Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Балтач районында мишәр, Туймазыда — башкорт мәдәнияте үзәге ачылачак


Әлеге үзәкләр Башкортстан халыклары йорты филиаллары челтәрен һәм эшчәнлеген киңәйтү максатыннан төзелә диелә.

Башкортстанның ике районында — Туймазы һәм Балтачта тарихи-мәдәни үзәкләр ачылачак. Бу хактагы карар республиканың рәсми интернет порталында чыкты.

Документта әйтелгәнчә, әлеге үзәкләр Башкортстан халыклары йорты филиаллары челтәрен һәм эшчәнлеген киңәйтү максатыннан төзелә.

Туймазы районында Башкорт тарихи-мәдәни үзәге, ә Балтач районында — Мишәр тарихи-мәдәни үзәге ачылачак.

Әлеге район хакимиятләренә бу үзәкләрне булдыруда ярдәм итәргә, "кануннарда каралган тәртип нигезендә бина бирергә" киңәш ителгән.

Моңа кадәр башкорт мәдәни үзәкләре берничә районда, шул исәптән Благовар һәм Илеш районнарында эшләп килә иде. Татар тарихи-мәдәни үзәге Бүздәк районында бар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG