Accessibility links

Стратегия кабул ителде, аны эшләтү механизмнары кирәк


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Ничә татар туган телен белә, ничә татар мәктәбе калган, үткәнгә анализ ясамыйча алга бару мөмкин түгел. Татарның үсеш стратегиясе кабул ителгән икән, инкарь итү инде соң. Бу – татар галимнәре әйткән кайбер фикерләр. Фән ияләре стратегияне эшләтеп җибәрү механизмнары турында сөйләште.

4 сентябрь Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Татарстанда һуманитар фәненең киләчәге, тарихны өйрәнүдә дигитал технологияләр куллану, Татарстан һәм татар тарихын популярлаштыру турында сөйләштеләр. Фән турында сөйләшергә дип галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре чакырылды. Фикер алышу тарих фәне тирәсендә барырга тиеш булса да, аралашу татар халкының үсеш стратегиясе тирәсендә барды.

Галимнәрнең дә, җәмәгать эшлеклеләренең дә бу хакта ачыктан-ачык сөйләшәсе килә. Бу аңлашыла да, чөнки ике ел дәвамында стратегияне язуда катнашкан галимнәр өчен аның кинәт кабул ителүе көтелмәгән булып чыкты. Бер әзерләнгән стратегия өстенә параллель тагын бер документ язылып һәм тиз генә аны кабул итү җәмәгатьчелектә ризасызлык, бәхәсләр тудырды. Азатлык хәбәрчесе түгәрәк өстәлдә катнашучыларның фикерләрен тыңлады.

Радик Салихов
Радик Салихов

Очрашуның модераторы Тарих институты мөдире Радик Салихов иде. Кайчак аңа хискә бирелеп киткән спикерларны тынычландырырга туры килде. Очрашу вакытында “Текстның авторы кем соң?” “Нинди телдә язылды?” дигән сораулар күтәрелде. Радик Салиховка ярым шаярып: “Без каян белик? дигән җавап бирергә туры килде. Кемдер: "Рөстәм Миңнехановтан" сорагыз дип тә өстәде. Шулай да кулуарларда текстның авторлары галимнәр Марат Гыйбатдинов белән Әлфрит Бостанов дип атадылар, соңгысы Азатлыкка моны үзе дә раслаган иде. Марат әфәнде бу түгәрәк өстәлдә “Син язуда катнаштыңмы?” дигән сорауга җавап бирмәде, моны расламады. Ул биредә утыручы һәр кеше стратегия язылганда үз тәкъдимнәрен җиткерде дип әйтте. Түгәрәк өстәл барышында стратегияне язуны Татарстанның фәннәр академиясенә бирү зур хата, акчаны суга салу дип тә бәяләнде. Әмма кабул ителгән документка кемнең кулы тигәненең төгәл исемлеге әлегәчә юк.

Азатлык чыганакларына караганда, Татарстан президенты аппаратында стратегиянең текстына да, аның кабул ителү рәвешенә карата да җәмәгатьчелектә туган бәхәс, ризасызлык борчылу тудырган. Һәм хакимият стратегиянең кирәклеге, мөһимлеге турында мөмкин кадәр күбрәк язарга, сөйләргә дип теләк белдергән. Бу җыен да кабул ителгән документны күбрәк аклауга корылган иде.

Очрашу нинди телдә барырга тиеш дип тә тарткалашып алды галимнәр, татар стратегиясен кайгыртабыз, ә үзебез урысча сөйлибез дигән тәнкыйтьләр дә буды, әмма ахыр чиктә кемгә нинди тел уңайлы, шулай чыгыш ясасын дип килешенде.

Бәхтияр Измайлов
Бәхтияр Измайлов

Тарих институты галиме Бәхтияр Измайлов кабул ителгән стратегиягә карашларның төрле булуын табигый хәл дип атады. Сүз уңаеннан, аның әтисе, галим Искәндәр Измайлов бер ел буена татар халкының үсеш стратегиясен язу белән шөгыльләнде. Әмма соңгы кабул ителгән вариантка аның бер генә җөмләсе дә кермәгән булып чыкты.

