Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮне экстремистик дип тану шикаяте мәхкәмәдә 24 февральдә карала башлый


Татарстан Югары мәхкәмәсе.
Татарстан Югары мәхкәмәсе.

ТИҮ эше мәхкәмәдә февральдә карала башлый.

Татарстан прокуратурасының Бөтентатар иҗтимагый үзәген (ТИҮ) экстермистик дип тануны сорап язылган шикаятен Татарстан Югары мәхкәмәсе 24 февральдә караячак. Бу хакта мәхкәмәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан прокуратурасының ТИҮне экстремистик оешма дип тануны һәм аны ябуны сорап Татарстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткәне 15 гыйнвар билгеле булды. Прокуратура ТИҮне Хәтер көннәрендә уздырылган митингларда яңгыраган чыгышлар һәм 2017 елда татар телен яклап язган хатында белдерелгән фикере өчен экстремизмда гаепли.

ТИҮ активистлары прокуратураның тәнкыйтьне экстремизмга санавын сәяси репрессия дип атады. Татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова бу уңайдан Татарстан президентына мөрәҗәгать итте. Хатында Фәүзия Бәйрәмова ТИҮгә каршы хөкем процессын туктатырга өнди.

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Татар иҗтимагый үзәге эшенә карарны мәхкәмә кабул итәргә тиеш дип шәрехләде. Шәйхразиев ТИҮнең беренче елларда алып барган эшчәнлеген уңай бәяләде, ләкин соңгы вакытта функцияләре үзгәрүен әйтте. Соңгы сүзне мәхкәмә әйтергә тиеш ди ул.

XS
SM
MD
LG