы; "Китек көзге" китабы, "Мы – потомки страны Тартария" әдәби-тәнкыйди басмасы өчен.
  6. Габделәхәт Гаффаров (Әхәт Гаффар) — "Олы юлның тузаны" романы, "Дәрья башы" һәм "Әхәт Гаффар" китаплары өчен.
  7. Галимҗан Гыйльманов — "Тәкъдиргә юл" хикәяләр һәм новеллалар җыентыгы, "Ходай бүләге" повестьлар җыентыгы өчен.
  8. Айдар Фәйзрахманов — татар фольклор мирасына керткән өлеше, "Олы юл" әдәби-музыкаль кичәләр циклы, "Онытырга мөмкин түгел" һәм "Яшәү барыбер кызык", "Олы юл", "Борчылма" җыентыклары өчен.
  9. Рифат Фәттахов — Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры халыкара фестивален тормышка ашыру (2004-2017 еллар) һәм татар халкы традицияләрен саклауга керткән өлеше өчен.
  10. Мәдияр Хаҗиев —​ "Татар хатыннары" сериясе өчен (25 эш).
  11. Нурислам Хәсәнов —​ "Күрәчәк" һәм "Җан авазы" романнар һәм повестьлар китаплары өчен.
  12. Әнвәр Шәрәфиев —​ "Сандугач" фортепиано пьесалары, "Чулпан Йолдыз", "Наз" җыентыклары өчен.
  13. Эльмира Шәрифуллина —​ "Тамды яшем", "Бала күңеле – ак кәгазь" китаплары өчен.
  14. Дмитрий Туманов, Раилә Гарипова, Дмитрий Платонов, Наталья Смирнова, Айдар Гайнетдинов, Тимур Мортазин, Диана Сәфәрова, Николай Штыков — "Созвездие – Йолдызлык" эстрада сәнгате республика фестивале өчен.
  15. "Әлиф" иҗат берләшмәсе: режиссер Туфан Имаметдинов, хореограф Марсель Нуриев, композитор Эльмир Низамов, биюче Нурбәк Батуллин — "Әлиф" хореографик спектаклен иҗат иткән өчен.
  16. Камал театры артистлары төркеме: Люция Бикчәнтәева (Хәмитова), Радик Бариев, Искәндәр Хәйруллин — Татар сәнгате үсешенә керткән өлеше һәм татар театры үсешендә зур роль уйнаган "Гөлҗамал", "Җирән чичән белән Карачәч сылу", "Кара чикмән", "Три сестры", "Дон Жуан" спектакльләрендә сәхнә образларын тудырган өчен.
Икенче күңелсез күренеш – бу бүләккә көтү белән чыгу, ягъни, иҗат коллективларын күрсәтү

Икенче күңелсез күренеш – бу бүләккә көтү белән чыгу, ягъни, иҗат коллективларын күрсәтү. Шул рәвешле, Шәймиевнең "Созвездие – Йолдызлык" фестивале дә исемлеккә кереп кунаклаган, югыйсә бу бит дәүләт акчасына башкарылган проект! Кемнәр генә юк бу йолдызлыкта – Тумановтан алып, Диана Сәфәровага кадәр. Кемнәр болар татар мәдәнияте өчен, нәрсә эшләгәннәр алар татар халкы өчен? Казанда яшәп тә, татар телен, әдәбиятын һәм мәдәниятен белмәгән һәм белергә дә теләмәгән кешеләр Тукай бүләгенә дәгъва кылалар бит! Һәм алачаклар да, алырлык булмаса, чыгарып та тормаслар иде. Болар аерым-аерым чыксалар, гомердә дә Тукай бүләген күрәсе кешеләр түгел, ә менә чаршау артына качып, көтүләре белән алачаклар. Еллар үткәч, бу коллективлар онытылачак, юкка чыгачак, ә бу лауреатлар, түш киереп, Тукай бүләге иясе булып йөриячәк. Адәм хурлыгы. Тукайдан оят!

Тагы бер нәрсәгә игътибар иттем – элек намзәтләрне нинди оешма тәкъдим иткәнне рәсми хәбәрләрдә язалар иде, хәзер ул юк. Әйтик, бу "Созвездие – Йолдызлык"ны Тукайга кем тәкъдим иткән? Башкаларның артында кем тора? Югыйсә, хәзер мәдәният министрлыгы үзе тәкъдим итә, үзе бирә, чөнки Тукай бүләге комиссиясе шушы министрлык каршында эшли. Комиссиядә татар телен һәм әдәбиятын белүчеләр бармак белән генә санарлык, язучының бер әсәрен укымаган килеш ничек аның иҗатына бәя бирергә мөмкин? Һәм бирмиләр дә. Укымыйлар да, белмиләр дә, бирмиләр дә.

Калфаклы һәр спектакль, бот күтәреп биегән һәр тамаша милләтнең иң олы бүләгенә лаек була алмый!

Быел сәнгать буенча Тукай бүләгенә күп чыкканнар, югыйсә, театрларның үз премияләре дә бихисап бит! "Алтын битлек", "Тантана", тагы әллә нәрсәләр... Калфаклы һәр спектакль, бот күтәреп биегән һәр тамаша милләтнең иң олы бүләгенә лаек була алмый бит инде! Кайберәүләр бөтенләй чама хисен онытты – тумас борын Тукайга танавын суза башлады. Чөнки үсендереп торучылар да бар, сәхнәдәге һәр эксперимент-тәҗрибәне югары сәнгать дип ышандырырга тырышучылар бар. Яңа мәдәният министры әллә нинди биш "К" уйлап тапты, әмма монда бер "К" да җитә, аның исеме – кылану, ә бу инде сәнгать түгел.

Сәнгать буенча чыгучылар арасында бары тик Айдар Фәйзрахмановның фольклор ансамблен генә Тукай бүләгенә лаек дип уйлыйм. Чөнки аның милли йөзе, үз миссия-максаты, идеологиясе бар. Алар дөньяга милләтебезнең матурлыгын, затлы зәвыгын, югары мәдәниятен күрсәтәләр.

Рәссамнардан Рифкат Вахитовның Болгар һәм Казан циклларын, тарихи картиналарын югары бәялим, Казан, Чаллы, Ташкент, Ижау шәһәрләрен милли бизәүдә аерылып торуын ассызыклыйм. Гомумән, башка рәссамнарда да милли рух көчле, сайлап алырга мөмкинлек бар.

Инде иң авыр темага – әдәбиятка килеп җиттек, чөнки бу премия, нигездә, әдәбият өчен барлыкка килгән бүләк бит! Ул Шагыйрь исемен – Тукай исемен йөртә, һәм иң беренче чиратта – татар шагыйрьләренә, язучыларга бирелергә тиеш. Һәм ул тарихта да язучылар исеме белән сакланып калачак. Югыйсә, узган ярты гасырда Тукай бүләген кем генә алмады – архитекторлар да, археологлар да, төзүчеләр, түрәләр дә, әмма кем аларның исемнәрен хәтерли? Ә язучылар барысы да диярлек истә – Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Гамил Афзал, Гомәр Бәширов, Туфан Миңнуллин, Нурихан Фәттах, Фәнис Яруллин, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов... Тукай иҗатына, Тукай бүләгенә чын мәгънәсендә лаеклы шәхесләр, талант ияләре. Аларның иҗаты милләт язмышы, Тукай исеме белән аерылгысыз. Дөрес, Тукай бүләген алган язучылар арасында да уртакуллар булды, әмма алар аз, инде онытылды.

Уртакул язучылар өерләре белән Тукай бүләгенә чиратка басты

Соңгы вакытларда әллә милләт вагайды, әллә язучылар талымсызланды – Тукай бүләгенә очраклы кешеләрне тәкъдим итү, хәтта аны алу очраклары артканнан-арта бара. Аяз Гыйләҗевлар заманында Тукай бүләге дип авыз ачарга да оялган, бу олпат затларның шәүләсеннән дә курыккан уртакул язучылар хәзер өерләре белән Тукай бүләгенә чиратка бастылар. Быел да шактый алар – Татарстан Язучылар берлеге идарәсе өч язучыны күрсәтте, тагы өчесе кайдандыр читтән килеп керде. Араларында төрлесе бар, әмма Әмирхан Еникиләр белән янәшә куярлыклары күренми. Гәҗит теле белән роман язу, ике татарның "юрган асты маҗаралары"н югары әдәбият дип атау, архивларда утырмыйча, тарихи урыннарны өйрәнмичә генә тарихи әсәрләр язу инде табигый хәлгә әйләнеп бара.

"Бу әсәр татар әдәбиятына нинди яңалык алып килгән, аның әдәби кыйммәте нидә, кабатланмас теле, җан тетрәндергеч язмышлар бармы, халыкка нинди идеология сеңдерә, максат-миссиясе нидә?" – Тукайга чыккан һәр әсәр менә шулай тикшерелергә, бәя бирелергә тиеш иде. Бу – тәнкыйтьчеләр эше, әмма безнең тәнкыйтьчеләребез бүген үзләре роман яза, үзләре Тукай бүләге өчен көрәшә. Алай да мантыйк буенча нәкъ менә шул тәнкыйть мәкаләләре, замана романнары һәм озак еллык педагогик эшчәнлеге өчен быел Тукай бүләген Тәлгат Галиуллинга бирергә мөмкиннәр, һәм ул Аяз Гыйләҗевлар йолдызлыгының соңгы могиканы булачак. Соңгы чирек гасырда берни язмаса да, узгандагы кайбер яхшы әсәрләре һәм кызының Рөстәм Миңнеханов белән бергә эшләве сәбәпле, Әхәт Гаффарның да бу бүләкне алуы бар.

Идарә әгъзалары бернинди дә премияләргә дәгъва кылырга тиеш түгел

2016 елның июненнән мин үзем дә Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзасы булып торам, ягъни, Тукай бүләгенә намзәтләрне тикшерүдә һәм тәкъдим итүдә мин үзем дә турыдан-туры катнашам. Идарәгә сайлануга, минем беренче таләбем шул булды – идарә әгъзасы буларак без үзебез бернинди дә премияләргә дәгъва кылырга тиеш түгел. Әмма идарә әгъзалары моның белән килешмәделәр, "Безнең арада да талантлылар бар, һәм алар лаеклы рәвештә төрле премияләр алырга хокуклы", диделәр. Һәм ала да башладылар. Быел Муса Җәлил премиясен идарә әгъзасы Хәнәфи Бәдигый алды, Гаяз Исхакый бүләген идарә әгъзасы Рәдиф Сәгъди алды, Тукайга идарә әгъзалары Тәлгат Галиуллин һәм Галимҗан Гыйлманов чыкты. Югыйсә, аларга үз кандидатураларын башка оешмалар аша да чыгарырга мөмкин иде, ә алар иң җайлы юл белән киттеләр. Без – утызга якын идарә әгъзасы, һәм безнең артта өч йөздән артык язучы тора. Һәм аларның хокуклары, мөмкинлекләре безнеке белән тигез түгел. Бигрәк тә Казаннан, Татарстаннан читтә яшәүчеләр Тукай бүләге турында хыяллана да алмый. Азнакайдан талантлы шагыйрь Илдус Гыйләҗев, Әлмәттән Разим Вәлиуллин, титаник хезмәт - "Миллият сүзлеген" язган Адлер Тимергалин, дөньялар гизеп, татарлар турында дөнья хәтле әсәрләр язып калдырган Тәүфыйк Әйди һәм тагы бик күпләр бу дан-дәрәҗәләрне күрмичә, милләттән һәм дәүләттән рәхмәт ишетмичә, бакыйлыкка күчтеләр. Бәлки аларның да күңелләрендә бу гаделсезлеккә карата рәнҗү калгандыр.

Рәниф Шәрипов китаплары
Рәниф Шәрипов китаплары

Менә ике ел рәттән мин идарәдә Тукай бүләгенә намзәт итеп талантлы шагыйрь Рәниф Шәриповны күрсәтәм, ике ел рәттән аны уздыра алмыйм, гел бер тавыш җитми. Югыйсә, Рәниф иҗаты белән дә, язмышы белән дә бу олы бүләккә күптән лаек бит! Тукай кебек, ятим калып, балалар йортында үскән, Фәнис Яруллин кебек армия хезмәтендә авыру алып, аяксыз калган, гарипләр арбасына утырырга мәҗбүр булган бу Шагыйрь милләтне аякка бастырырлык көчле рухлы шигырьләр яза. Аның өчен 30 август – Азатлык көне, аның өчен Ватан – Татар Иле, аның өндәгәне – Дәүләт нуры... Аның иманы – Аллаһ дине... Рәниф Шәриповның "Җомга" дип аталган поэмасы бар, ул аны 2017 елда басылып чыккан шул исемдәге китабына да керткән. Бу әсәрендә шагыйрь милләтнең тамга-символын тапкан, ул – һәр җомгада юып киелә торган ак күлмәк! Алман әсирлегендә дә, соңыннан урыс төрмәсендә дә булган, бетле баракларда, соңрак тулай торакларда яшәгән Закир абый, һәр җомгада юып бердәнбер ак күлмәген кигән. Тәне – зинданда, җаны – Аллаһ хозурында, өстендә – ак күлмәк, туган телендә – иң изге сүзләр... Милләтебезнең мәңге каралмас ак күлмәге, пакъ җаны...

