Accessibility links

Кайнар хәбәр

Исәнмесез-Һаумыһығыҙ! 2020 елгы җанисәптә татар-башкорт дип язылу булмаячак


Башкотстанның көнбатыш районнарында яшәүче татар телле халыкны 2020 елгы җанисәптә татар-башкорт дип теркәү тәкъдиме күпләрдә хуплау тапмады. Республикадагы җанисәп үзенчәлекләре турында политолог, тарихчы Илнар Гарифуллин комментарын тәкъдим итәбез.

Тормышта кайвакыт югары түрәләрнең тәкъдиме яки позициясе белән килешкән чаклар да була. Узган атнада да шундый бер форсат чыкты. Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллегендә узган медиаклуб очрашуында киләсе җанисәптә “татар-башкорт” дип язылу тәкъдименә каршы төште. Элегрәк мондый тәкъдим белән күренекле этнолог, Русиянең элекке милли сәясәт министры Валерий Тишков чыккан иде. Миңнехановның моны хупламавы җанисәптә андый вариант булмаячагын аңлата. Шулай итеп Тишковның тәкъдимен күпчелек этнологлар да, милли оешмалар да, бюрократия дә хупламады. Һәм һәрберсенең үз сәбәбе бар.

Милли аңнары юылган, икене берләштерүче мондый атама белән килешүче катлау да бар, әлбәттә. Беренче чиратта алар — татар-башкорт катнаш гаиләләрендә туган кешеләр. Башкортстанда катнаш гаиләләрнең иң күбе нәкъ менә татарлар белән башкортлар арасында булса да, андый гаиләләрне катнаш дип атарга тел әйләнми. Һәм бу бит әле махсус рәвешрә андый яңа этник берәмлек булдыру өчен сәбәп була да алмый. Башка бер илдә дә җанисәп вакытында андый ике милләтле кешеләрне махсус теркәүләре билгеле түгел әлегә.

Башкортстандагы кайбер төркемнәрдә бу мәсьәләдә билгеле кыенлыклар булса да, бу проблемны җанисәптәге төп проблем дип күпертергә кирәкми. Җанисәпнең кызык өчен генә оештырылмавын истә тотарга кирәк. Аның милләтләр һәм анна телләре турындагы өлеше киләчәк милли сәясәтнең нигезе булып ятачак. Мисал өчен, ана телләре укытылган мәктәпләр саны, милли мәдәният һәм медиа өлкәләренә белгечләр әзерләү һәм башкалар. Башкортстанда татар-башкорт дигән этносны теркәү бу өлкәдә буталчыклык китереп чыгарачак. Андый категорияне гамәлгә кертү киеренкелекне киметмәячәк, бары яңа проблемнар гына тудырачак.

Тишков мондый ике өлештән торган милли атаманы бары татарлар белән башкортларга карата гына кулланырга тәкъдим итә

Игътибар итегез, Валерий Тишков мондый ике өлештән торган милли атаманы бары татарлар белән башкортларга карата гына кулланырга тәкъдим итә. Нигәдер ул урыс-украин яки урыс-алман (урыслашкан алманнар өчен) дигән термин булдыру мөмкинлеге турында бер сүз дә әйтми. Ә поморларны яки казакларны урыс халкыннан аерым исәпләүгә Тишков катгый рәвештә каршы чыга. Гәрчә поморларның фин-угыр халкы булуы инде шактый нигезле итеп дәлилләнгән булса да. Ә элек аерым этнос булган казаклар хәзер дә аерым милләт булып язылырга тели һәм аларның кайбер вәкилләре хәтта Русиядә казакларның үз тупраклы автономиясен булдыру турында да хыяллана.

Әгәр без сивил җәмгыять институтлары ныгыган, Конситуциясе гамәлдә эшләүче, халыкларның үз телләрен үстерүгә һәм үз милләтләрен саклауга күмәк хокуклары бозылмаган илдә яшәсәк, җанисәп кәгазьләрендәге исемлеккә кайсы милләтләрне кертергә дигән проблем бөтенләй булмас та иде. Әмма, кызганыч, чынбарлык бөтенләй башка шул. Ә Башкортстанның соңгы 40-50 еллык тарихы республика хакимиятләренең җанисәп барышына күп тапкыр турыдан-туры тыкшынуын күрсәтә. Башкортстандагы җанисәп кампанияләрендә республикада яшәүчеләрнең үзләрен кайсы милләт итеп тану кыенлыклары түгел, ә менә шул тыкшынулар төп проблем булып тора. Андый тыкшынулар 1959, 1979, 2002 һәм 2010 елгы җанисәпләрдә булды. 1979 һәм 2002 елгы җанисәпләрдәге тыкшынулары — иң нык тикшерелгәннәре һәм өйрәнелгәннәре. Аларны Русиядәге генә түгел чит илләрдәге этнологлар һәм политологлар да тикшерде. Ул фальсификацияләрне хәтта Валерий Тишкор үзе дә берничә тапкыр танырга мәҗбүр булды.

1967-1987 елларда КПССның Башкортстан республика комитетында идеология секретаре булып эшләгән Таһир Ахунҗанов 1979 елгы җанисәптәге фальсификация турында 2002 елда “Татарстан яшьләре” газетында басылып чыккан интервьюда сөйләгән:

“Мин эшләгән чорда башкортларның саны 950 меңгә җитте. Җанисәп вакытында мин болай дип әйттем: “Безнең халык үзенең кайсы милләттән булуын белми. Аларны аптыратырга кирәкми. Элекке ревизияләр (XVIII-XIX гасырлардагы ревизия җанисәпләре) нәтиҗәләрен чагылдыручы яхшы китаплар бар бит. Теге йә бу авыл элек башкорт авылы дип язылган булган икән, казынып тормагыз, тотыгыз да башкорт дип языгыз дидем", ди Ахунҗанов. Шунда ук ул мондый кызыклы факт та китерә: "Борай райкомы секретарьләренең берсе җанисәп барышында “башкортлар саны мәсьәләсендә обком куйган бурычны үтәү генә түгел, 15 процентка арттырып үтәү” турында хисап бирде".

Татар артистларының концерт бригадаларына һәртөрле киртәләр куйдылар, аларның автобусларының һәм машиналарының көпчәкләрен тиштеләр

Ә 2002 елгы җанисәп аңарчы беркайчан да күрелмәгән шартларда оештырылды: Башкортстанның татар районнарына һәм шәһәрләренә баручы татар артистларының концерт бригадаларына һәртөрле киртәләр куйдылар, аларның автобусларының һәм машиналарының көпчәкләрен тиштеләр (ул чактагы республика хакимиятләренең ни дәрәҗәдә адекват булуын күз алдына китереп карагыз!). Ә җан исәбен алучылар һәрбер конкрет торак пункт өчен “башкортлар” саны мәсьәләсендә инде әзер план нигезендә эшләде. Уфадагы Ак йортның җан исәбен алучыларга җирле хакимиятләр аша күп кенә басым ясау очраклары фактларын ул чакта анда үз тикшеренүләрен алып барган француз галиме Ксавье Ле Торривеллек язып чыкты. Ахыр чиктә аны Башкортстанның Күгәрчен районыннан җирле хакимият башлыгы үз куллары белән чыгарып ташлады. Менә шундый чаклар иде ул.

Татар-башкорт дигән күчмә этносны теркәү тынычландырмаячак, киресенчә, җанисәп процессын тагын да катлауландырачак кына. Шуңа күрә, Башкортстанда җанисәп проблемын яңа этник төркемнәр булдырып түгел, ә бу эшне җәмәгатьчелеккә ачык итеп оештыру, Башкорт корылтае һәм аның белән хезмәттәшлек итүче оешмаларның агитация чаралары вакытында административ ресурсны куллануны тыю һәм әлбәттә инде нәтиҗәләрне дөрес итеп санау аша чишәргә кирәк.

Менә шуннан башлаган очракта, бернинди дә “креатив” чишелешләр уйлап чыгарырга туры килмәячәк.

Илнар Гарифуллин
политолог, тарихчы

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG