Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарны мыскыл итүчеләрне канун нигезендә хөкем итәргә кирәк"


Мөнир Ситдыйков

Чаллы активисты Мөнир Ситдыйков татарларны "чуаш-мөселманнар", "псевдотатарлар" дип атаган "Башкорт ыруы Ирәкте тарихы" китабы авторы Салават Хәмидуллинны мәхкәмәгә шикаять иткән. Ул аны җинаять җаваплылыгына тартуны һәм татар халкын кимсетүдән килгән рухи зыян өчен бер миллион сум түләтүне сорый. Башкортлар үз эшендә чикләрне күрми, кануннарны санга сукмый башлады, без аларның үзебезне кимсетүенә түзеп торырга тиеш түгел, дип исәпли Ситдыйков.

Бу тарих үзе 2019 елдан бирле дәвам итә. Чаллыдагы татар телен яклау комитеты рәисе, милли хәрәкәт активисты Мөнир Ситдыйков туган ягына – Мөслим районы Нарат асты авылына кунакка кайткач, кулына "Башкорт ыруы Ирәкте тарихы" дигән китап килеп эләгә. Урыс телендә язылган бу әсбапны укып чыгып, ул кинәт кенә үзенең башкорт икәнлеген ачыклый. Китапка күрә, Мөслим районының күп авылларында яшәүчеләр – башкортлар, телләре дә башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты икән. Китапны язучылар хәтта Чынгызханны да башкортлар рәтенә кертә.

Китапның 73нче битендә: "Хәзерге Идел буе татарларын тулы ышаныч белән псевдотатарлар дип атарга була", дип тә язылган.

Шушы һәм башка дәгъваларын Мөнир Ситдыйков 2019 елның азагында Русиянең баш прокуроры Юрий Чайка исеменә язып сала. Ул Башкортстандагы "Шәҗәрә" тарихи мирасны өйрәнү үзәген милләтара нәфрәт тудыруда гаепли һәм аның эшчәнлеген тыюны сорый. Әлеге гариза нигезендә прокуратураның нинди эшләр башкаруын Мөнир әфәнденең үзеннән сораштык.

Кешенең үз теләгеннән башка берәүнең дә аның милләтен үзгәртергә хокукы юк

— Минем кулда аларның җавабы бар. Мәскәү хатны Казанга җибәрде, Казан Чаллыга тапшырды. Чаллы прокуратурасы: "Бу экстремистик китап түгел", дип җавап бирде. "Безнең җавап белән риза булмасагыз мәхкәмәгә мөрәҗәгать итә аласыз", дигәннәр. Мин бит алардан, "китапны экстремистик дип таныгыз", дип сорамадым, Русия Конституциясенең 26нчы маддәсен бозды бит алар. Анда: "Кешенең үз теләгеннән башка берәүнең дә аның милләтен үзгәртергә хокукы юк", диелгән. Ә алар минем милләтне үзгәртте, телемне башкорт теле диалекты дип атады. Прокуратураның җавабы канәгатьләндермәгәч, мин Салават Хәмидуллинны мәхкәмәгә шикаять иттем. Уфага Хәмидуллинга да шул шикаятьнең күчермәсен юлладым. Әлегә мәхкәмәдән җавап юк. Үзем анда барып йөри алмыйм, хатыным авырып ята. Канцеляриягә шалтыратам – телефонны алмыйлар, – ди Ситдыйков.

— Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров та үз чыгышында татар телен "төньяк-көнбатыш диалекты" дип атаган иде. Сез моңа ничек карыйсыз?

— Бу үзе үк Мәскәү белән Уфаның алдан планлаштырып алып барыла торган сәясәте булуы хакында сөйли инде. Болар безнең тамырларны корытмакчы, тарихыбызны урлап нигезебезне җимермәкче, танк кебек безнең өстән үтмәкчеләр. Безнең эндәшмәүдән файдаланып ничә еллар буе эшләнә бу, дөресен әйткәндә. Хәзер инде Башкортстан татарларын гына башкорт итеп язып калмыйча, Татарстанга да керделәр. Алабугага кадәр җирләрне башкортныкы диләр. Минем кулга кергән китап 2015 елда ук чыккан, аннан соң дистәләгән томнар чыкты. Татар конгрессы белән Милли шура да моны күреп әле яңа кыймшана башлады. Без бит һаман дус яшик, кардәш халык дип йөрибез. Минем башкортлар белән бернинди дошманлыгым юк, бары сәясәтчеләрнең болгатуына гына ачуым килә.

