Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:38

"Бу китап башкорт тарихчыларын айнытачак"


15 ноябрь Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институтында "История татар Западного Приуралья" дип аталган яңа китап җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Әлеге басма дөнья күргәнче үк башкорт зыялылары арасында шау-шу уятты.

Башкорт зыялылары татар тарихчыларын Башкортстан тарихын язуда гаепләп Русия президенты Владимир Путинга хат юллаган. Ләкин ничек кенә булмасын, өч томнан торачак бу басманың беренче томы дөнья күрде. "Әлеге китап кемгәдер ошарга, кемгәдер ошамаска мөмкин, әмма бу – хакыйкать", ди китап авторларының берсе, галим Илнур Миргалиев.

Көнбатыш Уралда татарлар – иң зур этник төркем

"Фән дөньясында ошый-ошамый дип фикер йөртү дөрес түгел. Бу басма Мәскәү, Пермь, Уфа галимнәренең уртак эше, шуңа да аерып әйтеп булмый. Без нәрсә әйтергә теләдек? Көнбатыш Уралда татарлар - иң зур этник төркем. Әмма бүгенге көнгә кадәр аларның тарихы турында язылмаган иде. Бу җирләрдә төрле вакыйгалар барган. Борынгыдан анда Себер ягыннан килгән угыр халыклары, Урал буеның төньяк өлешендә фин халыклары, соңрак төрле төрки кабиләләр килеп керә. Бу халыкларның үзләренең кушнаренко, кара якуп, чияле кебек мәдәниятләре булган. Башкортстан галимнәре язылган китапларда моны угырныкы икәнен күрмәскә тырышалар. Әмма бу – тарих, аннан беркая да китеп булмый. Әгәр безнең язганнар кемгәдер ошамый икән, бәхәсләшсен. Без моңа әзер”, ди Илнур әфәнде.

Галим Дамир Исхаков фикеренчә, башкортларның иң яхшы тарихын Зәки Вәлиди язган. "Бүген башкорт галимнәренең эшләре күбрәк мифны хәтерләтә", ди ул.

Күптомлы Башкортстан тарихы мифларга корылган

“Башкортстан тарихы Зәки Вәлидидән соң бер адым да алга бармады. Күптомлы Башкортстан тарихы чынлыкта шактый өлешләрендә мифларга корылган тарих булып тора. Бу китап башкортларга ошамас дип уйлыйм. Чөнки ул ялгыш юлдан киткән башкорт тарихчыларын айнырга мәҗбүр итәчәк. Әмма бу – аларның проблемнары. Татар дигән фактор Уралда күптәннән килә. Ни өчен башкортларның яртысы татар телле? Чөнки төптән караганда алар татар белән нык бәйле төркемнәр. Зәки Вәлиди моны аңлаган, бу турыда язган. Әмма хәзерге башкорт галимнәре моны күрергә теләми”, ди галим.

Исхаков фикеренчә, Башкортстан – республика буларак шактый ясалма күренеш. Чынлыкта ул Татар-башкорт республикасы. Моннан тыш татар теле Башкортстанда дәүләт теле була алган. Әмма Мәскәү моңа каршы торган.

Рәхимов хакимлек иткән чорларны бик яхшы язарга туры киләчәк

“Башта Уфа губерниясе һәм кече Башкортстан республикасы булган. 1922 елда аларны кушканнар. Бу төбәктә татарларның саны башкортларныкыннан ким булмаган. Бу чынлыкта татар-башкорт республикасы дигән сүз. Әмма республика бер генә исем ала. Шуннан татар-башкорт проблемы килеп чыга. Безгә Рәхимов хакимлек иткән чорларны бик яхшы язарга туры киләчәк.

Башкортстанда 1999 елда телләр турында канун кабул ителде. Бу канунны эшләүчеләрнең берсе юрист Муксинов канунны кабул иткәнче аны Мәскәүгә алып барган. Проектта Башкортстанда татар һәм башкорт теле икесе дә урыс теле белән беррәттән дәүләт теле буларак кабул ителергә тиеш булган. Әмма мәскәүләр бу кануннан татар телен төшереп калдырырга дигәннәр. Әлегә безнең бу турыда язган булмады”, ди Дамир әфәнде.

