Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар галимнәре башкортлаштыруга каршы көрәшергә әзерме?


Башкортстан вәкилләре Актаныш районында Мутиннар нәселен искә алу чарасында, 9 февраль 2017

Татарстан фәннәр академиясе җитәкчесенең татар тарихын башкортлаштыруга каршы көрәшергә чакыруын галимнәр хуплап чыкты. Уйдырма тарихның фән белән уртаклыгы юк диелсә дә, аны язучылар Мәскәүдә грант ала, фәнни яклау таба. Азатлык галимнәр фикерен барлады.

Бу атна башында Татарстан фәннәр академиясе җитәкчесе Мәгъзүм Сәлахов тарихны башкортлаштыру очраклары белән көрәшергә чакырды.

"Башкортстанда тарихны мифлаштыру, мәдәни мирасны яңадан карау белән шөгыльләнәләр. Тарих үзгәртеп язылмасын өчен, безгә максатчан эш алып барырга, урта гасырларны өйрәнүче, ныклы әзерлекле яшь фән докторлары, хөкүмәт ярдәме кирәк", дип белдерде Сәлахов Дәүләт шурасы комитетының фәннәр академиясендә узган күчмә утырышында. Шунда ук Сәлахов башкорт тарихчыларына, татарныкыннан аермалы, Мәскәү белән Башкортстан җитәкчелеге грантлар биреп, ярдәм итеп тора диде ул.

"Сугышырга теләгем юк"

Башкортстанда татар тарихын, әдәбиятын үзгәртеп язу яңалык түгел. Мортаза Рәхимов дәверендә башланган башкортлаштыру сәясәтенең туктаганы юк. Төрле фәнни хезмәтләр, матбугат, ТВда әледән-әле татар шәхесләренең башкорт булуын күрсәтү бара. Соңгы елларда Татарстанның фәнни даирәсе моңа артык игътибар бирмәде. Татар тарихчылары башкортлаштыруны фаш итәргә әзерме?

Рафаил Хәкимов
Рафаил Хәкимов

"Мәгъзүм Сәлахов ярдәм итсен. Каршы түгелмен. Безгә ставка бирсәләр, шат булырбыз. Институт оештырырга тели икән - оештырсын. Ләкин минем сугышырга теләгем юк. Без чын тарих язабыз. Болай-тегеләй әйттеләр дип йөрмибез. Мәгънәсе юк. Башкортлар шундый юлга басты. Һәм әлегә шуннан чигенми”, дип шәрехләде Азатлыкка Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов.

"Без татар тарихын яза башлагач, алты томлыкны язып чыктылар. Ләкин аларның хезмәтен тарих дип әйтеп булмый", ди Хәкимов.

Башкортлаштыруны фаш итүгә өстәмә акча бүленерме? Бу сорау ачык кала. Шулай да фәннәр академиясендә узган Дәүләт шурасы комитеты утырышында дәүләт програмының ике елдан тәмамлануын әйттеләр. Яңа програмда бу мәсьәләне дә исәпкә алырга кирәк диелде.

"Башкортлаштыру урта гасырга күчте"

Филология фәннәре докторы, әдәбият галиме, археограф Марсель Әхмәтҗанов сүзләренчә, татар әдәбияты тарихы елдан-ел башкортлаштыруга дучар ителә.

Марсель Әхмәтҗанов
Марсель Әхмәтҗанов

"Мәҗит Гафурины башкорт диләр. "Мин башкорт түгел" дип ул үзе обкомга хат язган. Афзал Таһиров Әлмәт районында туган кеше булса да, аны да үз рәтләренә кертәләр. Төрле уйдырмалар языла. Алар татар әдәбияты вәкилләрен башкорт дип язалар. Башкорт әдәбияты булсын өчен аның язуы һәм теле булырга тиеш. Кайда соң башкортның идеологиясе? Алар хәзер урта гасырларга кадәр төшә башлады. Карасагыз, татар әдәбияты тарихын башкортныкы дип күрсәтәләр. Дәлилләп тору юк. Гәрчә аларның әдәбияты, сәнгате XX гасырда совет чорында гына барлыкка килә башлый", диде Марсель Әхмәтҗанов Азатлыкка.

"Башкорт бит ул патша хакимияте тудырган "сословие". Милләт атамасы түгел. Мәскәүгә тугрылыклы бер төркем халык була. Казан ханлыгы дәверендә. Аларга Мәскәү ташламалар, җир бирә. Алар шул ук татарлар. Башкорт сословиесына керергә тырышкан кешеләр булган. Ә татар булса, ташламалар булмаган. Сословиены алар милләт итеп күрсәтә. Телләре юк. 1924 елда татар телен бозып ясаган тел булдырыла. Башкорт бит ул борынгы угыр халкы. Исеме үк күрсәтеп тора", ди тел галиме Марсель Әхмәтҗанов.

Татар тарихчылары Казаннан ары чыкмый

Башкорт тарихчылары аеруча Татарстанның Көнчыгышы һәм Башкортстанның Көнбатышында актив эш итә. Былтыр Уфадан бер төркем башкорт галиме, җәмәгать эшлеклесе, журналисты Актанышка килүен татар галимнәре саф татар районын башкортлаштырып күрсәтергә маташу дип атаган иде.

"Алар өчен Минзәлә, Алабуга районнары - башкортныкы. Типтәрләр дә, Шәймиев тә - башкорт. Тукайны да, Олимпия чемпионы Алинә Заһитованы үзебезнеке дия башладылар. Алар нәрсәгә дә булса ябыша да, шуңа нигезләнеп башкортлаштыралар", ди тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов.

Альберт Борһанов
Альберт Борһанов

Монда татар галимнәренең гаебе бар дип саный тарихчы, археолог Альберт Борһанов. Аның сүзләренчә, Татарстан белән Башкортстан чиге районнары татар галимнәре тарафыннан аз өйрәнелгән. Борһанов үзе Азнакай, Мөслим районнарын өйрәнгән галимнәренең берсе.

"Башкортстан белән чиктәш районнар рәтләп өйрәнелмәгән дисәң дә була. Моңа беркем игътибар итми. Тарихчыларның Казаннан ары чыгып киткәне юк", диде тарихчы Альбер Борһанов Азатлыкка.

"Мәскәүдән яклау табу көчәйде"

Татар белән башкорт арасындагы ызгыш артында һәрвакыт Мәскәү торды. Тарихчы Искәндәр Измайлов Азатлыкка биргән әңгәмәсендә, соңгы елларда Мәскәү тарафыннан тарихны башкортлаштыруны хуплау артуын әйтте. Аның сүзләренчә, татар тарихын бозу, юк итү бара.

Искәндәр Измайлов
Искәндәр Измайлов

"Әле 2000нче еллар башында тарихның милли версиясен язу моветон дип саналса, хәзер моны аклыйлар. Элегрәк Русиянең академик җәмгыяте моңа җитди карады. Хәзер Мәскәү тарихчылары моны хуплый. Милли тарихның концепциясен ничек телиләр, шулай яза алалар. Бу зур ялгышу.

Соңгы вакытта Мәскәүләр безнең тарихның бик субъектив булуын күрсәтә башлады. Бу тарихтагы милли алымны юк итү. Мәскәү милли тарихны бөтенләй сызып атып булмавын аңлап, аны күчереп язуга кереште. "Татары" академик хезмәтенең икенче басмасында шундый хәл күзәтелде. Татар халкы тарихы концепциясен дискредитациялиләр. Ягъни ниндидер дәүләтләр булган, ләкин анда татарлар яшәмәгән диелә. Академик басмалар аша милли тарихны юк итү бара", диде Искәндәр Измайлов Азатлыкка.

"Публицистиканы көчәйтергә кирәк"

Искәндәр Измайлов сүзләренчә, бүгенге вазгыятьтә публицистика, тапшырулар булдырып көрәшергә кирәк. Мисалга, Башкортстан башкортлаштыру сәясәтен матбугат аша актив алып бара. Танылган журналист Салават Хәмидуллинның БСТ каналында башкортлаштыруны аклаган тапшырулары чыгып тора. Ә менә ТНВ каналында бу мәсьәләгә кагылган бер тапшыру да юк. Хәтта Башкортстандагы татарлар турында да видеоязмалар сирәк күрсәтелә. Ә 2015 елда Уфада Башкортстанның төньягын "башкортлаштырган" яңа китап чыккан иде. Анда җырчы Хәния Фәрхи нәселе дә кертелде.

"Татарстанның тарихи җәмәгатьчелеге бу шаукымга каршы торырга тырыша. Без китаплар язабыз. Ләкин зур җитешсезлек бар. Бездә публицистика, тарихи белемне аңлату җитми. Фәнгә катнашы булмаган пропагандага каршы без фәнни тикшеренүләрне күрсәтү, шуларны публицистика аша аңлату белән җавап бирергә тиеш", ди Искәндәр Измайлов.

"Тарихны башкортлаштырып күрсәтүнең фәнгә бернинди катнашы юк. Алар төрле онлайн интернет һәм басма мәгълүмат чараларында язалар. Җәмгыятькә йогынтылары көчле. Алар белән бәхәсләшүнең бернинди мәгънәсе дә юк. Бары инкарь итәргә кирәк. Фән дөньясы өчен алар беркем түгел", ди тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов.

Тарих институты яңа хезмәтләр әзерли

2016 елда тарих институтында "История татар Западного Приуралья" исемле китапның беренче томы дөнья күргән иде. Ул Башкортстан тарихына багышлана. Бу үзенә күрә башкортлаштыруны фаш итү булып торды. Соңрак башкорт галимнәре әлеге хезмәтне тикшерүне сорап, Русия тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән. Татар галимнәренә хәтта аңлатмалар язып йөрергә туры килгән.

"Алар яздылар. Ләкин бу хезмәтне кире кагу авыр. Бөтенесе документка нигезләнгән. Һәр сүзнең үз чыганагы бар. Башкортлар татарлашкан угырлар булган", ди Рафаил Хәкимов.

Тик ни өчендер "История татар Западного Приуралья" китабыны икенче һәм өченче томы әлегә кадәр дөнья күрмәде. "Бу эш туктап калды кебек", дип белдерде тарих институтында бер галим, исемен әйтүдән баш тартып. Рафаил Хәкимов исә, китап язылып бетүгә, икенче һәм өченче томнар басылып чыгачак дип белдерде Азатлыкка.

Шулай ук Азатлыкка тарих институтының иштәкләр турында хезмәт әзерләнүе дә билгеле булды. Монда башкорт галимнәренең уйдырмалары фаш ителәчәк дип ышандыралар.

"Башкортстанда чын галим калмады инде. Булганнары картаеп киттеләр. Яшьләр күренми. Хәзергеләре алдашып яза. Генетик анализ ясадылар. Алар өчен бөтенесе башкорт булып чыга. Без моңа артык игътибар да итмибез. Элек каршы яза идек. Соңгы елларда туйдык алардан", ди Хәкимов.

"Татар белән башкортка ызгышырга ярамый"

Бүгенге вазгыятьтә татар белән башкортларга ызгышырга ярамый, дип саный тарихчы, КФУ профессоры Индус Таһиров. Гәрчә бәхәсле мәсьәләләр күп булса да.

Индус Таһиров
Индус Таһиров

"Пермь өлкәсендәге кайбер районнар мәсьәләсен хәл итү кирәк. Әйтик, Барда районы. Аны башкортлар үзләренеке дип саный. Ләкин анда яшәүчеләр үзләрен татар дип әйтә. Ул чыннан да шулай. Безнең күп кенә артистлар, җәмәгать эшлеклеләре шул яктан чыккан һәм берсе дә Башкортстанга китми", ди Индус Таһиров.

"Татар һәм башкорт тарихын аерым күрсәтергә кирәкми. Бәхәсле мәсьәләләрне без хәл итә башлаган идек. Актаныш районында бервакыт безнең уртак чарабыз үткәрелде. Аерым мәсьәләләрне яхшылап тикшердек. Минемчә, бу эшне бүген дә дәвам иттерергә кирәк. Ызгышып, бозылышып яшәү кирәкми", ди Индус Таһиров.

фикерләр (151)

XS
SM
MD
LG