Accessibility links

Кайнар хәбәр

Актаныш конференциясе: "Башкорт өчен "төньяк-көнбатыш диалект" булса, татарга ул — көнчыгыш Кама аръягы"


Конференциядә катнашучылар
Конференциядә катнашучылар

15 гыйнвар Актанышта тарихчы һәм төбәкчеләрнең "Көнчыгыш Кама аръягының тарихи-мәдәни мирасы һәм бүгенгесе" төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды.

Конференция ике чиктәш республикадан татар тарихчыларын һәм төбәк тарихын өйрәнүчеләрне җыйган иде. Чарада Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Альфред Халиков исемендәге археология институты галимнәре катнашты.

Пленар утырышны башлап җибәргән район башлыгы Энгель Фәттахов бу конференцияне район өчен зур вакыйга дип атады. "Актаныш районы — Татарстанның иң көнчыгыш районы. Кояш беренче бездән чыга. Биредә яшәгән халыкның 97%ы — татар" дип Фәттахов конференция уздыру урыны очраклы сайланмавын аңлатты.

Фәттахов районда булдырылган сәләтле балалар өчен һуманитар гимназиягә быел ун ел тулуын да әйтеп узды. Гимназия өчен быел яңа бина төзеләчәк һәм ул август аенда гамәлгә кертеләчәк, дип белдерде район башлыгы. Анда башка төбәкләрдән килгән балалар да укый алачак.

Конференция секцияләренең берсе шул гимназия бинасында узды. Тагын берсе — технологик техникум бинасында, икенчесе — район мәдәният сараенда узды.

Чыгыш ясаучылар конференциянең Әлфия Авзалова туган көненә туры килүенә игътибар итте. Танылган якташларын Энгель Фәттахов та искә алды — аеруча республиканың беренче президенты Миңтимер Шәймиев исеме берничә тапкыр телгә алынды. Конференциянең икенче көнендә конференциядә катнашучыларга Шәймиевнең туган авылы Әнәктә ачылган "Бабайда кунакта" паркын да күрсәттеләр.

Былтыр Актаныш районы төзелүгә 90 ел, Актаныш авылына нигез салынуга 310 ел тулды, дип искә алды Фәттахов. "Бу конференция — шул юбилей чараларының дәвамы булып тора. Кайчандыр Актанышта 101 авыл булган, шул исәптән 9 мари авылы, 7 урыс авылы. Хәзер 87 авыл. Һәр авылның тарихы, аның шәхесләре турында җыентыклар чыгарылды. Яшь буынга болар бөтенесе дә кызыклы, бөтенесе дә кирәк, чөнки алар үзләренең тамырларын, чыгышларын белергә тиеш, шуңа күрә без бу юнәлештә эшләүне дәвам итәчәкбез", дип район белән таныштырды ул.

Конференция барышында Мәрҗани институты бастырган "Уфа өязе татарлары" китабы тәкъдим ителде. Китапта халыкның беренче дүрт җанисәп (ревизия) нәтиҗәләре китерелгән (1722-1782 еллар). Китапта китерелгән тарихи чыганаклар Көнчыгыш Кама аръягы һәм Урал аръягы татарлары саны динамикасын, җирлектәге халыкның структурасын, әлеге төбәктәге татарларның социаль һәм дини составын күрсәтә. Мәрҗани институты рәисе урынбасары Марат Гибатдинов "Биредә нәкъ менә Актаныш авыллары турында мәгълүмат бар", дип китап нөсхәләрен районның һәр авылында булдырырга тәкъдим итте. Сүз уңаеннан, яңа гына бастырылган китапка беренче булып конференциядә катнашучылар ия булды.

Китапны тәкъдим итү чарасында һәм гомумән конференциядә иң хисле чыгыш Башкортстан кунагы, Бәләбәй татар гимназиясенең элекке мөдире Нурмөхәммәт Хөсәеновныкы булгандыр. Урыннан гына фикер әйтергә теләгән аксакалны сәхнәгә чакырдылар. Хөсәенов бу китапның Башкортстандагы һәм көнчыгыш Татарстандагы татарларны саклап калу өчен иң көчле әйбер дип атады.

Нурмөхәммәт Хөсәенов
Нурмөхәммәт Хөсәенов

"1795 елдан башлап без барыбыз да башкорт, хәтта минем авыл да. Менә мин башкортка охшаганмы соң? Авылларга башкорт ырулары турында 47 томлык китаплар тараттылар, анда 5нче ревизия хикәяләре урнаштырылган, шуңа карап, кешеләр "менә без башкорт булганбыз икән, китаптан таптым" дип йөри башлый. Безнең галимнәр бу эш белән, дөресен әйткәндә, шөгыльләнмәделәр. Шуңа күрә безне хәзер "1, 2, 3, 4нче ревизия нәтиҗәләрен чыгарып, безгә каршы эшлисез" дип гаеплиләр, гауга чыга. Без каршы эшләмибез, без үзебезнең татарлыгыбызны барлыйбыз", диде ул чыгышында.

Башкорт тарихын өйрәнүчеләрнең 1-4нче ревизия саннарына күз йомып, "башкорт" дип языла башлаган 5нче ревизия нәтиҗәләренә таянуы конференциядә күп тапкыр телгә алынды. "Сословиене милләт белән бутарга ярамый" дигән тезис та еш яңгырады.

Татарстан һәм Башкортстан харитасы
Татарстан һәм Башкортстан харитасы

Көнчыгыш Кама аръягы диалектлары проблемасы турында сөйләгәндә, Галимҗан Ибраһимов институты ректоры урынбасары Олег Хисамов сөйләшләрне өйрәнүче галимнәрнең никтер татар диалектларын берләштерүче тел үзенчәлекләренә түгел, ә аларны аеручы үзенчәлекләренә игътибар итүен әйтеп узды. Галим аңлатуынча, "з" тартыгын "д"лаштыру, киресенчә, "д"ны "з"лаштыру, юклык кушымчаларын "-май/-мәй"гә үзгәртү Татарстанда кулланылучы башка татар диалектларына да хас.

Башкорт галимнәре өчен алар "төньяк-көнбатыш диалектын йөртүчеләр" булса, Татарстан тарихчылары бу җирне көнчыгыш Кама аръягы итеп күрә

Актаныш авыллары тарихына, мәдәни үзенчәлекләренә багышланган аерым чыгышлардан тыш, конференциянең беренче секциясендәге чыгышлар башлыча башкорт матбугатында җанисәп алдыннан активлашкан "төньяк-көнбатыш диалекты" темасына җавап буларак яңгырады. Кайбер башкорт галимнәре Башкортстандагы татар районнары саналган җирләрдә яшәүчеләрне "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектын йөртүчеләр" дип атарга теләсә, Татарстан тарихчылары бу "бәхәсле территория"не көнчыгыш Кама аръягы дип күрә.

Бу конференцияне башкорт активистларының шактый бәхәсле фикерләренә карата ясалган беренче күләмле җавап дип атарга була. Шулай да конференциядәге чыгышлар берьяклы гына яңгырады — катнашучылар арасында татар тарихчыларының хезмәтен бәяләрлек, аларның фикерләре белән килешергә яки бәхәсләшергә җыенган башкорт коллегалары күренмәде. Аның каравы, Башкортстандагы татар авылларын өйрәнүче төбәкчеләр шактый күп иде.

Тарихчы Айдар Ногманов чыгышы Бөтендөнья башкорт корылтае тәкъдим иткән "Төньяк-көнбатыш башкортларының ырулары һәм авыллары харитасы"н тикшерүгә багышланды.

Айдар Ногманов
Айдар Ногманов

Хаританы төзүчеләр хәзерге Татарстанның көнчыгыш районнарын — Минзәлә, Актаныш, Мөслим, Сарман, Азнакай, Бөгелмә, Әгерҗене тулысы белән, ә Лениногорски, Менделеевски, Тукай, Зәй, Әлмәт районнарын өлешчә төньяк-көнбатыш башкортлары җиренә кертә. Хаританы төзүче Башкортстан республикасының Стратегик тикшерүләр үзәге галимнәре Рафил Асылхуҗин белән Юлдаш Йосыповның архив материалларына, 1917 елгы җанисәпкә нигезләнгән хезмәте беренче карашта укучыда ышаныч тудырса да, фәнни күзлектән бернинди тәнкыйть күтәрми дип саный Ногманов.

"Һәрбер башкорт үзенең ыруын тәгаен белә диелә бит", дип галим харитада "ырулары тәгаен ачыкланмаган" дигән тамгаларга ишарә итте. Аның фикеренчә, белгечләр Башкорстанда һәм аның якын чикләрендә яшәгән татарларның ролен сызып ташлауны һәм мөмкин кадәр киметүне үзләренә максат итеп куйган.

Рушан Галләмов
Рушан Галләмов

Уфа галиме, социология фәннәре докторы Рушан Галләмов ("Социнформ") башкорт галимнәре башлыча төп өч чыганакка нигезләнә, ләкин аларына да ныклап таянып булмый дип саный:

  • шәҗәрә — XVIII гасыр уртасына кадәр бер генә шәҗәрә дә билгеле түгел диярлек;
  • ревизия хикәяләре — ни өчендер 5нче ревизиядән башлап кына;
  • СССР чорында халык санын алу.

Ул революциягә кадәр үк галимнәрнең — Бессонов, Белоненко, Катанов, Радловның, башкорт әдәби телен булдыручы академик Дмитриевның да хәзерге Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарында яшәүче татар һәм башкортларның телләре охшашлыгын язып калдыруын искәртте. Диалектлар турындагы бәхәстә исә милләтара истериканы туктатыр өчен ул ике республика җитәкчелегенә дә мөрәҗәгать белән чыгарга чакырды.

Илеш районыннан килгән төбәк белгече Әнәс Әхмәтов та милләтнең беренче билгесе — аның теле, ә Башкортстанның төньяк-көнбатышындагы авылларда сөйләм теле Татарстандагы диалектлар белән аваздаш икәнен белдерде.

Әнәс Әхмәтов
Әнәс Әхмәтов

"Тарихи чыганаклар — шәҗәрәләр бар безнең. Мин үземнең шәҗәрәмне беләм, безнең нәсел татар ягындагы Теләпән авылыннан килгән Муллахмәтҗан мулладан киткән. Икенче билге — мәдәният. Бездә башкорт биюләрен дә куялар, шулай да халыкта татар биюләре өстенлек итә. Мәктәпләрдә татарча шигырьләр сөйләп үстек. Территория ягыннан да без чиктәш, Актаныш сабантуйларына барып йөрибез, Яркәй сабантуе белән Актаныш сабантуе беркайчан да бер көнгә куелмады.

Татарстан артистлары килсә, зал туп-тулы була. Ни сәер, башкорт артистлары безгә килми, чөнки йөрми кеше. Көнкүрешне алсак та, бездә татар бизәкләре күбрәк. Чигүләрдә күбрәк татар чәчкәләре күренә. Гомумән, юктан бәхәс туа. Дәлилләрлек түгел. Безне башкорт итү — бөтенләй булмастай әйбер. Сәясәтчеләр өчен кирәкме икән бу бәхәс, дәүләт өченме. Җанисәптә без әлбәттә татар дип язылачакбыз. Татарстаннан безнең татарларга ярдәм юк түгел, китаплар белән алышып торабыз, югары уку йортларына кергәндә безнең абитуриентларга ташламалар бирелә".

XS
SM
MD
LG