Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар үсеш стратегиясенә кермәгән 8 фикер


Яңа китап
Яңа китап

Казанда татар стратегиясенә багышланган яңа хезмәт дөнья күрде. Ул “Милли җыен”да кабул ителгән рәсми стратегиядән нык аерыла. Азатлык яңа китапка кергән кызыклы фикерләрне барлады.

Казанда “Татар милләтенең үсеш стратегиясе” юлында” дип аталган яңа китап дөнья күрде. Ул татар конгрессы язган стратегиядән бик нык аерыла. Яңа китапны бастыруда дәүләт катнашмаган. Ул татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте, “Туган җир” журналы, Мәскәү татарлары штабы һәм “Татар шакмагы” клубы тырышлыгы белән басылган.

Китап 200 данәдә генә чыгарылган. Ул шактый күләмле. 400 биттән тора. Китапта 2017-2019 еллар аралыгында татарның үсеш стратегиясе, дәүләтчелеге, татар телен укыту тирәсендә барган фикер алышулар кергән. Галимнәр, мәгариф белгечләре, җәмәгать эшлеклеләре татарның 2050 елга кадәр үсешен күзалларга тырышкан.

Быелның 29 августында дөнья татар конгрессы татарның үсеш стратегиясен тәкъдим итте. Ул галимнәр, милли җәмәгатьчелек тарафыннан тәнкыйтьләп каршы алынды, шау-шу куптарды, өстән төшерелгән документ буларак кабул ителде.

Яңа китапның төзүчесе, тарихчы Дамир Исхаков хезмәттә татар фикере урын алуын сөйләде.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

“Мин моңа кадәр дә кабул ителгән стратегияне тәнкыйтьләдем. Милли шура җыенында бу милләт стратегиясе була алмый дидем. Аны эшләргә тырышу барып чыкмады. Бер төркем экспертлар эшне дәвам иттек, түгәрәк өстәлләр оештырдык, үз тирәбездә бәйсез фикер ияләрен җыйдык, аларның тәкъдимнәрен тупладык һәм шушы җыентыкны чыгардык. Бу китап “Татар милләтенең үсеш стратегиясенә юлы” дип атала. Монда татар фикере җыелган. Аның тиражы кечкенә. Кызганыч, чыгарырга тиешле кеше бу гамәлдән баш тартты. Шуңа күрә күпме акча таптык, шулай бастырдык. 200 данәдә генә булгач, ул экспертларга гына биреләчәк. Әмма аны укыган кеше ничек, нинди юнәләштә хәрәкәт итәргә тиешлеген аңлаячак. Мин аны Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевка бүләк иттем. Ул аны рәхмәт белән кабул итте. Шулай ук конгресс каршында экспертлар шурасын булдырырга тәкъдим ителде. Безнең “Татар шакмагы” дигән экспертлар клубы оешты, үзебез төбәкләргә барырга җыенабыз. Анда фикер ияләре бар”, диде Исхаков Азатлыкка.

Азатлык “Татар милләтенең үсеш стратегиясе” юлында” китабыннан кызыклы 8 фикерне барлап, үз укучыларына тәкъдим итә.

Геосәясәт, татарның дөньяда тоткан урыны

“Беренче мәсьәлә – татар статусы. Безгә иң элек җирле халык булуыбызны белдерергә кирәк. Русиядә бу төшенчәне өнәп бетермиләр һәм моны азчылык халыкка карата кулланалар. Без үзебезгә мондый билгеләмәне әлегә бирмәдек. Аны дөрес итеп күрсәтү – стратегия эшендә мөһим юл булачак.

Икенче мәсьәлә безнең нинди цивилизациябезгә карау белән бәйле. Без урыс, Русия цивилизациясе эчендә санала алабызмы? Миңа билгеле булганча, урыс, Русия цивилизациясе нигезендә православ дине ята. Безнең күпчелегебез православ диненә карамагач, турыдан-туры бу цивилизациядә тора алмыйбыз. Без ислам цивилизациясенең төрки юлында. Димәк, без беркемнең канаты астында була алмыйбыз. Безнең мөстәкыйль урыныбыз бар. Бу мөһим. Ул стратегиядә аерым язылырга тиеш. Без Аллаһ алдында гына җавап тотабыз. Безнең арада башка аллалар юк һәм кирәкми дә”.
Дамир Исхаков, тарих фәннәре докторы (227 бит)

Дәүләтчелек, федерализм
“Әлеге стратегиянең юлы нинди булырга тиеш? Әлбәттә, Татарстанның нык дәүләтчелеге, Русиядә федерализм һәм демократия үсеше. Шунсыз татарлар милләт буларак тулы көчкә үсеш ала алмаячак”.
Айрат Фәйзрахманов, яшь галим (135 бит)

Милли университет
“Төп нәтиҗә, төп максат буларак Татар университетын булдырырга кирәк. Анда барлык фәннәр дә татар телендә укытыла ала. Моны эшләрлек кадрлар әлегә бар. Күпмедер вакыттан соң бу эшне башкарып булмаячак. Фән теле буларак инглиз телен дә кертергә мөмкин. Чөнки ул фән теле, күп кенә фәнни мәкаләләр, аеруча Европада, инглиз телендә языла. Милли университет республика проекты булса, гаҗәеп булыр иде. Багучылар шурасын Миңтимер Шәймиев кебек абруйлы шәхес җитәкли ала”.
Зөфәр Мәхмүтов, тарих фәннәре кандидаты, этносоциолог (97 бит)

