Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәйхразиев Башкортстан татарларын Мөслимгә җыеп стратегияне аңлатты


Очрашудан күренеш

Мөслимдә узган очрашуда Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев татарның үсеш стратегиясе турында сөйләсә, Уфа татарларын алда торган җанисәп мәсьәләсе борчый.

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Башкортстанның татар оешмалары активистлары белән очрашты. Анда Уфадан һәм республиканың район һәм шәһәрләреннән җитмешкә якын кеше катнашты. Җыен Татарстанның Башкортстан белән чиктәш Мөслим районында узды. Дөнья татар конгрессы сайты язуынча, очрашуның төп максаты – җәмәгатьчелекне стратегия белән таныштыру. Әлеге стратегия чарада катнашучыларга таратылды.

Шәйхразиев милли оешмаларга үз эшен 29 августта Милләт җыенында кабул ителгән татарның гамәл стратегиясе нигезендә алып баруны сорады. Ул бу документны "Коммунизм төзүченең әхлакый кодексы" белән чагыштырды.

Васил Шәйхразиев
Васил Шәйхразиев

"Коммунизм төзүченең әхлакый кодексы"нда без нәрсәнең ничек булырга тиешлеген беләбез бит. Үз вакытында яттан да белә идек. Стратегиядә татар кешесе алдында торган барлык бурычлар да язылган. Шул ук вакытта стратегия зур түгел – 100, 500 биттән тормый. Укыдың һәм аңладың. Без бу стратегиядә юлларны гына күрсәтмибез, монда ничек эшләргә икәнлеге язылган. Төп бурыч – аны һәр татар гаиләсенә җиткерү", диде Шәйхразиев.

Милли шура рәисе оешма җитәкчеләренә дәүләт грантлары алуда катнашырга чакырды. Шул ук вакытта татар халкының үсеш фондын төзеп булмавы турында әйтте. Аның сүзләренчә, Татарстанда да, Башкортстанда да мондый мөмкинлекләр юк.

Башкортстан ягыннан зур чыгышлар булмады, сорау һәм тәкъдим рәвешендә кыска гына фикер белдерүчеләр булды. Башкортстан татарларын хәзер алда торган җанисәп борчый. Бәләбәй татар гимназиясенең элекке мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов та нигездә шул мәсьәләне күтәрде.

Нурмөхәммәт Хөсәенов
Нурмөхәммәт Хөсәенов

"Белемсез кеше – җиңелгән кеше. Шуңа без белемле булырга, тарихи язмалар белән коралланырга тиеш. Бүгенге көндә беренче, икенче, өченче ревизия һәм җанисәпләр белән бәйле материалларыбыз бар. Безнең бер егетебез архивлардан шуларны җыеп, туплап, ул "Туган як" журналының 2020 елның берләштерелгән 3-4 санында басылып чыкты. Анда шул вакытларда булган авылларда нинди милләт кешеләре яшәве, авыл халкының саны турында мәгълүмат бар. Журнал августта ук чыкса да, бүгенге көнгә кадәр халыкка таратылмаган. Мин аны халык арасында күпләп таратуны тәкъдим итәм һәм шуның буенча эшләргә чакырам. Алар барсы да башкорт авыллары булмаган, алар барсы да татар авыллары. Башкорт гаскәриләре төзелгәч, ул гаскәриләргә кергән барлык балигъ булган егетләрне "башкириц" дип язганнар. Бу бишенче ревизиягә дә кергән, ул татар авылларындагы егетләр "башкириц" буларак, бүгенге кайбер тарихчыларга ул авылларны башкорт итеп күрсәтергә нигез бирә", дип чыгыш ясады Хөсәенов.

Шәйхразиев журналларны күпме кирәк, шул кадәр тарату мөмкинлеге булуын әйтте.

Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов шулай ук җанисәп мәсьәләсен күтәрде.

Заһир Хәкимов
Заһир Хәкимов

"Без 12 декабрь Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышын җыячакбыз. Анда күп кенә мөһим мәсьәләләр күтәреләчәк. Март аенда узачак корылтайга әзерлек мәсьәләсе дә бар. Алдагы елда Башкортстан Конституциясенә үзгәрешләр кертеләчәк. Без бу мөһим чарадан да читтә калмаска, эшче төркем төзеп, төп канунга үзгәрешләр кертү өчен тәкъдимнәр әзерләргә җыенабыз. Анда тел статусын ныгыту тәкъдимнәре дә булачак.

Алдагы елда халык санын алу уза. Җәмәгатьчелек аны контрольдә тотарга тиеш. Аны районнардагы бүлекчәләребез оештырачак.

Алдагы елда Татарстан һәм Башкортстан арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелүгә 30 ел тула. Бу Башкортстан календарена кертелгән, ә Татарстан календаренда юк. Әлеге чарага да игътибар юнәлтергә кирәк", дип чыгыш ясады Заһир Хәкимов.

Васил Шәйхразиев быел гыйнварда Уфада татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашкан иде инде. Шунда ул җанисәптә татарларга юридик ярдәм күрсәтеләчәк дип әйтте. Бу юлы ул хакта әйтелмәде.

Бүгенге чарадан соң Азатлык җыенда катнашкан һәм чыгыш ясаган берничә кешенең фикерен белеште. Нурмөхәммәт Хөсәенов эшлекле сөйләшүнең азрак булуын әйтте.

"Чараның әһәмияте зур булды. Анда халыклар дуслыгы турында да сөйләделәр. Мин җыр җырларга, бию карарга килмәдем, мин халыкка үзенең милләтен дөрес күрсәтергә кирәклеген аңлату өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатырга бардым. Ревизия материаллары белән куллану һәм үз авылыңны ничек табу турында сөйләдем. Халыкка беренче, икенче, өченче ревизия язмаларын ничек табырга аңлаттым. Интернеттагы сылтамаларны бирдем.

Башкортстанда татарларга болай җыелу мөмкинлеге юк, шуңа мин җыенның бу форматта узуын хуплыйм. Интернет аша аралашып һәм шушылай читтә генә очрашып була. Дөрес, төп тема җанисәп түгел иде. Җанисәп җитеп килә, ә без бернәрсә дә эшләмибез. Безнең хәлләр әйбәт түгел, нишләп без тыныч кына карап торырга тиеш? Шуңа үзебез өчен әһәмиятле мәсьәләләрне күтәрдек", диде ул.

Эшмәкәр Фәнир Галимов тел, милләт мәсьәләсе турында ачык сөйләшү кирәк иде ди.

Фәнир Галимов
Фәнир Галимов

"Һәркемнең соравы бар. Шул сорауны бирәсе килә. Балаларга туган телебезне ничек укытырга? Моны бит инде без хәл итә алмыйбыз. Болар барысы да хөкүмәт дәрәҗәсендә эшләнергә тиеш. Казан ягы барысын да яхшы аңлый. Ике республика җитәкчесе дә яхшы мөнәсәбәттә. Мондый очрашуның шулай Мөслимдә узуы яхшы, чөнки якын, мин сәгать ярымда барып җиттем. Казанга бару ерак бит. Шуңа бу очрашуга теләгән һәркем килә алды. Күңелдә булганнарны әйтеп киңәшләшеп кайттык. Милләт, тел, киләчәгебез турында сөйләштек. Җанисәпкә килгәндә, һәркем күңелендә булганча язылачак", диде Фәнир Галимов.

Заһир Хәкимов чарага уңай бәя бирде һәм җыелышларны тагы да нәтиҗәлерәк уздыру мөмкинлеге турында әйтте:

"Очрашу бик әйбәт булды. Халык очрашуларга сусаган, чөнки пандемия сәбәпле, чаралар узмый диярлек. Бар да өйдә ята. Фикер алышу әйбәт узды һәм кирәкле. Ләкин һәр чараның нәтиҗәлелеге һәм файдасы булырга тиеш. Бу чарага безнең активистлар килде, аларга мондый чаралар яңа дәрт, көч бирә. Активистларның җанисәп турында фикерләре тупланган, алар үзләрен татар дип яздырачаклар. Мин мондый чаралар күбрәк районнарда узса, нәтиҗәлерәк булыр иде дип исәплим. Шәҗәрә бәйрәмнәре үткәреп, шулар аша, шулай ук хәбәрдарлык чаралары аша псевдофәнни фикерләр белән татар авылларын башкортныкы итеп күрсәтүләр бара. Имеш ул авылларда телләрен югалткан башкортлар яши. Күп кешенең башлары буталган. Шушы уңайдан аңлатулар уздырсак, чаралар нәтиҗәлерәк булачак", диде Заһир Хәкимов.

Мөслимдәге чара район үзәге белән таныштыру, экскурсияләр, мәктәпләрне карау белә дәвам итте.

29 август Дөнья татар конгрессының Милли шурасы Казанда "Милләт җыены" чарасын оештырып, татар халкының үсеш стратегиясен кабул итте. Хөкүмәт карамагындагы Татар конгрессы әзерләгән шушы документны дәүләт хезмәтендәге татарлар дәррәү хупласа, бәйсез татар активистлары тәнкыйди караш белдерде. Соңрак Казанда татар стратегиясенә багышланган яңа хезмәт дөнья күрде. Ул "Милли җыен"да кабул ителгән рәсми стратегиядән нык аерыла.

фикерләр (14)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG