Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айрат Сибагатуллин ТНВ каналының башкарма мөдире итеп билгеләнә


Айрат Сибагатуллин

Татарстанның элеккеге мәдәният министры Айрат Сибагатуллин ТНВ һәм ТНВ-Планета каналларының башкарма мөдире итеп билгеләнә. Сибагатуллин яңа вазифалага 23 апрельдә керешәчәк.

Бу хакта үз чыганакларына таянып "Татар-информ" хәбәр итә.

Сибагатуллин иҗади проектлар, яңа проектлар башкару, хәбәр тарату концепцияләрен эшләү өчен җаваплы булачак диелә.

Сибагатуллинны Татарстан мәдәният министры вазифасыннан алу турында фәрманны президент Рөстәм Миңнеханов 14 апрельдә имзалаган иде. Фәрманда "Пенсиягә чыгу сәбәпле, үз теләге белән Айрат Сибагатулинны вазифасыннан алырга", дип язылган.

Дүшәмбе Сибагатуллин министрлык хезмәткәрләре белән хушлашты.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG