Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Тукай бүләкләре тапшырды


Казанда Габдулла Тукай һәйкәле
Казанда Габдулла Тукай һәйкәле

Премия лауреатларга 26 апрельдә Габдулла Тукай туган көнендә тапшырылырга тиеш иде. Ләкин пандемия сәбәпле ул вакытта тантаналы чаралар уздырылмады.

30 августта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Милли китапханәнең яңа бинасы янында Казансу яр буенда мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре тапшырды.

"Бүген Республика, шәһәр көне. Бүген ТАССРның 100 еллыгын уздырабыз, күп кенә яңа биналар, объектлар ачыла. Әлбәттә, республикада үзгәрешләр күп. Иң зур байлык — халкыбыз, иң мөһиме — телебез, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез", диде Миңнеханов.

Премия лауреатларга 26 апрельдә Габдулла Тукай туган көнендә тапшырылырга тиеш иде. Ләкин пандемия сәбәпле ул вакытта тантаналы чаралар уздырылмады.

Быел Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге 12 намзәтнең дүртесенә бирелде. Премияне Идрис Газиев (татар композиторлары әсәрләреннән һәм халык җырларыннан төзелгән концерт программалары өчен), Денис Осокин ("Огородные пугала с ноября по март" җыентыгы өчен), "Сөембикә" операсын чыгарган коллектив (Ренат Салаватов, Юрий Александров, Виктор Герасименко, Гулнора Гатина), Лирон Хәмидуллин ("Дәрдмәнд", "Буранлы төндә", "Зарницы на горизонте" китаплары өчен) алды.

XS
SM
MD
LG