Accessibility links

Ирада Әюпова Татарстан мәдәният министры итеп билгеләнде


Ирада Әюпова
Ирада Әюпова

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов пәнҗешәмбе Ирада Әюпованы министр итеп билгеләү фәрманын имзалады.

Министр итеп билгеләнгәнгә кадәр Ирада Әюпова Татарстанның Архив идарәсе җитәкчесе булып эшләде.

Элек Татарстан мәдәният министры булып эшләгән Айрат Сибагатуллин күптән түгел "Татарстан – Яңа гасыр" телерадио ширкәте башкарма мөдире итеп билгеләнгән иде.

Әюпова 2008-2015 елларда Татарстан мәдәният министры урынбасары булып эшләде. Ул Бакуда туган, 1993 елда Азәрбайҗан нефть академиясен (инженер-математик белгечлеге), 2002 елда Татарстанда бизнеска ярдәм институтын (юрист белгечлеге) тәмамлаган.

XS
SM
MD
LG