Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда башкортлаштыру сәясәтен фаш итүче "Уфа өязе татарлары" хезмәте дөнья күрде


Китап тышлыгының бер өлеше
Китап тышлыгының бер өлеше

Китап кәгазьгә дә басыла, электрон вариантта да таратыла.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты "Уфа өязе татарлары" хезмәтен чыгарды. Анда Татарстанның көнчыгыш районнары, Башкортстан, Оренбур һәм Удмуртиядәге татар авылларының татарлар тарафыннан төзелүе һәм анда электән татарларның яшәве язылган. Бу хакта китапның җаваплы мөхәррире, тарих фәннәре докторы Радик Исхаков Азатлыкка хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бу татарны башкорт дип күрсәтүче галимнәргә каршы җитди дәлил булып тора.

"Башкорт этно-политологлары тарафыннан агрессив идеологик басым алып барылганда бу хезмәт бик әһәмиятле. Монда объектив сурәт күрсәтелә. Татарларның Уфада, Уфа янында, Стәрлетамак, Стәрлебашта, Татарстанның Мөслим, Сарман, Азнакай һәм башка районнарында да яшәгәне күрсәтелә. Бу авыллар татарлар тарафыннан төзелүе һәм аларның анда яшәвенә бик җитди дәлил булып тора. Башкортларның фольклорга, 20 буынга, ыру системына таянуына караганда, бу күпкә көчлерәк җитди аргумент. Башкортларның мондый дәлиле юк. Татар авылларының башкортка бернинди мөнәсәбәте булмаган", диде Радик Исхаков.

Хезмәттә фискаль хисапның 1-4 ревизия белешмләләре китерелә. Чыганак булып Русия дәүләт архивының борынгы актлары һәм Русия дәүләт тарих архивының Сенат фонды тора.

"Бу мәгълүматларда Уфа өязенең этник яктан кемнәрдән тәшкил булуы китерелә. Ул бүгенге Татарстанның көнчыгышы, Башкортстан, Оренбур Удмуртиянең бер өлешен алып торган. 1-4 ревизиядә татарларның сословиесы дә күрсәтелә. XVIII гасыр башында булган татар авылларының зур челтәре бүген дә яши. Ни өчен 1-4 ревизия? Анда бу җирлектә татарларның яшәве теркәлгән. Ә башкорт галимнәре соңрак чыккан 5,6,9 ревизиягә таяна. Анда татар авылларында яшәүчеләр башкорт булып язылган. Бу XVIII гасыр ахырында башкорт хәрби сословиесы барлыкка килү белән бәйле. Күп кенә татар авыллары башкорт кантоннарына кергән. Ягъни 1-4 ревизия мәгълүматларыннан чыгып, без авылларның татарлар тарафыннан төзелүен һәм анда яшәүләрен әйтә алабыз", диде Исхаков.

Китап хәзер нәшрияткә бирелгән. Ул 2500 данәдә басылачак. Кызыксыну булса, хезмәтне күбрәк данәдә нәшир итәчәкләр. Хәзер әлеге китапның электрон варианты тарих институты сайтына эленгән. Радик Исхаков сүзләренчә, интернет аша китап белән танышу көннән-көн арта. Бу китап Русия электрон китапханәләрендә дә урын алачак.

XS
SM
MD
LG