Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җанисәптә татарга юридик ярдәмне SERGIS ширкәте күрсәтәчәк


Килешүне имзалауда катнашучылар

Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты SERGIS адвокатлар коллегиясе белән җанисәп вакытында юридик ярдәм күрсәтү турында килешү төзеде. Башкортстан татарлары бу мәгълүматны халык арасында таратырга кирәк ди.

4 февраль Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты бинасында килешү имзалау вакытында Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Русиянең шактый гына төбәкләрендә татарларның җанисәп турында күп сораулар бирүен әйтте.

Васил Шәйхразиев
Васил Шәйхразиев

"Русиядәге 5 миллион 300 мең татарның һәрберсенең татар булып саналуын телибез. Безгә башканыкы кирәк түгел, әмма һәрбер татар саналган булырга тиеш", диде ул.

Шәйхразиев сүзләренчә, кирәк очракта оешма хөкүмәт органнарына сораулар биреп тә, мәсьәләне хәл итә алачак.

SERGIS ширкәте татарларга җанисәп кенә түгел, ә башка мәсьәләләр килеп чыкканда да ярдәм итәргә әзер, әмма бу очракта инде акчаны конгресс түгел, ә мөрәҗәгать итүче үзе түләячәк.

SERGIS җитәкчесе Гөлнара Сергеева мондый килешүнең беренче тапкыр төзелүен әйтте.

Гөлнара Сергеева
Гөлнара Сергеева

"Моңарчы әле җанисәпкә бәйле эшләгәнебез юк иде. Татар булып язылырга мөмкинлек булмаган проблемнар килеп чыкканда без инде катнашачакбыз. Бәлкем мөрәҗәгатьләр дә алай күп булмас. Алай да татарлар җанисәптә хокук бозу очрагы булганда кайда барырга икәнен белергә тиеш", диде ул. Килешү ел азагына кадәр гамәлдә булачак.

24 гыйнвар Башкортстанга сәфәре вакытында Васил Шәйхразиев: "Без юридик компанияләр арасында бәйге игълан иттек. Анда җиңгән ширкәт безгә ярдәм итү белән шөгыльләнәчәк. Кайда да булса татар ярдәм сораса, алар анда барып булса да ярдәм итәчәк", дигән иде.

2002 һәм 2010 елда узган җанисәпләр вакытында иң күп хәрәмләшүләр Башкортсанда булган иде. Татарларны башкорт дип яздыру очраклары турында күп сөйләнде. Азатлык Башкортстанда яшәүче яки әлеге республика белән бәйле берничә кешедән юридик ярдәмгә ихтыяҗ турында сорады.

Этносәясәтче Илдар Габдрәфыйков мондый юридик ярдәмнең быелгы җанисәптә дә кирәге чыгарга мөмкин дип саный:

Илдар Габрәфыйков
Илдар Габрәфыйков

— Мондый юридик ярдәмнең кирәге чыгарга мөмкин. 2002 елда 230 мең тирәсе татарны башкорт дип язганнар. Бу "Җанисәп турында"гы канунны тупас бозу. Татарларның иң күп кимегән саны Башкортстанның Көнбатыш районнарында булды. Нәкъ авыл җирендә. Шәһәрдә алай түгел. Шуңа мондый ярдәм авылда күбрәк кирәк булуы ихтимал. Авылда җанисәпне алып йөрүчеләр хәрәмләшергә мөмкин, шулай ук санаган кәгазьләрне машинага керткән җирдә хәрәмләшүләр булырга мөмкин. Быел бәлкем элекке кебек ук булмас, чөнки хөкүмәт үзгәрде. Шуңа да карамастан андый юридик хезмәт эшләсә әйбәт булыр иде.

Хәзер бит физик һәм юридик затларга җанисәп турындагы канунны бозган өчен административ җаваплылык турында канун өлгесе карала. Ул өч меңнән 1 миллион сумга кадәр штраф түләтүне күздә тота.

Минем татар дип языласы килә, ә мине башкорт дип язып маташалар. Менә бу очракта юридик ярдәм кирәк

Мин Чакмагыш районында кечкенә генә социологик сораштыру үткәрдем. Анда барысы үзләрен татар дип хис итә. Кайсыбер башкорт галимнәре Чакмагыш, Илеш, Дүртөйледә халык үзен башкорт дип әйтә диләр. Архив чыганакларын да бастырып чыгаралар. Тарихи документлар дип күрсәтеп нигезләмәкче булалар. Әмма ул заманда халыкның үзаңы башка булган, башкорт булганнарга җир бирелгән. Шуңа шулай язылганнар.

Ә хәзер минем татар дип языласы килә, ә мине башкорт дип язып маташалар. Менә бу очракта юридик ярдәм кирәк. Канун нигезендә беркем дә милләтне язуда мәҗбүр итмәскә тиеш. "Синең әниең башкорт булган, син ник татар булып языласың" дигән сораулар булмаска тиеш. Һәр кешенең үз милли аңы бар.

Тарихчы Илнар Гарифуллин юридик яктан ярдәме булырмы-юкмы, ләкин мәгълүмати яктан бу яхшы әйбер ди:

Илнар Гарифуллин
Илнар Гарифуллин

— Кирәкле килешү. Бу, беренчедән, җанисәпкә игътибарны арттыра. Юридик яктан ярдәме булырмы, анысын әйтә алмыйм. Мәгълүмати яктан бу яхшы әйбер. Икенче яктан, Русия думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов җанисәптә хәрәмләшүләр булса, административ штраф турында канун кабул итәбез дип әйткән иде. Бу канунны булдыруга ул нигез булып тора ала.

Тик утырганчы моны булдыруны уңай дип бәялим

Берәр кайда милләт саны буенча сорау чыкса, юридик форматларны кулланып, минемчә, тавышны күтәреп, ниндидер уңай якларын табып була. Тормышка ашырылырмы, белмим. Әмма тик утырганчы моны булдыруны уңай дип бәялим.

Элеккеге җанисәпләрне карасак, агитациягә караганда, җанисәпне алучы кешеләргә планнар төшерелә иде. 2002 елны халык исәбен алучы кешегә һәр авылда никадәр башкорт, никадәр татар булырга тиешлеге турында план тоттырылган иде. Бу бер. Икенче хәрәмләшү җанисәп саны җыелгач, мәгълүматны биргән вакытта. Бу язып йөрүчеләргә тагын шундый план төшерелсә, аларга юридик яктан ярдәм бик уңышлы булыр иде.

Без инде җанисәп санын карый алмыйбыз. Әмма язган вакытта ниндидер хәрәмләшүләр булса, һичьюгы тавыш чыгарып була. Соңгы нәтиҗәсе булмаса да, юридик, прокуратура ягыннан игътибар булса, хәрәмләшүчеләрнең көчләре дә, ихтыяры да кимер иде. Бу тик утыру түгел бит инде, нидер эшләү.

Бу мөмкинлек турындагы мәгълүматны тарату кирәк. Халыкта юридик яклау турында мәгълүмат булырга тиеш. Бу проблемны күбрәк күтәргән саен, хәрәмләшүләр булдырырга теләүчеләрнең планнары кимиячәк.

ТИҮ вәкиле Рамил Хөсәенов бу юридик ярдәм турында мәгълүматны халыкка яхшылап таратырга кирәк, шул чакта файдасы булачак ди:

Рамил Хөсәенов
Рамил Хөсәенов

— Халык хәзерге заманда куркытылган, шулай да ниндидер бөр өлеше үзенең хокуклары бозылуын күрсә, шикаять итәргә мөмкин. Әмма бу мәгълүматны халык арасында яхшылап таратырга кирәк. Мәгълүмат чаралары аркылы таратканда файдасы булачак.

фикерләр (19)

XS
SM
MD
LG