Тарих белгече, галим Марсель Әхмәтҗанов та әлеге басма башкорт галимнәренең алдашуларына чик куячагына ышана.

1626 елларда гына бер урыс кнәзе 800 башкорт гаиләсен алып килеп Уфа астына утырта

“Бүген Уфа галимнәре тарафыннан алып барылган тикшерүләр татар халкының тарихын бозу, аны күрмәүгә хезмәт итә иде. Бу тарих фәнен бозу һәм халыкларны алдау булды. Әлеге китап нигезендә хакыйкать ята. Бүгенге Башкортстан җирлеге Казан, Себер ханлыклары, Нугай урдасы җирләре була. Анда татарлар яшәгән. Башкортлар кечкенә генә, урыслар да күреп бетермәгән халык иде. 1626 елларда гына бер урыс кнәзе каяндыр 800 башкорт гаиләсен алып килеп Уфа астына утырта. Алар шунда Агыйдел буенда землянкалар казып урнаша. Алар төп халык булса, монда болай килерләр идеме?” ди Марсель әфәнде.

Яңа китапны чыгаруда Бөтендөнья татар конгресы да ярдәм иткән. Бу чарада аның вәкиле Фәрит Уразаев та бар иде. Басма турында ул мондый фикердә:

“Әлеге басма тарих китабы гына түгел, ә бу төбәкләрдә яшәгән татарларның кесә паспорты да. Монда фәкать фәнни һәм тарихи нигездә язылган материаллар. Тарих институты үз басмаларын фәнни, затлы итеп чыгара. Аны тотып бер кая барырга читенсенмәссең”, ди ул.

Басманын дөнья күрүендә Башкортстан татарларының да роле зур. Чөнки нәкъ менә алар ике ел элек Тарих институтына мондый басма булдыру тәкъдиме белән чыккан. Журналист, җәмәгать эшлеклесе Кәрим Яуш - шуларның берсе. Анынча, Башкортстан татарларының тарихын язу - татар халкы өчен зур вакыйга.

Татарстан президенты фәрештәдәй канатын салмаса, китап дөнья күрмәс иде

“Моңа хәтле төрле сәяси сәбәпләр аркасында Башкортстанның чын тарихы язылмады. Шуңа күрә һәр җанисәпләр алдыннан башкорт галимнәре бу районда татарлар түгел башкортлар яши дип тавыш куптаралар иде. Бу басма Башкортстандагы татарларның үзаңын күтәрүгә китерәчәк.

Әлеге китапны чыгарырга булышкан өчен без эшмәкәрләргә рәхмәтле. Татарстан президенты фәрештәдәй канатын бу проект өстенә салмаган булса, бәлки китап дөнья күрмәс иде. Икенче, өченче томны чыгарганда да Рөстәм Миңнехановның карашы уңай булыр дип ышанабыз”, ди Кәрим Яуш.

Илнур Миргалиев сүзләренчә, бүгенге көндә “История татар Западного Приуралья” басмасының икенче һәм өченче томы эшләнә. Тарих институты бу басмаларны әзерләр өчен галимнәр туплаган инде. Икенче томны чыгару авыррак булачак. "Чор арасы зур, галимнәр дә күп түгел. Икенче өлештән аермалы буларак өченчесендә якын тарих язылачак, аны өйрәнүче галимнәр күп булганга бәлки ул тизрәк язылыр", ди галим.

Китап тәкъдим итүдә Татарстанның Башкортстандагы вәкаләтле вәкиле Альберт Максютов та катнашты. Бер сәгать барган чарада ул авыз ачып бер сүз дә әйтмәде. Журналистлар белән аралашудан да баш тартты. Бары: “Монда миннән тыш та матур сөйләүчеләр күп булды”, дип әйтеп куйды ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG