Accessibility links

Кайнар хәбәр

2021 елда Тукай бүләгенә 9 намзәт дәгъва итә


Казанда Тукай һәйкәле.
Казанда Тукай һәйкәле.

Быелгы Тукай премиясенә драматург Мансур Гыйләҗев, язучылар Факил Сафин һәм Ләбиб Лерон, рәссам Рушан Шәмсетдинов һәм башка иҗатчылар тәкъдим ителгән.

Татарстан мәдәният министрлыгы 2021 елда Габдулла Тукай исемендәге республика дәүләт премиясенә намзәтләр исемлеге белән таныштырды. Министрлык сайтында әлеге хәбәр урыс телендә генә бирелгән.

  • Факил Сафин – "Саташып аткаң таң" роман-трилогиясе һәм "Гөлҗиһан" повесте өчен;
  • Лемон Леронов (Ләбиб Лерон) – "Кояшны кочкан малай", Җил көймәсе", "Әкиятче малай" балалар китаплары өчен;
  • Марат Әмирханов – "Казан-йорт", "Олуг Мөхәммәд", "Бибимәмдүдә абыстай" тарихи романнары өчен;
  • Мансур Гыйләҗев – Татарстан республикасының милли мәдәниятенә, аерым алганда театр һәм кино өлкәсендә күп еллар дәвамында керткән өлеше һәм "Микулай" пьесасы өчен;
  • Дания Нуруллина – татар театр сәнгате үсешенә керткән зур өлеше һәм татар театры эволюциясендә этаплар булырлык сәхнә образлары тудырган өчен;
  • Мәдияр Хаҗиев – "Мелодии родного края" картиналары сериясе иҗат иткән өчен (44 картина);
  • Фирдәвес Ханов – күпъеллык, уңышлы иҗади хезмәте һәм Татарстан республикасының милли архитектурасына керткән зур өлеше өчен (Җәмигъ мәчете, Тукай паркы, Красный Ключ һәм башка эшләре);
  • Григорий Эйдинов – Татарстанда графика һәм китапларны бизәү сәнгатенә керткән зур өлеше өчен;
  • Рушан Шәмсетдинов – Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗатына һәм татар халкы тарихына багышланган эшләре өчен.

Былтыр Тукай бүләген Идрис Газиев (татар композиторлары әсәрләреннән һәм халык җырларыннан төзелгән концерт программалары өчен), Денис Осокин ("Огородные пугала с ноября по март" җыентыгы өчен), "Сөембикә" операсын чыгарган коллектив (Ренат Салаватов, Юрий Александров, Виктор Герасименко, Гулнора Гатина), Лирон Хәмидуллин ("Дәрдмәнд", "Буранлы төндә", "Зарницы на горизонте" китаплары өчен) алды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG