Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илдар Габдрафыйков: "Башкорт ырулары турындагы китаплар тискәре нәтиҗә генә бирәчәк"


Балыкчы һәм Енәй ырулары турында китаплар
Балыкчы һәм Енәй ырулары турында китаплар

Уфада “История башкирских родов” исемле күп томлык хезмәтләр басыла. Әле нәшриятка аның унбишенче томы тапшырылган. Бу басмалар җәмгысе 40 томнан торачак дип әйтелә.

Әлеге китапларда Башкортстанның күпчелек халкын татарлар тәшкил иткән көнбатыш районнар һәм Татарстанның көнчыгыш районнары турында тарихи мәгълүматлар бирелә. Басмалар нәшриятка рус телендә әзерләнә. Алар тулысынча архив материалларыннан тора. Томлыклар Уфа полиграфкомбинатында нәшер ителә һәм аны республиканың беренче президенты Мортаза Рәхимов җитәкчелек иткән “Урал” хәйриячелек фонды финанслый.

Китапларны әзерләүче галимнәр төркеменә телевидение журналисты Салават Хәмидуллин җитәкчелек итә. Аны республика халкы БСТ телеканалында рус телендә чыгучы һәм күп бәхәсләр уятучы “Историческая среда” исемле тапшырулар циклын алып баручы буларак белә. Күп томлык хезмәтләрдә дә аның тапшыруларындагы мәгълүматлар кулланыла. Томлыкларны әзерләүдә һуманитар тикшеренүләр институты һәм “Шәҗәрә” исемле тарихи мирасны өйрәнү үзәге дә катнаша.

Әлеге китапларга фикерләрен белешү өчен Азатлык хәбәрчесе танылган этносәясәт белгече, тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрафыйковка мөрәҗәгать итте.

– Илдар әфәнде, бу китапларның кайберләре дүртәр мең данәдә басыла һәм аларны теләгән һәр кешегә бушлай тараталар икән. Әлеге хезмәтләрнең фәнни дәрәҗәсе һәм кыйммәте турында нәрсәләр уйлыйсыз?

– Фәнни дәрәҗәсе турында киң җәелеп китмичә шуны гына әйтә алам – бу хезмәтләрне туплаганда хәзерге галимнәр төпле эзләнү эшләре алып бармаган һәм аларны язмаган. Бу китаплар фәкать архив материалларыннан гына тора. Билгеле, элеккерәк буын галимнәреннән Раил Кузеев һәм Әнвәр Әсфәндияровлар хезмәтләре дә файдаланыла. Әмма алар зур өлешне алып тормый. Фән ягыннан чыгып караганда, XIX гасырда һәм XX гасыр башында “башкорт” атамасы милләт буларак түгел, ә социаль төшенчә буларак киң кулланышта була. Патша хөкүмәте өчен аның этник ягы мөһим булмаган. Кем җиргә хуҗа – шул башкорт булып язылган һәм киресенчә, кем башкорт булып языла шул җир биләүче була. Менә бер генә мисал китерик. Благовар, Бүздәк районнарында төмән татарлары дигән милләттәшләребез яши (Еникеевлар, Чанышевлар, Кинзикеевлар, Мамлеевлар). Алар бу төбәкләргә XVIII гасырда Тамбов, Пенза якларыннан күченеп килә. Ә XIX гасырда алар үз җирләренә хуҗа булу өчен “башкорт” булып языла. Шуннан нинди башкорт булсын инде алар. Шулай да алар төрле еллар халык исәбен алуларда шулай “башкорт”сыйфатында әйләнешкә кереп китә. Башкорт галимнәре исә шул мәгълүматларга таянып, аларны да, типтәрләрне дә, мишәрләрне дә башкортлар дип танытырга һәм халык аңына сеңдерергә тырыша. Әлеге “История башкирских родов” китапларында да шул тырышлык өскә чыга. Ләкин мондый тырышлык кире нәтиҗә генә бирәчәк. Халык бит сарык түгел. Чын татар ул барыбер татар булып калачак, аның үзаңы үзгәрми. Хәтерлисездер, Мидхәт Шакиров республика җитәкчесе булган елларда күп кенә татар мәктәпләрен башкортча укытуга күчерделәр. Халык исәбен алган вакытларда районнар җитәкчеләре татар авылларына барып “башкорт булып язылыгыз” дип үгетләп, котыртып йөрделәр. Ул чакта алар моны башкортлар саны аз, шуңа күрә Башкортстаннан автономия статусыннына колак кагарга мөмкин дигән имеш-мимешләргә сылтанып нигезлиләр иде. Хәзер дә шундый ук гамәлләр дәвам итә.

Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков

– Ләкин мондый үгет-нәсихәт үз җимешләрен дә бирә ич кайчагында. Җитмәсә урындагы хакимиятләр дә аңа юл куеп тора?

– Урындагы хакимиятләр үзләренең урыннарын саклау өчен шулай кылана. Аларның күбесе элекке президент Мортаза Рәхимов кулы астында эшләп калган кешеләр. Мине бер әйбер аптырата, инде Рәхимов властьтә дә түгел, ә курку калган. Менә бер генә мисал. Шушы күп томлык китапларны тәкъдим итү татар районнарында да оештырыла. Уфадан Салават Хәмидуллин җитәкчелегендә барган галимнәр һәм башкорт милли оешмалары вәкилләре районнардагы зур-зур мәдәният сарайларында күп халыкны җыеп кичәләр оештыра, әлеге китапларны бушлай тарата. Мөнбәрләрдән ясаган чыгышларында алар татарларны “сез татарлашкан башкортлар” дип ышандырырга тырыша. Менә шундый “халыкның башын бутау” чараларына җирле хакимиятләр дәүләт карамагындагы зур мәдәният сарайларын бирә. Бу чын-чынлап экстремизм, милләтләрне бер-берсе белән чәкәштерү җыелышларына чик куелырга тиеш. Югары хакимиятләр моны игътибар үзгендә тотсын иде.

– Андый җыелышларга китерелгән милләттәшләр Уфа галимнәре сүзләренә ышанып та куярга мөмкиндер?

– Юк, мин алай уйламыйм. Әлбәттә, йөзләрчә кеше арасында берничә кеше ышанырга да мөмкин ди, әмма күпчелек барыбер үз иманында һәм үзаңында калачак. Чөнки милли үзаң үтә дә катлаулы механизм һәм аны җиңел генә сыпырып ташлап булмый. Әлеге томлыкларда саф татар районнарындагы милләттәшләребезне ачыктан-ачык ялган белән “башкортлар” дип тәкрарлыйлар. Танып, Гирәй, Енәй, Каңлы ырулары китапларында тоташ районнары белән башкорт төбәкләре дигән сафсата көчләп тагыла. Туймазы, Чакмагыш, Илеш, Дүртөйле һәм башка районнарда башкортлар беркайчан да яшәмәгән. Аларда кияүгә чыгып күченеп килгән башкорт килленнәреннән гайре саф башкортлар бүген дә юк. Хәзер халыкның аңын төрле фальсификация белән томалап булмый. Интернеттан, башка телевидение каналларыннан һәм бүтән төрле чыганаклардан дөрес мәгълүматны табу кыен түгел. Шуңа күрә әлеге китапларны нәшер итү кире нәтиҗәләр генә бирә. Акчаны бушка түгү, кычытмаган җирне кашу дип кенә саныйм мин.

Каңлы ырулары турында китап
Каңлы ырулары турында китап

– Ни өчен “История башкирских родов” кебек күп томлыкларга татар галимнәре үз хезмәтләре белән җавап бирми? Уфа ягы, Урал төбәге татарлары турында төпле гыйлми монографияләр чыгарып буладыр бит?

– Була, әлбәттә, тик аның өчен әлеге дә баягы финанслар кирәк. Башкортларга “Урал” фонды искитмәле күп акчалар бирә. Ул акчалар китаплар чыгару өчен генә түгел бит. Ә архивлардан мәгълүматларны туплаучы галимнәргә алдан ук хезмәт хакы түләнә. Шуңа күрә татар галимнәренә дә ниндидер фонд ярдәм итсә генә мондый зур эшне аткарып чыгару мөмкин. Киләчәктә тормышка ашар дип уйлыйм бу эшләр.

– Башкорт ырулары күптомлыгы 40 китаптан торачак дип вәгъдә ителгән иде. Шулкадәр санга җитәр дип уйлыйсызмы?

– Бу эшләр моңа кадәр барган тизлектә бармас шикелле. Ни өчен дигәндә архивларда эшләүче галимнәре азайган. Мәгълүм ки, бу проектка зур өлеш кертүче һуманитар тикшеренүләр институты яңарак тулысынча ябылды. Андагы галимнәр эшсез калды, алар хәзер кайда да булса эшкә урнашу хәстәрлеге белән йөри. Бу институтның ябылуы сәбәпләре хакында да төрле имеш-мимешләр йөри. Милләтара ызгыш тудыруга юнәлтелгән гамәлләре дә искә алынгандыр, бәлки. Татар белән башкорт шушы төбәктә гасырлар дәвамында дус-тату яшәгән. Соңгы елларда милләт аеру, татар исәбенә башкортларның санын ишәйтергә тырышу исә дуслыкка хезмәт итми, киресенчә бер-береңә ышанмау, нәфрәт хисләрен генә арттыра. Шул ук Салават Хәмидуллин БСТ каналында алып барган тапшырулар да файдага түгел. Бернинди фәнни нигезләүләрсез һәм оппонентларсыз оештырылган тапшырулар дошманлык хисләрен көчәйтә. БСТ дәүләт карамагындагы мәгълүмат чарасы, шуңа күрә Хәмидуллин әфәнде тапшыруларына тикшерүче оешмалар һичшиксез игътибар бирерләр дип ышанам.

Гирәй ырулары турында китап
Гирәй ырулары турында китап

XS
SM
MD
LG