Рәниф Шәриповның җырчылар Таһир Якупов, Вафирә Гыйззәтуллина турында поэмалары да тетрәндергеч, аларда милләтнең бөеклеге дә, фаҗигасе дә чагылган. Һәм шушы шагыйрь Тукай бүләген алырга тиеш түгелмени инде?! Язучылар берлегендәге каршылыкны, кода-кодагыйлыкны күргәч, мин каршылык йөзеннән идарә утырышын ташлап чыгып киттем. Чөнки монда өер кануннары өстенлек итә, күп нәрсә алдан сөйләшеп, итәк астыннан хәл ителә, башыңны ташка орсаң да, шул бер тавыш җитмәячәк. Үзебездә гаделлек булмаганны, ничек аны башкалардан – милләттән, дәүләттән, җәмгыятьтән таләп итәргә мөмкин? Тукай язмышын кабатлаган бу талантлы шагыйрь аның исемендәге бүләккә бик лаек дип исәплим. Инде быел булмады, киләсе елга без бу мәсьәләне бөтен милләт белән күтәреп чыгарга тиеш. Ул үзе беркайчан да премияләр сорап, теләнеп йөрмәячәк, чөнки ул – Шагыйрь, ул язачак, бары тик язачак...

Рәниф Шәриповның "Бу – безнең җир!" дип аталган шигырен мин берничә ел рәттән Казанда, Хәтер көнендә укыдым, хәзер шуны укучыларга да тәкъдим итәм.

Бу — безнең җир!

Ник ачтыгыз безне?!
Исерек чукчаның җимерек торагы янында әйткән сүзләре.

Бу – безнең җир!
Байрак тоткан Кырым татарының ОМОНчыларга әйткән сүзләре.

Намаз укып, сәҗдә кылып,
Мунча кереп, уйнап-көлеп,
Иген игеп, без көн иткән,
Бу безнең җир иде элек!
Тау астыннан яу керәсен
Булмый икән алдан белеп.
Алла диеп без яшәгән,
Бу безнең җир иде элек!
Илләр, җирләр, халыкларны
Асып, кисеп, турап, телеп,
Башка илдән патша килгән,
Бу безнең җир иде элек!
Күпер бауда, Казан тауда,
Түгелде кан, кипте җелек.
Бау өзелде, яу тезелде,
Бу безнең җир иде элек!
Катлам-катлам кан укмашкан,
Тимер кебек утта эреп.
Кызыл елга булып аккан,
Бу безнең җир иде элек!
Катлам-катлам казылган җир –
Гасырларның өнсез теле.
Көл астында канлы кала,
Бу безнең җир иде элек!
Кара катлам – бусы каны,
Соры катлам – бусы көле.
Яшел үлән – бусы җаны,
Бу безнең җир иде элек!
Ник бастыгыз?! Ник бастыгыз?!
Юлбасардай бәреп кереп.
Шаулап-гөрләп дәүләт корган
Бу безнең җир иде элек!
Янды кала, кырды патша
Мөслимнәрне суеп, сөреп.
Без куылган, без сөрелгән,
Бу безнең җир иде элек!
Иле дә юк, теле дә юк,
Бетә инде татар череп.
Ник бастыгыз?! Ник бастыгыз?!
Бу безнең җир иде элек!
Җавап булмас. Урам буйлап
Читләр йөри уйнап-көлеп.
Өзелде көн, тезелде төн,
Бу безнең җир иде элек!
Тел яшереп йөргән халкым
Куйсын муенына элеп –
Дога кебек изге сүзләр:
Бу безнең җир иде элек!
Көн дә безне кимсеткәннәр,
Ирек бирми җанны телеп, –
Монда безнең Дәүләт булыр,
Бу безнең җир иде элек!
Үч итмәбез, кимсетмәбез,
Тик йөрегез шуны белеп:
Без беркайчан онытмабыз:
Бу безнең җир иде элек!

Фәүзия Бәйрәмова
язучы, җәмәгать эшлеклесе

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG