Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дамир Исхаков: "Башкортстан мишәрләре" китабының фәнни нигезе юк 


Дамир Исхаков.
Дамир Исхаков.

Китапта мишәрләр аерым мөстәкыйль этнос буларак язылган.

Уфада "Башкортстан мишәрләре" ("Мишари Башкортостана". Справочник) белешмә китабы дөнья күрде. Анда мишәрләр аерым этнос буларак күрсәтелә. Әлеге китап Халыклар дуслыгы йортында дәүләт акчасына бастырылган. Тарихчы Дамир Исхаков сүзләренчә, белешмәнең фәнни яктан кызыгы юк.

"Башкортстанда халыклар дуслыгы йорты каршында эшләнгән китапта мишәрләр урта гасыр чорыннан аерым халык булган дип күрсәтелгән. Бу карашны шуңа нигезләргә тырышканнар. Хәлбуки, төрле юллар белән шуны исбатларга тырышу фәнни яктан тиешенчә нигезләнмәгән. Хәзерге фәннең үз дәрәҗәсе бар. Кызганыч, моны язучылар фәнни хезмәтләрне, хәзерге заманча карашларны белми. XIX гасыр дәрәҗәсендә язылган китап бу. Моның фәнни яктан бер кызыгы да юк. Моны чүп-чар дип атасаң дөрес булыр", диде Дамир Исхаков Азатлыкка.

"Башкортстан мишәрләре" белешмәсенең тышлыгы.
"Башкортстан мишәрләре" белешмәсенең тышлыгы.

Белешмә 48 биттән генә тора. Аның җаваплы мөхәррире — тарихчы, башкортлаштыру сәясәтен ала сөрүче журналист Салават Хәмидуллин. Китапны тәкъдим итү вакытында Башкортстан фәннәр академиясенең вице-президенты, тарихчы Айтуган Акманов XVIII гасыр ахырыннан 1861 елга кадәр мишәрләр белән башкортлар башкорт-мишәр хәрби составында булган дип белдергән иде.

Башкорт политтехнологлары татарны бер-берсенә каршы кую һәм башкортларның санын арттыру өчен эшләнгән китап, дип саный тарихчы Дамир Исхаков.

"Китапны язучылар татар халкыннан мишәрләрне бүлеп чыгарырга тели. Татарларның санын киметер өчен эшләнә ул. Бу татарны бер-берсенә каршы куеп, таркатуның политтехнологик адымы. Башкортстанда башкортлар сан ягыннан күбәйсен өчен дә эшләнә әлеге эш", диде ул.

Китапның тышлыгында мещералар рәсеме күрсәтелгән. Дамир Исхаков аларның мишәрләргә бернинди катнашы да булмавын әйтте.

XS
SM
MD
LG