Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Башкортстанның төньягын "башкортлаштырган" яңа китап чыкты


"Башкорт ырулары тарихы. Танып" китабы тышлыгы
"Башкорт ырулары тарихы. Танып" китабы тышлыгы

Уфада чыккан "Башкорт ырулары тарихы. Танып" ("История башкирских родов Танып") китабы Башкортстанның төньяк районнарында башкортлар яши дигән фикерне алга сөрә. Анда Хәния Фәрхи нәселе дә кертелгән. Уфа галимнәре, без татарларга кагылмыйбыз, дип тәкрарлый. Казан галимнәре исә, китап сәяси максатларда язылган, ди.

"История башкирских родов. Танып" дигән китап дүрт мең данәдә дөнья күргән. Аны Башкортстанның һуманитар эзләнүләр институты белән Башкортстанның тарихи мирасын өйрәнә торган "Шәҗәрә" үзәге чыгарган. Китап чыгаруга акчаны "Урал" хәйрия вакыфы бүлеп биргән. 376 битлек хезмәтне ун автор язган. Җитәкчеләре – Башкортстанда танылган журналист, БСТ каналында тарихи темага багышланган тапшырулар эшләүче Салават Хәмидуллин.

Китапның кереш өлешендә Башкортстанның беренче президенты, "Урал" хәйрия вакыфының шура рәисе Мортаза Рәхимовның сүзләре урын алган.

Уфа фикере

Азатлык китапны әзерләгән авторларның берсе – филология фәннәре кандидаты, Башкорт дәүләт университетының журналистика кафедрасы ассистенты Искәндәр Сәетбатталов белән сөйләште.

– "Башкорт ырулары тарихы. Танып" китабы озак язылдымы?

– Бер ел чамасы дип әйтсәң дә була. Без бит берьюлы берничә том әзерлибез. Танып ыруына багышланган хезмәт – алтынчы том. Бер елдан артык эшләдек дип әйтә алам.

– Мәгълүматны ничек җыйдыгыз?

Искәндәр Сәетбатталов
Искәндәр Сәетбатталов

– Берничә экспедиция оештырылды. Аскын, Балтач, Караидел, Тәтешле районнарында, шулай ук, алар белән чиктәш башка районнарда антропологик һәм генетик материал җыйдык. Генетикага аеруча зур басым ясадык. Биология фәннәре докторы, Русия Фәннәр академиясенең Гомуми генетика институты геном география лабораториясе җитәкчесе Олег Балановский белән тыгыз эшләдек.

– Башкортстан җәмәгатьчелеге китапны ничек кабул итте?

– Июнь аенда без башкорт ырулары тарихына багышланган бөтен серияне Мәскәүдә, Русия Фәннәр академиясенең Шәркыят институтында тәкъдим иттек. Русия галимнәреннән бик уңай фикерләр яңгырады. Башкортстанда да реакция яхшы. Без бит китапны халыкка таратабыз. Эшләгән районнарга барып, китапны тәкъдим итәбез, бушлай таратабыз, мәктәпләргә бирәбез. Халык үзенең тарихын, ата-бабаларының кем булганын белергә тиеш. Ә ул хезмәттә бөтенесе язылган. Андагы мәгълүматны кулланып теләгән һәркем гаиләсенең шәҗәрәсен дә төзи ала.

– Сезнең китапта "татар" атамасы шиккә алына. Татар җәмәгатьчелегеннән шул нисбәттән фикерләр ишеттегезме?

– Рәсми рәвештә Татарстан галимнәреннән бернинди реакция булмады. Белүемчә, Башкортстандагы берничә татар җәмәгать эшлеклесе хезмәтебезгә шикаять язды. Без сәясәткә кысылмыйбыз, фәнни фактларга гына таянабыз. Безнеңчә, "татар" антропонимы халык арасында соң таралган күренеш. Тарихи чыганаклардан күренә: хәзерге Казан татарларының ата-бабалары XVII-XVIII гасырларда үзләрен “татар” дип атамаган. Без китапта моңа аргументация китерәбез. Бөтенесе дәллиләнгән.

Татар түгел, башкорт

“История башкирских племен. Танып” китабына күз салсаң, авторларның төньяк Башкортстанда яшәүче халыкның кайсы милләттән булганлыгын шиккә алулары ачыктан-ачык күренә. Мәсәлән, “Танып башкорт ыруының яшәү җире Себер юлына, ягъни Башкортстанның төньяк-көнчыгыш өлешенә кергән булган... XVI-XIX гасырларга караган документ һәм чыганакларда алар үзләрен “башкорт” дип атаган. Бары тик ХХ гасырда гына, Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарында мәктәпләрдә белем бирү татар теленә күчерелгәч, андагы халыкның зур өлешендә милли үзаң үзгәреш кичерә" дип язылган.

Китапта төрле районнарда яшәүче халыкның антропологик төрләре китерелә
Китапта төрле районнарда яшәүче халыкның антропологик төрләре китерелә

Тагын бер өлеше: “Көнбатыш башкортларның милли үзаңны югалтуда төп сәбәпләрнең берсе – тел мәсьәләсе. Гасырлар буе башкортларның әдәби теле Идел буе төрки теле булган. Ул башкортлар арасында да, “татарлар” арасында да (“татарлар” сүзе китапта куштырнакларга алынган) бертигез дәрәҗәдә таралган булган... Чагатай теле (ягъни әдәби тел) гади халыкка аңлаешлы булмаган, югары мәдәният теле булып саналган. Татарстан галимнәре аны “искетатар теле” дип атый. Бу дөрес түгел. Моны дәлилләүче бер генә чыганак та юк”.

Китапта шулай ук Татарстанның көнчыгыш районнарында яшәүче төрки-мөселманнар 1970нче елларга кадәр үзләрен башкорт дип санаган дип языла.

Башкортстанда яшәүче татарлар арасында бу китапның чыгуы зур ризасызлык тудырды. Башкортстанның Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов ул китапның тиражын юк итүне таләп итеп, Русия президенты Путинга хат язды.

Казан ягы карашы

Казан галимнәренең фикерен белер өчен Азатлык Илнар Гарифуллинга мөрәҗәгать итте. Гарифуллин яңа гына Казанда Башкортстандагы татар халкының милли проблемаларына багышланган кандидатлык диссертациясен яклаган. Үзе Бүздәк районында туып үскән егет 2010 елда Башкорт дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый, шуннан фәнни эшчәнлеген дәвам итәр өчен, Уфадан Казанга күченә.

– Илнар, сез “История башкирских родов. Танып” китабы белән танышмы?

Илнар Гарифуллин
Илнар Гарифуллин

– Мин гомумән ул китапның концепциясе белән яхшы танышмын. Әлеге хезмәтне язган авторларны беләм. Хәтта аларның эш ысулларын эчке яктан беләм дип әйтә алам. Иң төп соравым шул: ни өчен бу кешеләр көнчыгыш Татарстан, Пермь крае, Самара өлкәсе, көнбатыш Башкортстанда яшәүче халык турында яза? Әгәр дә аларга башкорт ыруларының тарихы кызыклы икән, нигә соң алар Башкортстанның көньяк-көнчыгышында яшәүче халык турында язмый? Димәк, эшнең нигезендә сәясәт ята.

Фәнни нигезләрен алсак, алар ике әйбергә таяна. Беренчесе – инкыйлабка кадәр булган җанисәпләр. Икенчесе – генетик экспертиза. Ә хәзер җентекләп карыйк. Патша вакытында үткәрелгән җанисәпләрдә халыкның милләте язылмаган. Фәкать кешенең катламы, ягъни сословиесе теркәлгән. Тарихтан билгеле: “башкорт” сүзе милләт атамасын гына түгел, сословиене дә аңлаткан. Һәм башкорт сословиесенә башкортларның үзләреннән кала татар да, чуаш та, мари да кергән. Ул китапны язган авторлар еш кына тарихчы, этнограф Раил Кузеев сүзләренә мөрәҗәгать итә. Ләкин шул ук Кузеев яза: башкорт сословиесенә кергән халыкның өчтән бер өлеше генә башкорт милләтеннән булган. Тик нигәдер бу әфәнделәр Кузеевның ошбу сүзләрен искә алмый.

Ә инде генетик экспертизага килгәндә, районнарга чыгып кешеләрнең каннарын җыеп, болар башкорт дигән нәтиҗә чыгаралар. Әмма милләтне генетик яктан аерып булмый бит! Чөнки 100% чиста халыклар хәзер юк. Гафу итегез, бу фашизмга да китерергә мөмкин. Кеше үзен теге яки бу милләт вәкиле итеп үзаңына таянып кабул итә.

– Китап инде Башкортстанның төньяк районнарында таратылган. Сезнеңчә, анда яшәүче халык бу хезмәтне ничек кабул итәр?

– Минемчә, күбесе скепсис белән карар. Аңлашыла бит: бу 10-15 ел элек булган сәясәтнең дәвамы. Китапның эчтәлеген җитди кабул итүчеләр дә булыр анысы. Тик андыйлар күп булмас, дип уйлыйм. Әмма мәсьәләгә икенче яктан да карарга кирәк. Әлеге башкорт галимнәре татарларны фәнни яктан башкорт итеп күрсәтергә тырыша икән, әгәр дә алар моны дәлилли икән, димәк, Башкортстанда татар мәсьәләсе калмый булып чыга. Беләсезме, май аенда Башкортстанның мәдәният министрлыгы 2016-2020 елларга милли сәясәт концепциясен әзерләде. Анда татар теле, татар мәдәниятенә кагылышлы бер генә пункт та юк. Дөрес, әлеге концепция һаман кабул ителмәгән. Тик әйтәсе фикерем шул: Башкортстандагы татарларны башкорт итеп күрсәтү татарның милли проблемаларын, шул исәптән ана телен укыту, мәдәниятне үстерү мәсьәләләрен дә хәл итүгә зур киртә булачак. Татар булмагач, аның проблемасы да юк бит.

Хәния Фәрхи дә башкорт

“История башкирских родов. Танып” китабында җырчы Хәния Фәрхинең дә нәселе тикшерелгән, һәм ул башкорт булып чыга. Фәрхи - Тәтешле районының Салаюа авылыннан.

Хәния Фәрхинең шәҗәрәсе дә тикшерелә
Хәния Фәрхинең шәҗәрәсе дә тикшерелә

“Бу китап турында сездән беренче тапкыр ишетүем”, диде ул Азатлыкка. “Авылыбыз 15 ел элек юкка чыккан анысы. Тик анда башкортча сөйләшүче гомергә дә булмады. Дәү әнинең сөйләгәне истә: элек авыл икегә бүленгән булган, бер ягында – типтәрләр, икенче ягында мишәрләр яшәгән. Нәселемне тикшереп язганнар икән – нишлисең инде... Кешене мәҗбүр итеп теге яки бу милләт вәкиле итеп булмый шул. Көлке бит! Сүз дә юк, башкорт халкын бик яратам, хөрмәт итәм. Үзем исә күңелем белән чеп-чи татармын. Үземне чын татарга саныймын. Әле тарихчы Альберт Борһановны авылыбызга алып кайтып, тарихны өйрәнергә исәп. Хәзер моңа вакытым бар”.

XS
SM
MD
LG