Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ике туган телле татарлар саны арта." Мәскәү куана, татарлар борчыла


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Казанда Татарстан һәм Русия иҗтимагый пулатларының уртак утырышы узды. Очрашу туган телләрне саклауга багышланган булса да, Мәскәү белгечләре Русия милләтен ныгыту юлларын карады. Татар җәмәгатьчелеге ахырдан сүз алып проблемнарны яңгыратты, ләкин ишетергә теләүче булмады.

Очрашуны Мәскәү политтехнологы, Этнология һәм антропология институты хезмәткәре Владимир Зорин алып барды. Утырыш башында ук ул Русия милләтен кору хакында фикер йөртте.

"Рус телен дәүләт теле буларак саклау, аңа ярдәм итү – этно-мәдәни төрлелекне саклауга һәм халыкларның хокуклары үсешенә китерә. Конституциядә рус теленең дәүләт коручы халык теле буларак беркетелүен күпмилләтле халыкның һәм туган телләрнең моңа ярдәм итүе дип аңларга кирәк", диде ул.

"Безнең ике максат – халыкларның бердәмлеген, Русия милләтен ныгыту. Этно-мәдәни күптөрлелекнең нинди булуын без җанисәптән соң белербез һәм чынбарлыкны күрербез", диде Зорин киная белән.

Мәскәү милли республикалар проблемын ишетмәде

Очрашуда милли республика түрәләренә дә сүз бирелде. Татарстанда милли мәгариф системы юкка чыгарылганда, республиканың дәреслекләр әзерләүгә дә вәкаләте калмады. Соңгы елларда күтәрелеп килгән проблем – татар теленә тәрҗемә ителгән дәреслекләрне федераль исемлеккә кертә алмау. Татарстан мәгариф министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова бу проблемны күтәрде.

Лилия Әхмәтҗанова
Лилия Әхмәтҗанова

"Туган телгә тәрҗемә ителгән дәреслекләрне куллану проблем булып кала. Без федераль исемлеккә керер өчен Татарстан китап нәшрияты, фәнни җәмәгатьчелек белән татар телендә дәреслекләр әзерләдек. Алар бу исемлеккә кертелер дип ышанасы килә. Дәреслек булмыйча туган телдә белем бирү мөмкин түгел", диде ул.

Русия мәгариф министрлыгының бүлек җитәкчесе Анна Тимофеева Татарстан түрәсенә моны техник мәсьәлә дип аңлатырга тырышты.

"Экспертиза федераль бюджет хисабына бушлай үткәрелә. Сез китапларны китерәсез һәм бердәм экспертлар комиссиясенә бирәсез. Кабатлап әйтәм, ул бушлай. Башка әйбер эшләргә кирәкми. Моны министрлык хәл итми, ә фәнни-методик комиссия карый", диде Мәскәү түрәсе.

Милли телләрдә эшләнгән дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү проблемы башка республикаларга да хас. Чуашлар, мәсәлән, туган тел һәм әдәбият дәреслеген Мәскәү белән килештерә алмаган. Чуашстанның мәгариф институты проректоры Светлана Петрова сүзләренчә, федераль дәүләт стандартлары бүген Русия Конституциясенә каршы килә.

"Федераль дәүләт стандартларында бик кызык сүзләр бар. Мәктәпкәчә белем бирү оешмасы туган телдә укыта ала, ләкин бу Русия дәүләт теленә зыян китерергә тиеш түгел, диелә. Бу нинди зыян хакында сөйли? Нинди яшьтәге балаларга кагыла ул? Бу хакта берни язылмаган.

Дәреслекләр буенча да федераль стандартлар мәгариф канунына каршы килә. Русия мәгариф канунын, федераль стандартларны, програмнарны Русия Конституциясенә туры китерергә кирәк", диде Петрова.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Милли республикалар проблемнар турында сөйләвенә карамастан, Русия мәгариф министрлыгы түрәсе бәхәскә кереп, һәркемнең авызын ябарга тырышты.

— Беренчедән, Русия Конституциясе белән федераль канун арасында каршылык юк. Мәктәпкә 35 бала укырга гариза язып, барысы да төрле телләр сайласа, нишлисез? – дип сорау өстенә сорау яудырды ул.

— Бу — сафсата, – дигән тавыш килде залдан Мәскәү түрәсенә җавап буларак.

Бәхәскә Википедия активисты Фәрхәт Фәткуллин кушылды.

"Русия, аның атасы Совет берлеге Берләшкән милләтләр оешмасының мәдәни хокуклар пактына кул куйды. Бүгенге заман системының төп баганаларының берсе ул. 2009 елда Берләшкән милләтләр оешмасының Икътисади һәм социаль шурасы моңа халыкара дәрәҗәдә төгәл аңлатма бирде. "Халыкның хокукын саклау гарантияли" дип Конституциядә язылган сүзләр халыкның мөстәкыйль рәвештә хәл итү хокукы бар дигәнне аңлата. Пактта язылганча, без, гражданлык җәмгыяте буларак, дәүләт белән бер дәрәҗәдә дөньядагы 7 меңнән артык тел өчен җавап тотабыз", диде Фәткуллин. Аның фикеренә җавап ишетелмәде.

"Бүгенге вазгыятьтә милләтара низаг туа"

Татар җәмәгатьчелеге дә сүз сорады. Татар ата-аналары төркеме активисты Илсөя Әхмәтгалиева бүгенге телләр сәясәте милли низагка китерә дип белдерде.

Илсөя Әхмәтгалиева
Илсөя Әхмәтгалиева

"Бүгенге шартларда татар телен сайласаң, рус телен кысрыклаган кебек саналасың. Элек белем бирү телен муниципалитет сайлаган булса, хәзер мәктәп үзе хәл итә. Дәүләт хезмәте порталында ата-ана мәктәп сайлый, шуннан соң гына белем һәм тәрбия бирү телен күрсәтә. Шул рәвешле, сыйныфта балаларның яртысы урыс һәм яртысы татар булып чыга. Монда милләтара низаг туа. Телне кысулар башлангач, ата-аналар җыелышларында, төркемнәрдә шул хакта сөйләшәләр. Бу вазгыять безне борчый. Без сездән бу мәсьәләне канун тәртибендә хәл итүне сорыйбыз. Мәктәпләрдәге укыту телен муниципалитетлар билгеләргә тиеш", диде ул.

Аңа җавап йөзеннән, Татарстан президенты хакимиятенең милли сәясәт идарәсе җитәкчесе Данил Мостафин бу фикерне урынсыз дип атады.

"Бернинди низаг та юк. Мәктәпләр телне үзе сайлый икән, бу мәсьәләне бергә хәл итәргә кирәк. Әгәр сезнең төгәл мисалыгыз булса, әйтегез. Мин сезнең нәрсә хакында әйтергә теләвегезне аңлыйм. Монда бу мәсьәләгә шундый төсмер бирү урынсыз. Бәлки кайбер ата-аналар белән мәктәп арасында аңлашылмаучанлык бардыр. Әйдәгез, шуны хәл итеп карыйк. Без мәгариф министрлыгы белән чишәрбез. Ләкин моны низаг дип санарга кирәкми. Бу бөтенләй башка мәсьәлә. Бергәләп хәл ителмәгән мәсьәләләр бар, аларны чишәргә кирәк", диде ул.

Әхмәтгалиеваның өстәмә сораулары бар иде. Ләкин Зорин аның микрофонын сүндерергә кушты.

Альберт Разинда психик тайпылыш булганмы?

Туган телләр турында сөйләшкәндә ике ел элек Удмуртия парламенты каршында үз-үзенә ут төрткән галим, удмурт теле өчен көрәшүче активист Альберт Разин турында да сүз булды. Ләкин туган теле өчен көрәшкән активистны тискәре яктан гына искә алдылар.

"Матбугатта Разинның үз-үзен яндыру очрагы төбәктәге тел проблемы буларак куертылды. Удмуртия һәм башка өйрәнелгән төбәкләрдәге белгечләр бу конфликтны искә алмыйлар. Телгә алучыларның барысы да аның психик тайпылышлы булуын, бу вакыйгага кызганыч белдерүен әйтте", диде социологик тикшеренү үткәргән КФУ галиме Евгения Храмова.

Разин тирәсендә шау-шу тудыруы артында матбугат һәм чит илләр тора, дип саный Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Станислав Бедкин.

"Без Удмуртиядә аерым социологик тикшеренү үткәрдек. Сезнең фикерне раслыйбыз. Дәүләтнең милли сәясәтен мәгълүмат чаралары аша җиткерү — зур проблем. Альберт Разин вакыйгасына килгәндә, чит ил "дусларыбыз"ның кызыксынуы да булды. Бу фаҗига күп сораулар уята", диде ул.

Ике туган телле татарларның саны — 39 процент

Казан федераль университеты узган ел туган телләргә кагылышлы тагын бер социологик тикшеренү үткәргән. Галимә Татьяна Титова сүзләренчә, татарлар арасында туган тел проблемы иң кискен торган мәсьәлә. Шул ук вакытта ике туган тел дип телне күрсәтүчеләр саны да арта.

"Татарларның 60 проценты туган телне саклауда проблем күрә. Руслардан кала, башка милләтләрдә бу күрсәткеч 43 процент тәшкил итә. 2020 елда милли мәдәнияткә игътибар җитәрлек булмавын әйтүчеләр артты. Мондый күрсәткечләр татарлар арасында күп.

Татарларның 39 проценты рус телен дә туган тел дип саный

Татарларның 88 проценты туган теле дип татар телен атый. Шул ук вакытта аларның 39 проценты рус телен дә туган тел дип саный. Татарлар арасында татар теленә юнәлеш тоту күрсәткече бик югары. Татар яшьләрендә татар теленә эмоциаль мөнәсәбәт югары – 81 процент.

Хәзер татарларның балалары, оныклары арасында татар телен куллануга ихтыяҗ кимүе күзәтелә. 2019 елда 91 процент булса, узган ел 80 процент кына. Социаль киеренкелек һәм тел кризисының кими төшүе туган телгә булган сакчыл карашны киметте. Кешеләр бераз тынычланды. 2020 елда русларда татар телен куллануга ихтыяҗ кимүен теркәдек. Бу сан 17 процент кына, 2019 елда 26 процент иде.

Экспертлар, активистлар белән әңгәмә вакытында татар теленә карата борчылу булуы күзәтелә. Моны милли сәясәт һәм мәгариф өлкәсенә басым дип аңлаталар. Әңгәмәдәшләр мәктәптә балаларда татар теленә кызыксыну уятырга кирәк дип белдерде. Татарстан халкының фикере, милләтенә карамастан, бер үк", дип сөйләде КФУ галиме Татьяна Титова.

Владимир Зорин уртада
Владимир Зорин уртада

Ике туган телле татарларның артуы Мәскәү политтехнологы Владимир Зоринга хуш килде.

"Бик кызык. Мондый югары күрсәткеч булыр дип көтмәгән идем. Киләчәктә җанисәптә без ике туган телле кешеләрне күрербез дип уйлыйм", диде ул.

Ике туган телле татарлар Русия милләтен коруга өлеш кертә, дип өстәде Титова.

Мәскәү җанисәптә ике милләтле, ике теллеләр артуын көтә

Мәскәү белгечләре канәгать калды. Зорин Быелның сентябрендә узачак Русия халык санын алу вакытында алар милләтләрне ике телле итеп күрсәтү сәясәте алып барылачагын кабат раслады.

Җанисәптә берничә җавап язуга ихтыяҗ бар

"Мин этнология һәм антропология институтында да эшлим. Без анда Росстаттан милләт, туган телләр турында берничә җавап яза алуын сорап килдек. Бу юлы тормышка ашачак. Социология күрсәткәнчә, моңа ихтыяҗ бар. Җанисәпне сәясиләштермәскә кирәк. Җанисәп Русиянең һәр кешесе өчен кирәк", диде ул.

Соңрак Зорин журналистлар соравына җавап бирде.

— Әгәр кеше татар һәм башкорт дип язылса, ничек исәпләнәчәк?

— Ике җавап та исәпләнәчәк. Бу халыкның санын алуга каршы килми. Сез бит бер кеше. Бу җаваплар саны гына булачак.

— 5,5 млн татар, 2 млн башкорт бар. Бу кеше кайсы төркемдә булачак?

— Тегендә дә, монда да исәпләнәчәк. Ул исемлеккә кеше керми. Бары җаваплар саны дип язылачак. Кайдадыр бу сан күбрәк тә, азрак та булырга мөмкин.

— Сез җанисәпне сәясиләштермәүне сорадыгыз. Татарстан белән Башкортстан арасында нәрсә баруын күзәтәсезме?

— Без күзәтәбез. Бу бит аерым кешеләр, аерым оешмалар тарафыннан башкарыла. Җитди кешеләр моның белән шөгыльләнми. Сез монда андый кешеләрне күрдегезме?

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG