Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәйхразиев ТИҮ турында: "Соңгы сүзне мәхкәмә әйтәчәк"


Васил Шәйхразиев.
Васил Шәйхразиев.

Милли шура рәисе Татар иҗтимагый үзәге эшенә карарны мәхкәмә кабул итәргә тиеш ди.

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев прокуратураның Бөтентатар иҗтимагый үзәген (ТИҮ) ябарга теләү мөрәҗәгатенә үз фикерен белдерде. Бу хакта ул Милли шураның чираттан тыш утырышында әйтте. Шәйхразиев ТИҮнең беренче елларда алып барган эшчәнлеген уңай бәяләде, ләкин соңгы вакытта функцияләре үзгәрүен әйтте. Соңгы сүзне мәхкәмә әйтергә тиеш ди ул.

"Татар иҗтимагый үзәге күптәннән эшли. Ул үзенең фикерләрен беренче елларда төпле итеп, демократик чаралар аша җиткерде, аны тыңладылар. Еллар үткән саен җитәкчеләр дә алышынды, функциясе дә икенчегә китә башлады. Безгә бәя бирү бик авыр. Үзебездән әйтәбез, аларның эшләгән эшләре бар, канун бозган очракларын прокуратура күрсәтер дип уйлыйбыз. Мәхкәмә карар кабул итәр. Бүген татар конгрессы, ТИҮ бар. Безнең татар эшләре буенча юлларыбыз очрашса да, функцияләребез төрле. Без низамнәмә нигезендә халык өчен эшлибез. Аларның хаталары булганмы, юкмы – мәхкәмә әйтер. Без татар конгрессы нигезендә эшне алып барачакбыз. Быел Туган телләр елы дип игълан ителде. Шушы юнәлештә эшләр өчен безнең ишекләр һәрвакыт ачык. Алар конгресска кергәнме, юкмы – әгәр дә канун нигезендә, низамнамә нигезендә эшләсәләр, без һәрвакыт ачык. Мәхкәмәнең карары бик мөһим булачак", диде Шәйхразиев.

15 гыйнвар Татарстан прокуратурасының Татар иҗтимагый үзәген (ТИҮ) экстремистик оешма дип тануны һәм аны ябуны сорап Татарстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткәне билгеле булды. Прокуратура ТИҮне Хәтер көннәрендә уздырылган митингларда яңгыраган чыгышлар һәм 2017 елда татар телен яклап язган хатында белдерелгән фикере өчен экстремистлыкта гаепли. ТИҮ активистлары прокуратураның тәнкыйтьне экстремистлыкка санавын сәяси репрессия дип атады.

XS
SM
MD
LG