Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элвин Грей Татарстанда концертларын туктатуда Роспотребнадзорны гаепләде


Элвин Грей

Моңа кадәр Татарстан Роспотребнадзоры Элвин Грей концертларының булмавы безнең таләпләр белән бәйле түгел дигән иде.

Элвин Грей тәхәллүсе белән чыгыш ясаучы танылган җырчы, Башкортстан башлыгының мәдәният киңәшчесе Радик Юлъякшин 2021 елда Татарстанда планлаштырган бөтен концертларын күчерде. Моңа сәбәп итеп ул Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе эзәрлекләвен атады. Җырчы әлеге оешма белән "көрәшнең" 2020 елның мартыннан бирле баруын искә төшерә. Былтыр мартта аңа Мәскәүдән Казанга очкыч белән кайтканнан соң Роспотребнадзор "чит илдән кайткан дип" штраф салган. "Мин моны мәхкәмәгә бирдем һәм җиңеп чыктым", дип язды Элвин Грей Инстаграмда һәм әлеге дәүләт оешмасының үзен Татарстанда эзәрлекләве турында белдерә.

"Концертлар оештыруда күп проблемнар булды, гәрчә без бөтен кагыйдәләрне үти идек. Бу оешма тиешле вәкаләтләре кысларында гына түгел, югарыдан кемдер кушуы белән эшли дигән хис калды", диде Радик Юлъякшин.

Аның сүзләренчә, Казандагы концертыннан соң пандемия чорында кертелгән кагыйдәләрне бозу өчен җырчы такымын мәхкәмәгә бирәләр. "Мәхкәмә көтелгән карар чыгарды, безнең юрист дәлилләрен тыңлап та тормады. Ләкин мине гаҗәпләндергән, чыгырымнан чыгарган әйбер бу булмады. Тикшерү оешмасы вәкиле утырышта мине "Татарстан буйлап йөреп, балаларга COVID-19 йоктырып йөри" дип сөйләве шок хәленә китерде. Утырыш бер ай элек узды, мәхкәмә карары һаман юк. Хөкемдар кинәт кенә ялга китте, апелляция тапшыра алмыйбыз. Пәрдә", дип язды Элвин Грей.

Җырчы шушы хәллләрдән соң Татарстанда 2021 елда концертлар куймаска карар кыла. "Канун бозучы юләр" бер мин генә булдыммы? Миңа кадәр Татарстанда узган 600ләп башка концерт тел тидермәслек булдымы? Яки монда ике яклы стандартлар эшлиме?" дигән сорау куя Юлъякшин.

Ул шулай ук бу хәлне кайбер матбугат чараларының ике республика арасында "салкын сугыш" башлануы дип күрсәтүне тәнкыйтьләп чыкты. "Сугыш булмаячак. Күптән түгел Башкортстанда җырчы Иркәнең концерты узды. Башкортстан башлыгы киңәшчесе буларак миңа Данир Сабиров концертлар куярга ярдәм сорады. Ярдәм күрсәтеләчәк", диде Элвин Грей.

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе Элвин Грей концертларын күчерүгә безнең катыш юк дип белдерде. Оешма вәкиле Любовь Авдонина "Безнең таләпләр белән бәйле түгел. Җырчының үзеннән сорагыз", диде.

Узган атнда кайбер татар артистларын Башкортстан районнарына кертмәү турында билгеле булды. Моңа пандемияне сәбәп итеп куялар. Ләкин шул ук вакытта Уфада һәм Стәрлетамакта Казан артистларына чыгыш ясарга рөхсәт ителә. Азатлык белән сөйләшкән белгечләр Башкортстан хакимияте җанисәп алдыннан идеологияне контрольдә тотарга тели дип саный.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (11)

XS
SM
MD
LG