Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Җанисәптән соң бер-беребезнең күзләренә оялмый карарлык булсын"


Васил Шәйхразиев
Васил Шәйхразиев

Татар конгрессының элекке җитәкчелеген күп еллар Уфа татарларына, аларның мәнфәгатьләренә битараф калуда гаепләп килделәр. Конгрессның хәзерге җитәкчесе, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев шушы җитешсезлекне төзәтергә тырыша сыман. Алда торган җанисәп алдыннан ул Уфа татарлары катнашында Татарстанда (Мөслим, Актаныш) һәм Башкортстанда (Уфа) бер-бер артлы очрашулар уздырды.

Уфага ике көнлек сәфәре вакытында Васил Шәйхразиев Башкортстан премьер-министры урынбасары Азат Бадранов, Башкортстандагы татар җәмәгатьчелек оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары, татар галимнәре, татар хатын-кызларының "Ак калфак" оешмасы вәкилләре белән очрашулар уздырды. Азатлык хәбәрчесе шушы очрашуларда яңгыраган иң кызыклы фикерләрне барлады.

Татар стратегиясен Коръән белән янәшә куйсак, максатыбызга ирешербез

Татар җәмәгатьчелек оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары белән очрашуда Васил Шәйхразиев башта 2020 елдагы чаралар турында сөйләде. Иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе дип ул "Татарлар: гамәл стратегиясе" кабул итүне атады һәм "аны халык Коръән янына янәшә куйса, без бурычыбызга ирешкән булачакбыз", диде.

Конгресс түрәләре узган елның мартына кадәр төбәкләргә сәяхәт итеп калган, аннан соң пандемия башлану сәбәпле, чаралар онлайн узган. Онлайн узган сабантуй язмаларын халык аеруча күпләп караган диелде.

Диннең милләтне саклап калуда өлешен билгеләп, Шәйхразиев Татарстанда 1580 мәчет булуын, аларның барсында да татарча вәгазьләр укуларын сөйләде. Дәреслекләр нәшер итү һәм тарату, Русия татарларына милли киемнәр һәм уен кораллары белән ярдәм итү турында сөйләп, узган ел 7 миллион 600 мең сумлык милли кием һәм уен кораллары тапшырылуын, быел да шул ук күләмдә грант бүленәчәген әйтте. Аның сүзләренчә, узган ел Башкортстандагы өч төркемгә миллион ярымнан артык сумлык кием тектерелгән. Чарада берничә төркемгә милли киемнәр алу өчен сертификат тапшырылды.

Алда торган чараларны барлап, Шәйхразиев Авыл эшкуарлары форумы, Изге Болгар җыены, Федераль шәһәр сабантуе, Федераль авыл сабантуйлары һәм җанисәпне атады.

Милли шура рәисе дөньяда барлыгы 8 миллион татар яшәвен әйтеп, шуларның 3 миллионнан артыгы Татарстан һәм Башкортстанга туры килүен ассызыклады. Рөстәм Миңнехановны Татарстан гына түгел, ә барлык татарларның президенты дип атады. Кулдан килгәнчә татарларга ярдәм күрсәтелеп торуын әйтте. Милли үзаңны саклау зарурлыгын телгә алды. Мисаллар китерде.

"Бабай, оныгың белән нинди телдә сөйләшәсең?" дигән авыл такталары куела

"Без бар, әти-әниләребез бар, балаларыбыз бар. Аларның тәрбияләре, үрнәкләре нигезендә үзебезнең балаларны, оныкларны тәрбиялибез. Татарстанда авыллары янында авыл такталары куела башлады. Аларда "Бабай, оныгың белән нинди телдә сөйләшәсең?" дип язылган", диде ул.

Шәйхразиев Татарстан һәм Башкортстаннан ераграк киткән саен туган телне белү дәрәҗәсе кимүенә, саф татар гаиләләре төзүдә проблемнар булуына борчылу белдерде. Чыгышы ахырында ул җанисәпкә аерым тукталды.

"Бүген Русиядә 146 миллионнан артык кеше яши. Дәүләт аларга карап үзенең стратегик планнарын кабул итә. Әгәр дә без халык санын дөрес язмасак, чишелеш дөрес булмый. Монда дөреслек булырга, без аны лаеклы итеп үткәрергә тиеш. Җанисәптән соң күршеләр белән очрашканда оялмыйча, курыкмыйча күзгә-күз карап сөйләшерлек булсын. Татар халкының үзенең лаеклы урыны бар", диде Шәйхразиев.

Җанисәпкә әзерлек барышында һәм сан алу вакытында канун бозулар булган очракта мөрәҗәгать итәргә чакырды. Ярдәм итү өчен SERGIS адвокатлар төркеме эшләвен әйтте. Залдагыларга сүз биреп, матур итеп сөйләшергә, эмоцияләрдән өстен булырга чакырды.

Чарада катнашучылар Шәйхразиевка сорау бирүдән бигрәк үзләре чыгыш ясады. Алар арасында Даян Мурзинга Русия батыры исемен бирү, әтисенең китабын чыгаруда ярдәм сорау кебек чыгышлар да булды.

Иглиннән килгән фермер Хәсән Идиятуллин кызының татар булуы сәбәпле, укырга керүдәге авырлыклары, үзенең милләтне сатмавы турында сөйләде, ике халык арасындагы каршылыкларны Мәскәү тудыруын әйтте, батыр булырга чакырды.

Нурмөхәммәт Хөсәенов (c)
Нурмөхәммәт Хөсәенов (c)

Бәләбәй татар гимназиясенең элекке мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов интернетта ревизия мәгълүматларын табу һәм алар белән куллану турында чыгыш ясады. Бәләбәй татарлары конгрессы җитәкчесе Рәсүл Гәрәев татар гимназиясенең зур булмавы, теләгән укучыларны кабул итә алмавы, шул ук вакытта Бәләбәйдәге башкорт гимназия-интернатына чит районнардан килеп укулары турында сөйләде. Үзен нефтьче дип таныштырган Фоат Рафыйков эмоцияләрен дә чыгарып алды:

"Безне Татарстанда да, Башкортстанда да уйлаучы юк иде. Ләкин соңгы чорда милли бәйрәмнәрне Башкортстанның татар районнарында уздыра башладылар. Мәсәлән, Туймазыда "Озын көй" һәм башка татар районнарында да шундый чаралар уза. Бу безне мыскыл итү", диде Фоат Рафыйков.

Васил Шәйхразиев һәм Фән Вәлиәхмәт
Васил Шәйхразиев һәм Фән Вәлиәхмәт

Чара ахырында Милли шура рәисе берничә кешегә "Татар халкына күрсәткән хезмәтләре өчен" билгесен тапшырды. Алар арасында шушы көннәрдә 70 яшен билгеләгән җырчы Фән Вәлиәхмәт тә бар. Чара күмәкләп "Туган тел"не җырлау һәм фотога төшү белән тәмамланды.

Чарадан соң Азатлык хәбәрчесе Васил Шәйхразиевтан карикатурист Камил Бузыкаев рәсемнәре уңаеннан фикерләрен белеште. "Камил Бузыкаевны беләсезме, карикатураларын күргәнегез бармы? Бу карикатуралар татар-башкорт, Татарстан-Башкортстан мөнәсәбәтләренә ничек тәэсир итә дип уйлыйсыз?" дигән сорауга ул кыска гына итеп "Карикатуристның үзе белән очрашмасам да эшләрен күргәнем бардыр инде. Ул бит карикатурамы, җырмы, анекдотмы, кеше аны үзенә карап чыгара. Ул аны үзе турында чыгаргандыр, мин белмим", дип җавап бирде.

Милли шура рәисе җәмәгатьчелек белән очрашуга кадәр Икенче бөтендөнья сугышы батыры Даян Мурзин каберенә чәчәкләр салды, Башкортстан хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Азат Бадранов, шулай ук татар галимнәре белән очрашты.

Галимнәр дә очрашуда җанисәп турында да фикерләрен белдерделәр. Икътисад фәннәре докторы Касыйм Йосыпов халык санын алуларның гадел узмавын, аның нәтиҗәләрен ясаганда "тиешле саннар" язуларын әйтте. Икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин республикадагы төньяк-көнбатыш диалектының уйлап чыгарылуы, аларның чынлыкта татар булулары турында сөйләде. Моны Казан галимнәре фәнни исбат итсен дигән тәкъдим белән чыкты.

Башка чыгышларда да Русия һәм Башкортстанда үткәрелгән милли сәясәтнең милләтләр арасында каршылыклар тудыруы билгеләнде.

"Ак калфак" оешмасы активистлары белән очрашуда да милли проблемнар, җанисәп турында фикерләр булды. Мисал өчен Салават шәһәреннән килгән Фәнзилә Тибеева татар телен укытуда авырлыклар турында сөйләде.

"Татар халкы юкка чыксын өчен бар шартлар да тудырылган. Авылларда туган телдә укыту бетте. Шәһәрдә атнасына бер сәгать укыталар. Элек татар телен дүрт укытучы укытса, бүген алар икегә калды. Бу шартларда балаларны татар итеп тәрбияләү бик авыр. Районда татар милли оешмалары бар, ләкин кулга-кул тотынып эшләү урынына үзара ызгышып яталар", диде ул.

Венера Идрисова авыллар белән эшләү кирәклеген күтәрде: "Без барыбыз да авыл балалары. Шәһәрләрдә яшәсәк тә кайтып йөрибез. Җанисәп алдыннан ешрак кайтырга, урындагы җитәкчеләр белән очрашырга, халыкка аңлату эшләре алып барырга кирәк. Югыйсә радио-телевидение шаукымына бирелеп, милләтләрен ялгыш күрсәтүләре дә ихтимал", дип чыгыш ясады.

Бишбүләктән килгән Лилия Мусаева халыкның телне ихтирам итмәве, балаларга, оныкларга туган тел өйрәтү бик авыр баруы турында хәвефләнеп сөйләде.

Чара чәй табыны артында узган сөйләшү, милли җыр-моңнар белән үрелеп барды. Бу очрашудан соң Шәйхразиев Русия мөселманнары үзәк диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать Таҗетдин белән очрашуга ашыкты.

XS
SM
MD
LG