Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урал татарлары тарихын Башкортстан эшкуарлары финанслый


Көнбатыш Уралга Татарстанның көнчыгыш районнары, Пермь краеның көньягы һәм Башкортстанның көнбатыш районнары керә
Көнбатыш Уралга Татарстанның көнчыгыш районнары, Пермь краеның көньягы һәм Башкортстанның көнбатыш районнары керә

Мәрҗани исемендәге Тарих институты Урал төбәгендә яшәүче татарларның тарихына багышланган өчтомлык әзерли. Хезмәтне Башкортстанның татар эшкуарлары финанслый.

"История татар западного Приуралья" (“Көнбатыш Урал төбәге татарлары тарихы”) дигән хезмәт өч томнан торачак. Беренчесе урта гасырларда булган татар дәүләтләренә багышланса, калган икесе Уралдагы татарларның Русия составындагы тарихын яктыртачак. Проект белән Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов җитәкчелек итә. Алтын Урда тарихын өйрәнү үзәге мөдире Илнур Миргалиев беренче том өчен җаваплы.

"Милләтнең нигезе Идел-Урал төбәгендә яши"

Миргалиев сүзләренчә, татар халкының төп нигезен тәшкил иткән өлеше Идел-Урал төбәгендә яши. Һәм кайбер сәбәпләр аркасында бу төбәкнең татар тарихы һаман язылмаган.

Илнур Миргалиев
Илнур Миргалиев

– Бүген “татар халкы” дигән төшенчә бар. Аңа себер татарлары да, казан татарлары да, мишәрләр дә, әстерхан татарлары, касыйм татарлары да керә. Әлеге зур һәм бербөтен милләтнең нигезен Идел-Урал татарлары тәшкил итә. Бу – цемент. Безнең илдә тарих фәне ныклап совет чорында гына формалаша, ә ул вакытта Сталин боерыгы белән фәкать административ берәмлекләр тарихы гына языла. Ягъни Башкортстан, Удмуртия, Пенза, Ульяновски өлкәләре тарихлары языла. Татарстан республикасы булгач, бездә милли тарих казан татарларына нигезләнеп эшләнде. Этнографиясе, этник мәсьәләләр яктыртылды. Әмма болар барысы да фәкать болгарчылык нигезендә генә язылды, Болгар тарихына гына сылтама ясалды. Чынында исә Идел-Урал татарларына багышланган бер генә фундаменталь хезмәт тә һаман юк.

– Татарларның төп яшәү урыны – Татарстан белән Башкортстан. Ике аерым республика булгач, халыкта “Башкортстан татарлары” дигән сүзтезмә актив кулланыла. Татарстан белән Башкортстан арасында бу нисбәттән аерма бармы?

Уралдагы татарлар Идел татарларыннан берничек тә аерылмый

– Уралдагы татарлар Идел татарларыннан берничек тә аерылмый. Алман сәяхәтчесе, этнограф Паллас XVIII гасырда Русияне йөреп чыга һәм татарлар турында да яза. Казаннан Уфага, аннан Себергә китә ул. Паллас “Казан-Уфа татарларында бернинди арема юк” дип язып калдырган. “Уфа татарлары” дигән терминны да нәкъ менә ул кертеп җибәргән. “Казан татарлары белән бертөрле киемнән киенәләр. Бу җирдә борынгыдан яшиләр. Тәртипле халык – бу яктан алманнарга ошаганнар” дип яза ул Уфадагы татарлар турында. Чыганакларга кытлык кичермибез: Башкортстандагы татар тарихы документаль рәвештә теркәлгән.

Беренче том 2016 ел башында дөнья күрәчәк

Урал татарларына багышланган өчтомлык хезмәтнең беренче кисәге “Бөек дала күчмәләре Уралда. Урта гасырларда татар дәүләтләре” дип атала. Ул инде әзер диярлек, аны киләсе ел башында җәмәгатьчелеккә тәкъдим итергә җыеналар. Илнур Миргалиев сөйләвенчә, Урал төбәге урта гасырларда өч ханлыкка кергән булган. Көнбатыш өлеше Казан ханлыгына буйсынган. Көньяк Урал Нугай урдасына кергән. Тагын бер өлеше белән Себер ханлыгы идарә иткән.

Көнбатыш Урал Казан ханлыгына буйсынган

– Көнбатыш Урал территориясенә Татарстанның көнчыгыш районнары, Пермь краеның көньягы һәм Башкортстанның көнбатыш районнары керә. 1470 елга караган урыс чыганакларында бу җирләр Алтын Урданың Болгар һәм Агыйдел дигән олысларына керә, башкортлар бераз читтәрәк яши, дип язылган, - дип сөйли Миргалиев. – XIII гасырдан башлап Идел буеннан алып Уралга кадәрге җирләрдә бердәм милли-мәдәни кыр була. Биредә төрки һәм фин-угор халыклары катнашында тарихи процесслар бара. Соңрак шушы җирлектә хәзерге татар халкы барлыкка килә.

– Башкортстанда бу сүзләрегез белән килешмәүчеләр дә булыр. Әйтик, яңа гына чыккан “Башкорт ырулары тарихы. Танып” дигән китапта “татар” атамасы, гомумән, шиккә алына...

– Без бит башкорт тарихына кысылмыйбыз. Уралда яшәүче татарларның тарихын язабыз. Ә тарихи фактлар шуны күрсәтә: көнбатыш Уралда татарлар элек-электән гомер иткән.

Башкортлаштыруга каршы тагын бер адым

Көнбатыш Уралда яшәүче татарларның тарихына багышланган хезмәт – фундаменталь коллектив монография. Редколлегиягә Мәскәү, Уфа, Маҗарстан, АКШ галимнәре кергән. Авторлар арасында исә Казан, Уфа, Мәскәү, Новосибирски, Финляндия, Маҗарстан тарихчылары, археологолар, антропологлар, шәҗәрә тезүчеләр, фольклорчылар да бар.

Рафаил Хәкимов
Рафаил Хәкимов

Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов Азатлыкка “Без ничек бар – шулай язабыз. Документларга таянып эш итәбез” дип белдерде:

– Башкортстанда соңгы вакытта чыккан мәкаләләрне укырга туры килде. Анда бөтенләй "татарлар юк" дип яза башлаганнар. Инде генетиклары "татар юк, башкорт кына бар" дип исбатлый. Мәсәлән, Юлдаш Йосыпов кебекләр бу фикерне алга сөрә. Кыланышлары артыкка китте.

– Галимнәр хезмәтен кем финанслый?

– Көнбатыш Урал татарлары тарихын язу тәкъдиме белән Башкортстанда яшәүче татар эшкуарлары чыкты. Проектны алар финанслый.

Күрәсең, Башкортстанда яшәүче татарлар “Сез – башкорт” дигән тәкрарлаулардан тәмам арыган. Кулыннан килгәннәр төбәкнең милли тарихы язылуга акчасын да кызганмый. Хәния Фәрхи дә бит туган авылының тарихын яздыртырга җыена. Ул хакта ул Азатлыкка белдергән иде.

Рафаил Хәкимов белдерүенчә, "Көнбатыш Урал төбәге татарлары тарихы" хезмәтенең беренче томын киләсе ел башында Уфада зур чара оештырып тәкъдим итергә җыеналар.

XS
SM
MD
LG