Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов: "Башкортлар белән талашмаячакбыз"


Рөстәм Миңнеханов

Президент сүзләренчә, җанисәп алдыннан Татарстан белән Башкортстанны талаштыру омтылышы булган.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җанисәп уңаеннан Башкортстандагы вазгыятькә аңлатма бирде. Бу хакта ул бүген Мәскәүдә узган "Медиаклуб" проекты утырышында сорауларга җавап биргәндә сөйләде.

"Башкортстан белән Татарстан – тугандаш халыклар. Сез безне аера да алмыйсыз. Без аларның, алар безнең телевидениене карый. Кайвакыт чикне узу булды. Безнең позиция – мөнәсәбәтләрне саклау. Безнең бүлешер әйбер юк. Әйтерсең, без башкортның әйберен, яки алар татарныкын алалар. Җанисәп – кешенең шәхси эше. Башкорт булып язылырга теләсә, языла. Үзен татар дип күрсәтә ала. Күңеле белән ул – кем? Катнаш гаиләләр бар. Кемдер урыс булып языла. Бу – аның үз эше. Талашып йөрмәячәкбез. Башкортстан хакимияте белән мөнәсәбәтләребез бер дигән. Бик яхшы такым. Моңа бик сак карыйбыз. Хәтта сез дә безне талаштыра алмаячаксыз", диде ул Бизнес-Онлайнның җанисәп турында соравына җавап биреп.

Шулай ук президент җырчы Элвин Грейның Татарстандагы концертлары тукталуын да аңлатты. Моны ул Роспотребнадзор чикләүләре белән бәйләде. Рөстәм Миңнеханов Башкортстанга Татарстан җырчыларын кертмиләр дигән фикерне кире какты.

"Башкортлар белән талашмаячакбыз. Әйе, безнең тарафтан да, алар ягыннан да омтылышлар бар. Безнең яктан да, алар ягыннан да зирәклек җитәр дип уйлыйм. Менә безгә башкорт ансамбле килергә тиеш. Рәхим итегез! Әйтерсең, безнең артистларны анда кабул итмиләр. Бу кемнеңдер фикере генә. Юк нәрсә бу", диде Миңнеханов.

Быел Башкортстанда Татарстан җырчыларына гастрольләр белән йөрү, республиканың авыл, шәһәрләренә керү чикләнде. Хакимият моны пандемия белән бәйләп аңлатса, Азатлык белән сөйләшкән белгечләр Башкортстан хакимияте җанисәп алдыннан идеологияне контрольдә тотарга тели дип белдерде.

Русиядә халык исәбен алу 2021 елның сентябрендә узарга тиеш. Җанисәп белән бәйле каршылыклы мәсьәләләр бигрәк тә Башкортстан һәм Татарстанда туа. Соңгы айларда Башкортстанда татарларны башкортлаштыру сәясәте көчәюгә зарланулар артты. Башкортстан галимнәрнең бер өлеше республиканың көнбатыш өлешендә яшәүче татарларның теленә, килеп чыгышына басым ясап, аларның чынлыкта татар түгел, ә башкорт булуларын дәлилләргә тырыша. Бу төбәктә яшәүчеләр татарча түгел, башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында сөйләшә дигән сүзләрне кулланышка кертеп җибәрделәр. Хакимият оешмалары да моны куллана.

Русия фәннәр академиясенең этнология һәм антропология институты мөдире галим Валерий Тишков чираттагы җанисәп алдыннан татарларны берничә төркемгә бүлеп, аерым санарга тәкъдим итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (66)

XS
SM
MD
LG