Төньяк-көнбатыш диалект дигән сүзне дә Сталин вакытында Сергей Дмитриев дигән урыс фәнгә кертеп җибәрә

Архивларда да күренеп тора аларның сәясәте, дүрт халык санын алуда кешеләр татар булып язылганнар да, бишенчесендә башкортка әйләнгәннәр. Моны шул сәясәтчеләр, Мәскәү эшли инде. Ачуың килмәс иде, башкортларга грамматиканы әле сугыштан соң гына 1948 елда урыс кешесе язып бирә. Башкорт теле үзе үк татар теленең диалектларыннан аерым тел булып аерылып чыккан, ә алар хәзер татар телен диалект дип атый. "Төньяк-көнбатыш диалект" дигән төшенчәне дә Сталин вакытында Сергей Дмитриев дигән урыс фәнгә кертеп җибәрә, бүген Радий Хәбировлар да шул юлны дәвам итүчеләр – Мәскәү тарафыннан татарга каршы эшләү өчен билгеләнгән юл ул. Газетларга күпме язабыз, ул бер пар чыгару урыны кебек кенә, ә мәхкәмә инде нинди дә булса карар кабул итәчәк. Тискәре карар кабул итсәләр дә, алар бит аны ничектер нигезләргә тиешләр, - ди Мөнир Ситдыйков.

— Бу мәхкәмәдән үзегез нәрсә көтәсез?

— Монда эш мәхкәмәнең ничек тәмамлануында түгел, безнең аларга эндәшми калмавыбыз мөһимрәк. Аларның бу эшенә каршы тору өчен нинди тыныч юллар бар – барысын да кулланырга тиешбез. Мәхкәмәне мин шундый тыныч көрәш юлы дип уйлыйм: җиңү-җиңмәү – икенчел мәсьәлә, беренчесе – Русия Конституциясе, Русия кануннары нигезендә аларны җавапка тарту. Кешенең рөхсәтеннән башка гына алай кыланмасыннар.

Алар аны Мәскәү белән бергә эшлиләр – аңлыйм, әмма без моңа каршы торырга тиеш

Без халык санын алуга җыенабыз, ә алар инде алдан аяк киенгән – безнең милләтне үзгәртеп куйган. Русия кануннары буенча моңа беркемнең дә хакы юк, алар аны да санга сукмый. Әзрәк урыннарына утыртырга кирәк. Башкортлар бар татарны башкорт дип игълан иткәндә, аларның "ә" дигәненә "җә" дип утырырга ярамый. Алар аны Мәскәү белән бергә эшлиләр – аңлыйм, әмма без моңа каршы торырга тиеш. Мәхкәмә булган очракта, барлык татар журналистларын чакырачакмын, бар татар халкы аларның бу эшләре хакында белеп торырга тиеш, - ди Ситдыйков.

Ул Салават Хәмидуллин белән таныш түгеллеге, моңа кадәр бер дә күрешмәве турында да сөйләде.

— Мин аның үзен телевизордан гына күреп беләм һәм менә китабын укыдым. Алар бит безне анда бөтенләй татар түгел, ди. "Псевдотатарлар", "чуаш" дип язганнар. Бу бит инде безне мыскыл итү. Без шуңа дәшми утырырга тиешме? Мәсәлән, мине алар ирәкте башкорты, ди. Минем Уфадан ясатып кайтарган җиде буынга кадәр шәҗәрәм бар, бабаларым типтәр булган, башкортлар юк. Ә алар мине башкорт дип атый, - ди Ситдыйков.

"Бу китап сезнең кулга ничек килеп эләкте", дигән сорауга Мөнир әфәнде аны музейларда, китапханәләрдә бушлай таратуларын искәртте. Аның үзенә дә Мөслим музее директоры бүләк иткән.

Башкорт тарихы турында китаплар Татарстанда бушлай таратыла

— Ул 40 томлы китап, мин 15нче томын укыдым. Мөслимдә музей мөдире бушлай бирде, тарих белән кызыксынучыларга шулай бушка таратырга дип биреп калдырганнар икән. Менә шулай бушка тарата бит алар үз тарихын, моңа финанслары бар, димәк, - ди Мөнир әфәнде.

Үзен мәхкәмәгә шикаять итүләренә карата Салават Хәмидуллинның да фикерен ишетергә теләп элемтәгә чыктык, әмма ул Азатлык хәбәрчесе белән сөйләшүдән баш тартты.

"Сезне мәхкәмәгә шикаять иткәннәрен беләсезме?" дигән сорауга ул кем хакында сүз баруы белән кызыксынды һәм Мөнир Ситдыйков хакында ишеткәч: "Булсын, язсын", диде дә телефонын куйды.

Узган елның сентябрендә, башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашуда Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров башкорт телен саклауга һәм үстерүгә республика хакимияте игътибары артачак, акчалар да арттырылачак, дип сөйләгән иде.

фикерләр (32)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG