Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов җанисәптә "татар-башкорт" дип язылуга каршы чыкты


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Татарстан җитәкчесе 2020 елдагы халык саны алу вакытында ике милләтне кушып, яңа милләтләр уйлап чыгару дөрес түгел дип белдерде.

Татарстанның Русиядә вәкаләтле вәкиллегендә узган медиаклуб очрашуында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елгы җанисәп вакытында "татар-башкорт" дигән милләт уйлап табуны тәнкыйтьләде.

Кеше үзен билгеле бер милләт кешесе итеп тоярга тиеш дигән Миңнеханов. Аның сүзләрен "Коммерсант" китерә.

"Ярымукраин-ярымурыс була алмый. Кеше үзен кем итеп булса да тоярга тиеш – украин, рус, башкорт, татар. Мин шулай дип саныйм һәм горурлык белән үземне татар дип язачакмын", дигән Татарстан җитәкчесе.

Элегрәк Русиянең баш этнологы, Русия фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты мөдире Валерий Тишков татар һәм башкорт этник төркемнәреннән кала, "татар-башкорт" төркеме дә булдырырга тәкъдим иткән иде. Бу төркемгә ике милләткә дә кагылышы булган кешеләр керә ала диелде.

Тишков тәкъдиме белән керәшеннәр, мишәрләр, Әстерхан, Касыйм, Себер татарлары "Халыклар һәм телләр исемлегенә" аерым төркемчәләр итеп кертелгән иде.

XS
SM
MD
LG