— Төрле фикерләр яңгырады бу стратегия турында. Кемгәдер ошады, кемгәдер ошамады, кемдер аны юл харитасы дип күзаллаган, кемдер мөрәҗәгать кебек кабул ителгән вариантны кулай дип саный. Бәхәс тууы – табигый хәл. Әлеге документ та җиде өлешкә бүленгән: монда тел дә, яшәеш тә, фән дә, дин дә һәм башкасы да бар. Татар милләтен төзү, оештыру максаты куелган. Шуны әйтергә кирәк: бу стратегия документы һәр татарга юнәлтелгән һәм һәр кеше милләтнең үсешенә өлеш кертә ала дигән фикерне җиткерә. Һәр кеше мөмкин кадәр үз эшен башкарырга тиеш. Безнең институт, мәсәлән, татар тарихына кагылышлы мультимедиа продукциясен чыгара һәм ул бүген популяр, әмма андый видеолар күп булырга тиеш.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Татар энциклопедия институты мөдире Искәндәр Гыйләҗев стратегиягә артык кагылмаска тырышты, ул милләткә кагылышлы көнүзәк проблемнарны барлап чыкты һәм аны хәл итү безнең буын бурычы дип әйтте. Гыйләҗев соңгы вакытта галимнәр арасында үпкәләр, бер-берен ишетмичә, аерым эшләү күренеше артты дип билгеләде.

— Татар стратегиясе бәхәс, ризасызлык уятуы да начар түгел, татарлар бераз уянып китте димме соң? Безнең өчен уңай импульс булды бу. Ул кабул ителде, хәзер киләчәк турында уйларга кирәк. Безнең өчен нәрсә әһәмиятле икәнен аңлап бердәм булып эш итәргә кирәк. Берничә мөһим төшенчәне билгелисем килә. Беренчесе – чыганаклар. Галимнәр тарафыннан татарга кагылышлы дистә мең чыганак табылды, җыелды. Әмма алар никадәр өйрәнелде? Анализ ясалып, җәмәгатьчелеккә таратылдымы? Юк. Бу юнәлештә эш системга салып башкарылырга тиеш.

Икенче мәсьәлә – ул белгечләр. Бу – безнең авырткан сөял. Татар телле профессиональ белгечләр һәр өлкәдә кирәк. Карагыз матбугатны, укырга дип утырасың – хата өстендә хата. Без беренче чиратта кайсы белгечләрне һәм ничек әзерләргә тиеш? Бу – безнең бурыч, чөнки Миркасыйм Госманов, Равил Фәхретдинов һәм башкалар буыны китеп бара, без дә өлкәнәеп киләбез, безне кем алмаштырачак? Моны ничек башкарырга икәнен белмим, рецептым юк.

Пропаганда мәсьәләсе дә аксый. Бу эш системлы башкарылмый. Тарихны киң массага җиткерү мөһим, әмма без моның әһәмиятен белеп бетермибез. Бу эшнең дә төрле формасы булырга тиеш, балаларга, яшүсмерләргә, урыс телле татарларга, чит ил кешеләргә, башка милләт вәкилләренә үзебез турында сөйләүнең үз ысуллары булуы мөһим.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Галим Дамир Исхаков татар милләтенең үсеше стратегиясен язу эше начар оештырылган иде һәм без татар халкы көтеп алган документны булдыра алмадык дип танырга тиеш дип сөйләде. Ул моның берничә сәбәбен дә атады һәм бюджет акчасы ничек тотылачак дигән сорауны да күтәрде.

— Берсе дә игътибар итмәде, әмма кабул ителгән документның баш исеме ике ел буена язылган стратегия белән туры килми. Беренчесе татар милләтенең үсеш стратегиясе булса, яңасы гамәл стратегиясе дип атала. Бу ике төрле документ, президент сүзчесе Лилия Галимова да моны таныды. Алдан планлыштырылган стратегия барып чыкмады. Мин төп эшче төркемнәрдә катнаша алмадым, эш начар оештырылган иде. Белгечләр булмаганы да ачыкланды. Ничә татар бүген татар телен белә? Мәгълүматлар юк. Әле кабул ителгән документ акчага бәйле. “Максат берни түгел, хәрәкәт мөһим” дигән әйтем бар, менә бу очракта да татарның максаты юк, әмма хәрәкәтләнергә кирәк. Милли үзаң дәүләт программына быел көтелмәгән акча бүленеп бирелде. Төрле оешмалар теләк, фикерләрен әйтәчәк, аннары ниндидер без белмәгән комиссия фәлән оешмага ниндидер бер проектка акча бүлеп бирәчәк. 100 млн сум акча – бюджет акчасы. Тел институты мөһим экспедицияләргә чыга ул, әмма бүген моннан тыш мөһимрәк эшләр булырга мөмкин. Кем аны билгели?

Шулай да Милли шурада очрашуда татарның үсеш стратегиясен язу эшен дәвам итәргә кирәк дип әйтелде. Әмма бу очракта белгечләр шурасы булырга тиеш дигән фикер әйтелде. Ни өчен эш барып чыкмады? Бу эшне Татарстан Фәннәр академиясенә бирү дөрес булмады. Алар озак хәрәкәтләнде, белгечләрне туплый алмады. Шулай ук без үткәнгә анализ ясалмады. Бүген татар телен саклау комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовка ТАССРда татар телен саклап калу тәҗрибәсен өйрәнергә туры киләчәк. Ни өчен эш барып чыкмаганын аңларга кирәк. Мәскәү белән ул вакытта да, әле дә тарткалаш бар. Федерализм буенча бер генә белгеч юк. Мидхәт Фаркушкин бит картайды, Русия кая бара һәм без ничек киләчәктә үзебезнең мәсьәләне хәл итә алачакбызмы? Менә бу сорауларның берсе дә өйрәнелми. Этносоциология мәгълүматлары юк, бүген безнең социологлар Мәскәү кубызына бии. Татарстанда, Русиядә чынбарлыкта ничә татар мәктәбе бар? Монысын да белмибез. Нидер эшли башланганчы реаль саннар кирәк.

Марат Гыйбатдинов
Марат Гыйбатдинов

Милли мәгариф белгече, галим Марат Гыйбатдинов стратегия начармы, яхшымы, кабул ителде, аны эшләтеп җибәрү мөһимлеген әйтте.

— Башкача стратегия язылмаячак, менә шушы документ бар, без аның белән эшләргә тиеш. Иң мөһиме буш документ, гамәлсез документ булмасын. Файдага бора алабызмы, әллә сүз уйнатачакбызмы тагын? Гамәл стратегиясе дип аталган икән, һәр кеше нишли ала, шул сорауга җавап бирергә тиеш. Мин Тарих институты өчен җавап бирә алам, милли рух бездә бар, фәнни хеәмәтләр ике телдә языла, аны популярлаштыру эше дә бара. Әмма без галимнәр тарихны популярлаштыру белән шөгыльләнергә тиеш түгел. Кайда язучылар? Кайда журналистлар? Тарихчыларның эшен алар кеше авызына тәмләп салырга тиеш. Институтлар гына шөгыльләнсен дип утырырга кирәкми.

Уңнан: Раил Фәхретдинов, Искәндәр Гыйләҗев, Радик Салихов
Уңнан: Раил Фәхретдинов, Искәндәр Гыйләҗев, Радик Салихов


КФУ галиме Раил Фәхретдинов стратегия документы декларацияне хәтерләтә дип әйтте һәм аның эчтәлегендә Татарстан һәм татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә мәктәпләр белән эш итү булырга тиеш дип сөйләде.

— Ул декларация гына булмасын өчен стратегик план белән эш итәргә кирәк булачак. Русия буенча йөрим, татарлар белән очрашам, кызганыч, әмма вазгыять катлаулы. Татардан башка бар милләт тә үз милләтен булдыру, ныгыту юнәлешендә эш алып бара дигән хис туа. Әстерхан өлкәсендә ногайлар никадәр актив эшләгәненә исең-акылың китәр. Ногай милли үзаңын татарга сеңдерү дә бара. Бу – безнең кул кушырып утыруның нәтиҗәсе.

90нчы елларда Татарстанның мәгариф министрлыгы төбәкләрдән кайтып керми иде, кайда нинди мәктәп булганын белә идек, бөтен дәреслекләр бездән тәэмин ителә иде. Хәзер кемдә бу социлогик тикшерү саннары? Без төбәкләрне, Башкортстанны кулдан ычкындыра барабыз. Стратегиянең эчтәлегендә мәктәпләр белән эшләү булырга тиеш. Мөмкин кадәр һичьюгы Татарстан мәктәпләрендә Татарстан тарихын өйрәнүне кайтырырга, аны ныгытырга кирәк. Тагын бер проблемны әйтәм – чуаш, башкорт галимнәре соңнгы вакытта татарларның Казан ханлыгында булган ролен киметеп күрсәтергә тырыша, Татарстан галимнәре дә моны күз уңында тотып актив рәвештә үз фикерләрен әйтергә тиеш.

Римзил Вәли (уртада)
Римзил Вәли (уртада)

Җәмәгать эшлеклесе, журналист Римзил Вәли стратегия документын язучыларны яңа фикерле кешеләр дип саный. Татарстан президент сайлаулары, ТАССРның 100 еллыгы, "Милләт җыены", җанисәп алдыннан татар халкына мондый мөрәҗәгать белән чыгу кирәк иде дип саный.

— Аны хурларга да кирәкми, үтереп мактарлык да берни юк. Бу татарны яклый торган документ. Татарстанның барлыгын әйтүче документ бу. Аны язуда хакимият, конгресс кешеләренең кулы тигән дип уйлыйм. Мин үземә кирәклесен тапмадым, демография, миграция хәлләре турында язылмаган. Татар Ерак Көнчыныштан Татарстангамы яки Башкорстанга күченеп кайтсынмы дигән сорауларга җавап юк. Аны башлау кирәк иде, хәзер дәвам итү мөһим. Һәр кеше бу стратегиягә өлеш кертергә тиеш дип язылган.

Милли үзаңны тәрбияләгәндә тел дә, тарих та мөһим. Нинди телдә кирәк тарих? Татарча гына мөмкин түгел, урыс телле татарлар да бар. Тарих татарны милләт буларак формалаштыра.

Лилия Габдрафикова
Лилия Габдрафикова

Галимә Лилия Габдрафикова Милләт җыенында милләт турында сөйләшергә дип халык җыелса да, күп еллар дәвамында татар темасы белән шөгыльләнгән Тарих институтыннан берсе дә чакырулы түгеллеген һәм Конгрес тарафыннан чакырылган кунаклар барысы да пенсия яшендәге активистлар икәнен искә төшереп, бу стратегияне кем тормышка ашырырга тиеш, ник буыннан алмашынуы юк дигән фикерләрен җиткерде.

— Урта яшьтәге активистлар бар, галимнәр, тел активистлары, әмма алар конгресска кирәкми. 30 ел элек йөргән абый-апалар, калфак киеп йөрүчеләр, аларны ихтирам итәбез, әмма гафу итегез, алар инде картаеп беттеләр, әмма шунда һаман йөриләр. Яшь, егерле буын кешеләрен бу эшкә кайчан катыштырырга телиләр? Конгресс декоратив оешмага әйләнде, без, интеллектуаль, иҗат кешеләре, фән ияләре аның эшеннән читләштерелгән. Бу – зур хата. Чит илгә китә бит яшьләр. Яшь галимнәр гомумән фәннән, татар проектларыннан китә. Бу бит конгрессның мөнәсәбәте нәтиҗәсе.

Стратегиядә һәр кеше милләт өчен җаваплы дигәндә ниндидер яңа эш, яңа эш формасы барлыкка килә ала. Милли рух, милли үзаң өчен шәхси җаваплылык булырга тиеш.

Стратегия – ул манифест, ә менә милли үзаң дәүләт программына акча бирелә икән, аның акчасы Татарстанның фәннәр академиясенә, Археология институтына бирелә. Менә бу ничек башкарылачак – сорау туа. Ничек башкарып чыгачак алар?

* * *

Галимнәр мондый очрашулар дәвам итәргә тиеш дип әйтелде, моннан соң милли мәгариф темасын күтәрелеп, мәгариф министрлыгы, мәктәп мөдирләре, укытучылар белән ачыктан-ачык сөйләшергә дип килешенде.

XS
SM
MD
LG