Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ркаил Зәйдулла: "Татарстан төп игътибарны Идел-Урал төбәгенә юнәлтергә тиеш"


Ркаил Зәйдулла
Ркаил Зәйдулла

Татарстан депутаты җанисәп алдыннан Башкортстандагы вазгыять, социаль челтәрләрдә татар төркемнәрен активлаштыру, демократия җитмәү, мишәрләрне аерып чыгару нияте һәм татарда фидакарьләр әз булуы хакында сөйләде.

15 февраль Милли шура утырышында Дәүләт шурасы депутаты, язучы Ркаил Зәйдулла Татарстанга, Татар конгрессына төп игътибарны Идел-Урал төбәгенә юнәлтергә кирәк дип белдерде. Ул мобиль бригадалар оештырып эшләргә чакырды. Аның чыгышы Татар конгрессы эшенә карата бераз тәнкыйди рухта яңгырады. Җанисәп алдыннан Татарстанга ничек эшләргә кирәклеге, нинди җитешсезлекләр булуы хакында ул Азатлыкка сөйләде.

— Ркаил әфәнде, Милли шура утырышында сез Татарстан, татар конгрессы Находка, Көньяк Сахалин, Якутия кебек төбәкләргә сәфәр кылу урынына Идел-Урал төбәгенә игътибарны арттырырга кирәк дип белдердегез. Бу җирлеккә игътибар аз бирелә дип уйлыйсызмы?

— Идел-Урал төбәгенә игътибар аз түгелдер. Ләкин Көньяк Сахалин, Находка, Хабаровскида татарлар күп яшәми. Мин аларның анда йөрүенә каршы түгел. Әйтик, Шәйхразиев җитәкчелегендә делегация төбәкнең җитәкчеләре белән очраша, Татарстан белән икътисади мөнәсәбәтләр урнаштыра дип фараз итәм. Бу яктан караганда, республика өчен аның файдасы бардыр. Өченче ел мин Якутиядә булдым. Саха язучылары белән элемтәбез нык. Алар татар әдәбияты антологиясен бастырды. Аннан без якут поэзиясе антологиясен татарчага тәрҗемә итеп чыгардык. Бу мәдәниятләрнең хезмәттәшлеге, төрки халыкларның аралашуы. Болар барысы да кирәк. Ләкин татарлар тупланып яшәгән җир — Идел-Урал төбәге. Алар диаспора түгел, җирле халык. Ә мин санаган читтәге төбәкләрдә татарлар диаспора булып яши.

Без параллель рәвештә мобиль төркемнәр оештырып эшләргә тиеш

Төп игътибарны шушы җиргә юнәлтергә кирәк. Игътибар бөтенләй юк түгел. Шәйхразиев килгәч, очрашулар тантаналы төстә үтә, зур залларда җыелалар. Бу да кирәк. Ләкин без параллель рәвештә мобиль төркемнәр оештырып эшләргә тиеш. Кеше барып җитмәгән авылларга 4-5 кешедән торган төркемнәр йөрсә, ул үтемлерәк чара булыр иде.

Безгә Татарстанда Кама аръягы белән дә эшне көчәйтергә кирәк. Өченче ел Чаллыда шәҗәрә бәйрәме булды. Монда төбәкләрдән вәкилләр дә җыелды. Алар шәҗәрәләрен Уфада чыккан китаплар нигезендә эшләгәннәр. Безнең бабалар ХVIII гасырда башкорт булган диләр. Халык этнос белән сословиены аңлап бетерми. Чынлыкта, "Уфа өязе татарлары" китабында китерелгән 1-4 ревизия нәтиҗәләрендә алар татар дип язылган. Башкорт политтехнологлары бу ревизия мәгълүматларына күз йома. Моны гади халыкка аңлатырга кирәк. Бу эшне мобиль бригадалар башкара алыр иде дип уйлыйм. Тарихчы, этнолог, язучы, җырчылар белән йөрергә мөмкин.

— Ләкин бүген Татарстанның мөмкинлекләре чикле. Мәсәлән, Башкортстанга татар җырчыларын кертмиләр.

— Әлбәттә, чикләнгән. Җырчыларның эше билет сату, акча эшләү белән бәйле. Ләкин бу – Русия федерациясе, чик сакчылары юк. Машинаң булса, теләсә-кайсы төбәккә барып була.

— Шулай да, 2002 елгы җанисәпне искә төшерсәк, Башкортстанга Татарстан галимнәрен кертмәү очраклары булды, очрашулар уздыруга каршылыклар тудырылды. Мәдәният йортларында электрны сүндереп куйдылар. Мондый шартларда мобиль бригадалар үтемле эшли алачакмы?

