Accessibility links

Татарстан мәдәнияте: йөзне саклап, Русия кырына иңү


Татарстан мәдәният министрлыгының киңәйтелгән утырышы алдыннан кунаклар күргәзмә белән таныша, Камал театры, 1 февраль 2019
Татарстан мәдәният министрлыгының киңәйтелгән утырышы алдыннан кунаклар күргәзмә белән таныша, Камал театры, 1 февраль 2019

1 февраль Камал театрында Татарстан мәдәният министрлыгының киңәйтелгән утырышы узды. Мәдәният үсеше концепциясе биш "К"га нигезләнәчәк: креативлык, коммуникация, кооперация, капиталлаштыру, компетентлык.

Чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, Русия мәдәният министры Владимир Мединский, Русиянең ЮНЕСКО эшләре комитеты җаваплы секретаре Георгий Орджоникидзе катнашты. Ирада Әюпованың мәдәният министры вазифасындагы беренче утырышында мәдәниятне "чикләрсез" дип игълан иттеләр.

Чикләре булмаган мәдәният күргәзмәсе дә моңарчы күрелгәннәреннән үзгә. Анда заманча технологияләргә нигезләнгән стендлар, Казаннның театраль тормышы күрсәтелгән. Чара толерант рухта барды: урыс һәм татар фольклор үрнәкләре күрсәтелде, утырыш ике телдә барды.

Кунаклар арасында эстрада вәкилләре Гүзәл Уразова, Артур-Марат дуэты, Салават, Рөстәм Маликов күренде. Элекке министрлар Зилә Вәлиева, Айрат Сибагатуллин да кунаклар рәтендә урын алды.

Ирада Әюпова 2018 елга йомгак ясап, 2019 елның бурычларын билгеләгәндә, озак перспективага ниятләнгән мәдәният үсеше концепциясен булдыруны – быелның төп бурычы диде. Аның төп кыйммәте – Татарстанның күпмилләтле халкының этномәдәни йөзен саклап, Русиянең бердәм мәдәни кырына интеграцияләү.

Концепциянең төп кыйммәте – Татарстан халкының йөзен саклап, Русиянең бердәм мәдәни кырына интеграцияләү

"Мәдәният" милли проектның нәтиҗәсе – яңа салынган биналарның санында да, үткәрелгән чаралар санында да түгел, алга китү җәмгыятьнең аңында булырга тиеш, диде министр. Аның чыгышында саннар аз булды. Әюпова мәдәният үсеше концепциясенең биш "К"га нигезләнүен әйтте. Болар – креативлык, коммуникация, кооперация, капиталлаштыру, компетентлык.

Креативлык дигәндә, министрлык иҗатка стимул биргән шартлар булдырырга тели. Казан шул юнәлешне алган да икән инде. Бездә тәҗрибә театрлары, лаборатория хәрәкәте бар. Моңа мисал итеп "Калеб", "Живой город" берләшмәләре аталды. Шул ук вакытта консерватив театрлар кирәклеген дә әйтте. Министр шушы ике юнәлеш арасында баланс тоту кирәклеген ассызыклады. Ә Мединскийдан "Кече шәһәрләр театрлары", "Театр – балаларга" пректларының дәвам иттерү мөмкинлеген сорады.

Коммуникация дигәндә министр максатчан аудиторияләр белән активрак эшләүне күз уңында тотса, кооперация дигәне – мәдәниятнең төрле өлкәләргә, шул исәптән бизнеска да үтеп керүе. Аның исәбе – эре банклар белән мәдәни дебет картасы булдыру һәм "рәхмәт" бонуслары аша гамәлгә ашыру. Министр бонуслар аша халыкны мәдәнияттә нинди өлкәләр чыннан да кызыксындыруын аңлап булыр иде ди. Аныңча, һава аланнары, сәүдә үзәкләре белән хезмәттәшлекне артырырга кирәк. Моңа мисалга ул сәүдә үзәкләрендә китапханә акциясенең уңышлы үтүен китерде. "Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге" проекты да уңышлы, ди Әюпова.

Ирада Әюпова чыгыш ясый
Ирада Әюпова чыгыш ясый

Коммуникация дигәннән, министр соңгы вакытта тәнкыйтьләнгән язучылар берлеген дә телгә алды. "Эшләмиләр дип тәнкыйтьләнгән язучылар берлеге узган ел мәктәпләрдә 500 очрашу үткәргән. Ләкин алар турында беркем дә белми,чөнки эшләрен халыкка җиткерү күренми", диде министр.

Кооперация дигәндә исә министр шактый үзенчәлекле мисал китерде: "Башка милләт әсәрләре тәрҗемә ителеп татар театрларында куела, татар әсәрләре дә тәрҗемә ителеп, алдынгы театрлар репертуарына керергә тиеш", диде ул.

Капиталлаштыру – ресурс базасын капиталлашыру һәм аны инвестицияләү. Алга таба мәдәни проектны, бизнесны һәм кешене капиталлаштыру. Бу өлешен район вәкилләре, клуб җитәкчеләре фантастик әсәр шикелле тыңлады. Ләкин министрның планнары зур: мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән бергә мәдәният өлкәсендәге һәрбер чара турында бердәм мәгълүмат кыры булдыру. Шулай ук 2019 елда мәдәният оешмаларында электрон билет сатуга күчү күздә тотыла.

Компетентлык компонеты да уйландыра. Министр мәдәният хезмәткәрләренә продуктны җитештерү генә түгел, аны уңышлы тарату бурычын да куйды. Мәсәлән, китапханәче хәзер провайдер да булырга тиеш. Ә оешмаларда буыннар алмашын кайгырту мөһим. Бусы, мөгаен, театр җитәкчеләренә кагыла торгандыр. Нәкъ менә консерватив театрларга яшь иҗатчыларның үтеп керүе проблемлы. Министр яңа технологияләр куллану кайбер һөнәрләрнең юкка чыгуына китерәчәген дә әйтте. Аныңча, мәдәнияттә дигитал-ренессанс күзәтелә, ә бу яңа һөнәрләр барлыкка килүгә китерәчәк. Бу җәһәттән Русия мәдәният министрына яңа тәкъдим яңгырады: мәдәният институты һәм Иннополис университеты базасында мәдәният өчен IТ кадрлар әзерләү пилот проектын булдыру.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Владимир Мединский, театр һәм кинога онлайн билет сатып алу проекты турында сөйләгәндә, Русия федераль театрлары өчен дә шундый систем булдырырга ярдәм итсәгез, сезгә һәйкәл куябыз диде һәм берничә проектка тукталды:

– Татарстанда узган елны 20 кинозал ачылган. Бу – аз. Без финанслау программын 2024 елга кадәр дәвам итәбез. Хәзер анда халкы 999 мең кешегә кадәр булган шәһәрләр дә катнаша ала. Чаллыдан Әлмәткә кадәр – рәхим итегез, кинозаллар ачыгыз. Без коммерцияле кинозаллар төзелешендә дә ярдәмләшергә әзер. Безгә операторның кем булуы мөһим түгел, кешеләрнең кинога йөрүе мөһим. Ләкин сеансларның 50 проценты Русия киносына бирелүе кирәк. Татарстан шулай ук мәдәни проектларны тормышка ашыру өчен 500 миллион сум акча алачак. Зур сумма түгел, ләкин күп өлешенең грантларга тотылуын күз уңында тосак, шулай ук яхшы.

Рөстәм Миңнеханов исә театрларны халыкка якынайтырга һәм яңалык, авангард юнәлешләр белән мавыгып, мәдәни мирасны саклауны онытмаска чакырды:

Яңалык, авангард белән мавыгып, мәдәни мирасны саклауны онытмаска кирәк

– Татарстанда театр сәнгатенең премьералар саны, үткәргән фестивальләр, гастрольләр буенча зур күрсәткечләрен күрәбез. Театр елының актуальлеге бу күрсәткечләрдә генә түгел. Театрны халыкка якынайтырга кирәк. Яңалык, мода, авангард тенденцияләр белән мавыгып, мәдәни мирасны саклау, буыннан-буынга тапшыруны кайгырту турында да онытырга ярамый.

Халыкка якынайту җәһәтеннән, бу юлы мәдәният министрлыгы чыгыш ясарга Айгөл Ташевцеваны чакырган. Ул аны "гади әни" дип танытты. "Гади әни" шәфкать туташы булып эшли, дүрт бала тәрбияли. Ул үзләре яшәгән Биектауда 1997 елда төзелгән клубның төзекләндерелүе һәм анда гаиләләре белән йөрүләре турында әйтте. Балаларның биисе килә, ләкин клубларда хореограф ставкасы каралмаган дигән проблемга тукталды. Шулай ук Татарстанга Сочи шәһәренең "Сириус" өстәмә белем бирү үзәге кебек үк милли рухта тәрбияләүче мәктәп кирәклеген әйтте. Бу мәктәптә татар рухы булырга, балалар милли уен коралларында уйнарга өйрәнергә мөмкин диде Ташевцева. Бу гаилә милли уен кораллары ансамбленең ничә сумга төшәчәген дә санап караган. Балалар өчен фольклор ансамбльне 84 меңгә дә оештырырга була. Мәдәният министрлыгының утырышында клублар мәсьәләсенә һәм авыллар мәдәниятенә игътибар әнә шул дәрәҗәдә булды.

XS
SM
MD
LG