Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарча язылмаган". Милли шура җанисәп мөрәҗәгатен бер атнага кичектерде


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Милли шура ниһаять җанисәп турында сөйләшергә җыелды. Уфа татарлары турында сүз булмады. Мөрәҗәгать кабул итү бер атнага кичектерде.

19 гыйнвар Дөнья татар конгрессының Милли шурасы җанисәпкә багышланган беренче утырышын үткәрде. Очрашуда халык санын алу уңаеннан татар халкына мөрәҗәгать укылды. Ләкин бәхәс чыгу сәбәпле, аны кабул итүне бер атнага кичектерергә булдылар. Утырышта Милли шураның 65 әгъзасы катнашты. Аларның күпчелеген Zoom аша катнашкан, Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүчеләр тәшкил итте. Очрашу конгрессның рәсми сәхифәсендә онлайн тапшырылды.

Милли шура 7 төркемгә бүленә

Бер сәгать барган очрашуда Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев шураның эшчәнлеген үзгәртергә чакырды. Шураның 75 әгъзасын 7 төркемгә бүлеп, эшче төркем оештырырга тәкъдим итте. Дин, мәдәният, мәгариф, матбугат, аналитика, эшмәкәрлек һәм яшьләр юнәлеше төркеме оешачак. 2-3 көн эчендә эшне корып, башларга тәкъдим ителде. Әлеге ашыгу җанисәп белән бәйле.

Безнең төп эш 1 апрельдә халык санын алу белән башлана

"1 майга кадәр ныклап эшли алсак, файдасын күп дип тапсак, киләчәктә Милли шураның структурасын үзгәртер идек. Безнең төп эш 1 апрельдә халык санын алу белән башлана. Мин ай саен Милли шураның утырышын үткәрергә тәкъдим итәм", диде Шәйхразиев.

Шура рәисе Tatarlar.tatar исемле интерактив домен эшләнәчәге турында әйтте, аның ярдәмендә дөньядагы 8 млн татарның (Шәйхразиев әйтүенчә) һәрберсенә барып җитәргә, аларны күрсәтергә кирәк, диде.

Шушында ук Шәйхразиев Татар иҗтимагый үзәгенә дә тукталды. Татарстан прокуратурасы ТИҮне экстремистик оешма дип тануны һәм аны ябуны сорап Татарстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән иде. Кайбер катнашучылар Милли шура рәисе татарның иң абруйлы оешмасын федераллардан яклап чыгыш ясар дип көтсә дә, ул "моңа бәя бирү авыр, соңгы сүзне мәхкәмә әйтергә тиеш", дип кенә әйтте.

Җанисәп уңаеннан адвокатлар коллегиясе 100 мөрәҗәгать алган

Бер ел элек Татар конгрессы Татарстанның SERGIS адвокатлар коллегиясе белән килешү төзеде. Бу җанисәп вакытында хокукы бозылган татарларны яклау өчен эшләнә, дип аңлатылган иде. Адвокат Гөлнара Сергеева сүзләренчә, бүген әлеге эшкә 10 юрист җәлеп ителгән. Бер ел эчендә 100дән артык мөрәҗәгать килгән. Ләкин монда сүз хокук бозу турында бармый. Мөрәҗәгать итүчеләргә аңлату эше алып барылган.

"Башка төбәкләрдән юристлар безгә чыгып мөрәҗәгать итә башлады. Алар бушлай консультация ярдәме күрсәтергә тели. Безгә Башкортстаннан хезмәттәшләребез чыкты. Аларның татар өчен кайгырып, ярдәм итәргә әзер булуы сөендерә. Без алар белән килешү төзәргә җыенабыз", диде Сергеева.

Шәйхразиев Сергееваның бу эшенә бераз шик белән карады булса кирәк.

"Без монда сорауларны ачмыйбыз. Бер үтенечем бар. Сез чит төбәкләрдән юридик ширкәтләр чыга башлады дидегез. Безгә аларның канун нигезендә эшләве кирәк. Әгәр мөрәҗәгать итәләр икән, аларның теркәлгән булуы һәм низамнамә нигезендә эшләве кирәк", диде Шәйхразиев. "Без беренче чиратта Русия ватандашы", дип тә өстәде ул.

Адвокат Сергеева сүзләренчә, җанисәп вакытында татарга бәйле өч сорау булачак. Статистикага бөтен татар да кермәскә мөмкин, дип ул халык санын алуның үзенчәлекләрен аңлатты.

Кеше беренче итеп нинди телне күрсәтә, шул тел статистикага керәчәк

"11нче сорауда кешенең нинди телләрне белүе сорала. Монда сүз уку, сөйләшү генә түгел, телне аңлау турында да бара. Шуңа игътибар бирергә кирәк, кеше беренче итеп нинди телне күрсәтә, шул тел статистикага керәчәк. Әгәр кеше рус һәм татар теле дип яза икән, бары рус теле генә исәпкә алыначак. Әгәр беренче итеп, татар телен күрсәтсә, ул вакытта татар теле язылачак", диде ул.

Ана теле турындагы сорауда да шундый ук мәсьәлә килеп туа. Милләте турында белешкән пунктта да берничә милләт күрсәтелсә, аның беренчесе генә исәпкә алыначак. Ягъни катнаш гаиләләр хисабына татарның саны кимергә дә мөмкин.

Казан кирмәнендәге түрәләр урысча язган мөрәҗәгать әлегә кичектерелде

Русиядә җанисәп узарга өч ай кала Милли шура татар халкына мөрәҗәгать әзерләде. Әйтергә кирәк, аның төгәл тексты бүгенгә кадәр Милли шура әгъзаларына билгеле түгел иде. Башта Татар конгрессы язган мөрәҗәгатьне Татарстан президенты хакимияте кире каккан, түрәләр текстны үзләре язып җибәргән. Бу хакта Азатлыкның үз чыганаклары җиткерде. Мөрәҗәгатьне Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев укыды.

Васил Шәйхразиев
Васил Шәйхразиев

"Әлеге җаваплы чорда без һәр татарны, активистларны, иҗтимагый оешмаларны 2021 елда халык санын алуда актив катнашырга, бер-берсенә ярдәм итәргә, үзләренә ирекле волонтерлык вазифаларын йөкләргә өндибез. Без – территориаль, милли-дини яисә башка үзенчәлекләрне өстен куеп, башкача язылырга чакыру очраклары да бар дигән хәбәрләр алабыз. Шул сәбәпле, халкыбызның бер бөтенлеген какшату, аны төркемнәргә аеру куркынычы да яный.

Һәрберебез өчен халык санын алуда электрон рәвештә катнашу мөһим

Халык санын алу беренче тапкыр электрон форматта узачагын да әйтеп китәргә кирәк. Бу очракта үзең, гаиләң турындагы мәгълүматларны турыдан-туры арадашчысыз тутыру мөмкинлеге дә туа. Шуңа күрә һәрберебез өчен халык санын алуда электрон рәвештә катнашу гаять мөһим. Кайсы төбәктә яшәвегезгә һәм телнең нинди диалектында сөйләшүебезгә карамастан, без – бер халык. Без бергә, бердәм һәм мәңгелек", дип укыды ул мөрәҗәгатьне.

Мөрәҗәгать гомум өндәү рәвешендә яңгырады. Шәйхразиев аны кабул итәргә чакырды. Ләкин ул Милли шура әгъзаларында бәхәс тудырды. Беренче чиратта, мөрәҗәгатьнең русча язып, татарчага тәрҗемә ителүе сизелде.

Тарихчы Дамир Исхаков "күңелсез" сүзен "гадәти" дип үзгәртергә кушты. "Баштан ук татарча язылмаган ул", дип өстәде язучы, депутат Ркаил Зәйдулла. "Моны татар телен яхшы белгән кешегә бирергә кирәк", диде Фәрит Уразаев.

Ахыр чиктә мөрәҗәгатьне кабул итү бер атнага кичектерелде. Шул вакыт эчендә тәкъдимнәрне тупларга җыеналар. Ләкин документ текстын нигез итеп алуны сорап, Шәйхразиев тавышка куйды. 25 гыйнвар аны халыкка чыгарачаклар.

Башкортстанга тукталмадылар, тәкъдимнәр яңгырмады

Милли шураның җанисәпкә багышланган утырышында "башкортлаштыру" хәрәкәте турында аерым бер сүз дә әйтелмәде. Бүген Башкортстан галимнәре татарның бер өлешен башкорт дип дәлилләргә тырышуы дәвам итсә дә. Хәтта Башкортстан вәкилләренә сүз дә биреп тормадылар.

Zoom-да Канаданың Монреаль татарлары оешмасы җитәкчесе Марат Сәләхетдинов үз тәкъдимен җиткерергә теләде. Ләкин сүз аңа да бирелмәде.

"Кичә генә дәүләт архивының сайты аша метрика документларын карап чыккан идем. Архивта бик зур эш эшләнгән, бик күп документ цифралаштырылган һәм шул документларны сайт аша акча түләп карап була. Бу бик яхшы күренеш, архив хезмәткәрләренә бик зур рәхмәт. Шушы сан алуны күз алдында тотып, татарларга үз тарихын өйрәнү ярдәм итү өчен шул архивта булган метрикаларны кулланучыларга ачып бушка карау мөмкинлекләре булса, бик яхшы булыр иде. Теләгән һәр кеше үз гаилә тарихын, татарлар тарихын өйрәнүгә зур этәргеч булыр иде", дип язды ул Zoom чатында.

Аның каравы, Милли шура рәисе Татарстанны, аның җитәкчеләрен мактап сөйләгән кешеләргә сүз бирде. Эстониянең Ида-Вирумаа татар мәдәнияте җәмгыяте әгъзасы Гөлзәлинә Жехтунова: "Чит илләрдә яшәсәк тә, Татарстанның уңышлары өчен сөенәбез, борчулар булса, көенәбез. "Татарлар: Гамәл стратегиясе" кабул ителүне дә сөенеп кабул иттек", дип белдерде.

Ростов өлкәсенең "Якташлар" оешмасы вәкиле Марсель Бәдгетдинов быел татар мәктәбен ныклап эшләтеп җибәрергә, Татар мәдәни үзәген ачарга җыенуларын әйтте.

Кыргызстанның "Туган тел" берләшмәсе рәисе Гөлсинә Үлмәскулова катнаш гаиләләрне дә татар дип язылырга чакырды.

Әлеге очрашуның монолог рәвешендә баруын ахырдан Васил Шәйхразиев үзе дә таныды. 16 февраль узачак киләсе очрашуда әңгәмә булачагын ышандырды ул. Шул көнне Милли шураның яңа җиде эшче төркеме дә беренче эшләре турында хисап тотачак.

XS
SM
MD
LG