— Әлбәттә, кыен булачак. Халык та курка, чөнки аларның да яшисе бар. Шуңа күрә мин альтернатив төстә социаль челтәрләрне файдалану турында әйттем. Әлегә интернетта түрәләр киртә куя алмый. Башкорт этномиссионерлары Йосыповлар, Хәмидуллиннар — бер унлап кеше бар. Алар берләшеп, бер максатта эшли башлый икән, идеологияне сеңдерү эшендә зур нәтиҗәләргә ирешә. Ә бездә тупланып эш итүче юк.

Халык белән очрашуны авыл башлыгы, яки район башлыгы белән оештырып булмый. Авыл башлыгының үз урынында каласы килә. Анда административ басым көчле. Мин бер әйбергә генә шаккатам, Башкортстан территориясе зур, сан ягыннан башкортлар азрак, алар татар исәбенә үзләрен арттырасы килә. Әмир Юлдашбаев әгәр дә сез (татарлар) тугандаш халык икән, башкорт булып язылуга каршы булырга тиеш түгелсез, чөнки безнең республика юкка чыгарга мөмкин, ә беренче итеп безне, аннан сезне юкка чыгаралар дип әйткән иде. Минемчә, бу бик дәлилле сүз түгел. Чуашстанда чуашлар күпчелекне тәшкил итә. Коми, Карелия һәм башка республикаларда җирле халыкның проценты аз. Ләкин аны сәбәп итеп, республикаларны бетерү турында сүз бармый. Бу мәсьәләне сәясиләштерү кирәк түгел. Җанисәп гадәти әйбер булырга тиеш. Нишлисең инде, Русиядә патша вакытында ук татарлар арасында кузгалышлар булып ала. Янәсе, баш саны исәбен алгач, чукындырырга җибәрәләр, дип халык куркып дулкынлана. Җанисәптә дөнья беткән сыман шау-шу кузгалуын аңлап та бетермим, ул кирәк тә түгел.

— Интернетта, социаль челтәрләрдә ничек эшләргә соң?

Татарның бөтенлегенә каршы көрәш ачканнар икән, без аларга лаеклы рәвештә җавап бирергә тиеш

— Социаль челтәрдә дә төркемнәр оештырып була. Без башкортларның ничек актив эшләвен күрәбез. 10-15 кеше төркемләп эшли. Аларның кураторлары бар кебек тоела миңа. Һаман бер урынга сугып торалар. Моны алдан уйланылып эшләнгән төркемнәр дип уйлыйм. Татарның бөтенлегенә каршы көрәш ачканнар икән, без аларга лаеклы рәвештә җавап бирергә, аларның ысулларын кулланырга тиеш.

— Башкортстанның Балтач районында мишәр, Туймазыда — башкорт мәдәнияте үзәге ачылачагы билгеле булды. Үзегез әйткәнчә, бүген Башкортстанда татарның бөтенлегенә куркыныч яныймы?

— Алар моның белән шактый көчле шөгыльләнә. Тугандаш халык эше түгел бу. Безнең бер бөтенлекне җимереп, мишәрне аерып чыгарырга тели. Мин шәхсән татарларның мишәрдән аерылу тенденциясен күрмим. Мин үзем дә мишәр татары. Без татарлыкта бер адым алдарак та барабыздыр. Ләкин мондый омтылышлар бар. Алай гына түгел, типтәр буенча да күзәтелә. Әмма типтәр — ул этнос түгел, ә сословие. Башкортстанда шушы чаралар белән ике тугандаш халык арасында ызгыш тудыру файдага түгел. Без аларның Әстерханга барып ногай активистларын, Себердә себертатарларны сез аерым халык дип котыртып йөрүләрен беләбез. Алар үз башларына гына йөри дип уйламыйм мин. Монда чыгымнар да кирәк. Димәк, хакимият даирәләрендә дәртләндереп, финанс ярдәм күрсәтүче кешеләр бар.

— Мишәрләр дигәннән, бу этник төркемне дә файдаланучылар артты. Башкортстанда махсус китап чыкты. Алар белән Татарстан җитәрлек эшлиме?

Мишәр татарын Казан татарыннан аерып алу — буш хыял ул

— 2002 елгы җанисәп алдыннан да Мәскәү тарафыннан татарны бүлү омтылышы булды. 2010 елда "мишәр татары" дип, 30лап төркем булдырдылар. Мишәрләрне аерым халык дип берничә мәкалә дә чыгардылар. Ләкин бу эш уңышсызлыкка очрады. Хәзер хәтерләмим, ләкин бик аз кеше генә үзен мишәр дип күрсәтте. Бу проект уңышка ирешер дип уйламыйм. Административ басым белән махсус Башкортстанда эшләсәләр генә инде. Мордовиядә, Нижгар, Пенза өлкәләрендә бу омтылышлар барып чыкмаячак. Казанга килгәч кенә үземнең мишәрлегемне сиздем ди алар. Мишәр татарын Казан татарыннан аерып алу — буш хыял ул. Ләкин үзәкләр төзиләр һәм болганчык суда балык тоткандай берничә активист та табылачак. Социаль челтәрдә дә бер-ике кеше бар. Минемчә, моңа каршы җавап бирергә кирәк. Ләкин монда ниндидер зур куркыныч күрмим. XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында буржуаз татар милләте оешкан. Шул вакытта татарлыкны байрак итеп күтәрүчеләрнең күбесе мишәр татары була. Һади Атласи, Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Исхакый булсынмы, бик күп исемнәрне саный алам.

— Татарстан җанисәп алдыннан татарлар белән эшли башлый, бу эш даими башкарылырга тиеш, дип белдердегез Милли шура утырышында. Гомумән алганда, җанисәп алдыннан Татарстанның төбәкләр белән эшләвен ничек бәялисез?

— Без публицистлар, язучылар милли үзаңны күтәрүдә даими эшлибез. Ул без теләгәнчә уңышка ирешми. Төрле сәбәпләре бар. Моның өчен татар мәктәпләре гөрләп эшләп торырга тиеш. Ә безнең нинди проблемнар алдында торуыбыз билгеле. Барыбер канәгатьсезлек хисе кала. Кем әле сине тыңлый бит. Татарларның шактый өлеше үз туган телен белми. Шуңа күрә милли сүзне рус телендә дә әйтергә кирәк. Безнең әсәрләр, публицистик чыгышлар русчага тәрҗемә ителеп таралырга тиеш.

Чын күңелдән йөрүчеләр бар, ләкин, минем карашымча, аларның күзләре бик дөрес түгел

Татарстанның төбәкләр белән эшләве күпмедер бара инде. Барыбер күңелдә канәгатьсезлек хисе бар. Израилнең беренче президенты Хаим Вейцман яһудләрнең барысы да фанатик булуын теләмим, ләкин фанатиклар булса, эшне җиңеләйтә, дигән. Дөресен әйткәндә, безгә фидакарьләр җитми. Безнең милләтпәрвәр кешеләр, кызганыч, чын күңелдән эшләми дигән хис кала. Чын күңелдән йөрүчеләр бар, ләкин, минем карашымча, аларның күзләре бик дөрес түгел.

— Күзләре дөрес түгел?

— Рухи авыру кешеләр.

— Татар конгрессы күбрәк милли-мәдәни, фольклор проектларга игътибар бирә. Сез конгресска хосусый мәктәпләр ачу мәсьәләсен карауны сорадыгыз. Сезне хуплаучылар булдымы? Конгресс тарафыннан кайтавазы ишетелдеме?

— Ул сүз астында гына калды. Миңа каршы түгелләрдер инде, моның өчен татарның дошманы яки җүләр булырга кирәк. Ләкин хосусый мәктәпләр тиз генә тормышка ашар дип уйламыйм мин. Бүген Казанда да мондый мәктәпләр ачу бик кыен. Ачылса да, төрле оешмалар тикшереп интектерәчәк. Булганнары да ябылды бит. Ярым дини мәктәпләрдә дә дошман эзләүләр булды. Бәлки, чит төбәкләрдә органнар алай ук игътибар итмәскә мөмкиндер. Татарстанга күбрәк басым төшә инде. Бүген православ гимназияләр ачалар. Нишләп бездә мөселман гимназияләре юк? Булса да, анда русча укыта башлыйлар әле. Урта Азия, Кавказ халыкларының балалары килеп тула. Ислам институтын ачтылар, анда күпме татар бар? Аз. Татар диннән читләшкәнрәк халык. Муллаларга эшлисе дә эшлисе. Хәтта моны Болгар чорында ислам диненә кайтару белән чагыштырып була.

— Милли мәгарифне кайтаруда шәхси мәктәпләр юлы гына каламы?

— Бөтенләй хәрәкәт юк дип әйтеп булмый. Тырышабыз. Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов моны альпинистлар белән чагыштырды. Мин үзем дә тауларга барып йөргән кеше. Кеше альпинист коралы белән ниндидер тишеккә ябышып егылмаска тырыша. Шуның кебек полилингваль мәктәп ачу да, шушы тырышлыклар – барысы да татар телен гамәлдән чыгармас өчен эшләнә бит. Әлбәттә, ул чын татар мәктәбен алмаштыра алмый. Хәлдән килгәнчә ниндидер тырышу бар. Хәзерге вертикальдә Татарстан үзе генә әллә ни эшли алмый. Гомумән, татар теле, татар мәдәнияте һәм рустан кала башка милләтләр демократик шартларда гына исән кала ала.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG