Accessibility links

Медиа: Русия мәдәният министрлыгы Кино фондын үз контроленә алмакчы


Владимир Мединский
Владимир Мединский

Русиянең мәдәният министрлыгы Кино фондын үз контроленә алырга тели. Министрлык оешманың яңа низамнамәсен төзегән һәм хөкүмәткә керткән.

Мәдәният министры Владимир Мединский премьер Дмитрий Медведевтан үзгәрешләргә фатиха алган дип яза "Ведомости".

РБК мәгълүматынча, хөкүмәт әлегә ахыргы карарны кабул итмәгән.

Мәдәният министрлыгы дәүләт акчаларының тотылуын һәм Кино фондына җитәкче билгеләүне хөкүмәткә тапшыру тәкъдиме белән чыга. Шул ук вакытта министрлык әлеге вазифага үз кешесен тәкъдим итә ала. Гамәлдәге уставка ярашлы, әлегә болар Кино фонды карамагында.

Мәдәният министрлыгы фонд уставы Гражданлык кодексына туры килми, шунлыктан үзгәрешләр кирәк дип саный.

Кино фонды прокатка чыгарылган Русия фильмнарының күп өлешен финанслый. Быел оешма дәүләт казанасыннан алынган өч миллиард сум һәм үзеннән бер миллиард сум акчаны продюсерлар арасында бүләчәк. Якынча 850 миллион сум кинотеатрларга бүленәчәк.

XS
SM
MD
LG