Мәгариф
“Глобальләшү, космополит шәһәр җәмгыяте, татарны юкка чыгару шартларында милләтне бары көндәшлеккә сәләтле булган татар телендәге мәгариф системы гына саклап калачак. Татар балалар бакчасыннан алып университетка кадәр... Казан һәм Чаллының һәр районында татар телендә укыта торган мәгариф үзәге ачып булыр иде. Аларның һәммәсе үз юнәлешендә эшли ала – һуманитар, сәнгать, полилингваль, табигый фәннәр. Моңа ихтыяҗ була аламы? 2нче татар гимназиясенә балаларны шәһәрнең төрле почмакларыннан китерәләр. Мәктәп тулы. Күп ата-аналар шәһәрнең башка ягында яшәү сәбәпле үз балаларын бу мәктәпкә йөртә алмый”.
Айрат Фәйзрахманов, яшь галим

Мәхәллә
“Мәхәллә институты ярдәме белән милли территориаль һәм экстерриториаль системны үстерергә кирәк. Бу инкыйлабка кадәр татарларга мәдәни, икътисади һәм иҗтимагый-сәяси өлкәдә ренессанска ирешергә булышты. Игътибар итегез, хәзер Казан бистәләренең күбесендә татарлар күпчелекне тәшкил итә. Әле 20 ел элек алай түгел иде. Салмач, Вознесение, Константиновка, Борисково һәм башка бистәләр этнодемографик яктан үзгәрде. Татарлар җирсез яши алмый, алар генетик яктан җир хуҗасы мөһерен суга. Димәк, безгә милли инфраструктура булдырырга, татар мәктәбе, балалар бакчасы, күп функцияле үзәкләр (китапханә, театр залы) ачарга кирәк. Мондый территориаль җәмгыятьләр өчен күп мөмкинлекләр бирүче җирле үзидарә кануны бар. Ләкин дөрес һәм уйланылган програм кирәк. Бөек мәгърифәтче Илдус Әмирхановның татар мәхәлләсе турындагы концепциясе бар. Нигез итеп алырга була торган төп документ бу”.
Руслан Айсин, сәясәт белгече (132 бит)

Ислам
“Исламның урыны стратегиянең доктрина өлешендә урын алырга тиеш. Шуннан соң ислам һәм аның институтларының, дини мәгариф системының татар милләте үсешендә ничек кулланып булуын карарга кирәк. Меңъеллык мәдрәсә йөз процентка татар телле уку йорты. Татарстанда тагын кайда тулысынча татар телендә алып барылган урта һөнәри белем бирү йорты бар? Хәзер Русиядә булган 8 мең мәчетнең 3 меңе татар мәчете. Бу дини белем бирүдән тыш, татар телен укыта алырлык чын институт. Башка институтлар, татар мәктәпләре юк. Бу институтларны кулланмыйча алар (стратегияне төзүчеләр) ничек Татарстаннан читтә яшәүче татарны саклап калырга җыена? Сүз бу институтларны куллану турында бара”.
Рәфыйк Мөхәммәтшин, Русия ислам институты ректоры, профессор (207 бит)

Сәнгать
“Әгәр сыйфатлы продукт алырга телибез икән, без шәхси тәҗрибәгә түгел, ә дөньяга карарга тиеш. Сәнгать өлкәсендә стратегия күп вакыт ала торган катлаулы эш. Белгечләрне әзерләү өчен 5 елга укытырга җибәрергә, ә үзебездә кино төшерер өчен инфраструктура булдырырга, студия ачарга, яңа җиһазлар алырга, графика белән эшләргә һәм башка эшкә өйрәтергә кирәк. Боларның барысы да сыйфатлы сәнгать булсын өчен эшләнергә тиеш. Танылган зур фестивальләренең шорт-листына керергә, әйтик, ун елдан без анда керәбез дип дедлайн куерга омтылырга кирәк. Бу очракта гына төпле сөйләшү була ала”.
Туфан Имаметдинов, театр белгече, режиссер (93 бит)

Буржуазия
“Татар оешмаларына ярдәм итүдә, татар мәктәпләре һәм мәдәни үзәкләре, медиасын ачуда, урыннарда сәләтле милләттәшләребезгә финанс бүлеп бирүдә милли буржуазияне җәлеп итү механизмын уйлап табарга кирәк. Инкыйлабка кадәр татарга газет, журнал, мәдрәсә, театр тотарга дәүләт акча бүлеп бирмәгән. Барлык авырлыкны үз өстенә меценатлар алган. Хәйриядә катнашмаган татар буржуазы булмаган. Бу әхлакка, ислам этикасына туры килми. Олигарх Роман Абромовичны алыгыз. Ул Русия яһуд конгрессы ихтыяҗы өчен 500 млн доллар акчасын корбан итте. Безнең үзебезнең долларлы миллионерлар, миллиардерлар бар. Татар телен өйрәнергә теләүчеләргә стипендия бирү фондын булдыруда җәмәгатьчелекнең гаҗәеп тәкъдиме бар. Сүз уңаеннан, Израил үз вакытында яшьләрне финанс яктан стимуллаштырып, юкка чыккан иврит телен торгыза алды”.
Руслан Айсин, сәяст белгече (133 бит).

XS
SM
MD
LG