Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәүзия Бәйрәмова ТИҮне яклап Миңнехановка хат язды


Фәүзия Бәйрәмова.
Фәүзия Бәйрәмова.

Танылган язучы Татарстан президентын "милли хәрәкәткә тулы көченә эшләргә ирек бирүен" сорый.

Татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Татар иҗтимагый үзәгенең экстремист оешма дип ябылу ихтималы уңаеннан Татарстан президентына мөрәҗәгать итте. Рөстәм Миңнехановка хатын ул президент аппаратына юллаган. Хатында Фәүзия Бәйрәмова ТИҮгә каршы хөкем процессын туктатырга өнди.

"Татар иҗтимагый үзәге сездән үзләре өчен берни дә сорамый бит, алар барысы да милләт өчен бушка эшли, Казанда подвалда утыра, татарны яклап һәр әйткән сүзләре өчен хөкем ителә, мәхкәмә юлларыннан кайтып керми. Инде татар милли хәрәкәтенә соңгы мәхкәмә ясап, аларны экстремист дип танып, ябып куярга җыеналар. Бу гамәл татар халкын экстремист дип игълан итүгә тиң булачак, милләтне төрмәгә ябып кую булачак. Моның өчен тарих сезне дә, безне дә гафу итмәячәк..." дип яза милли активист.

"Сездән, Татарстан президенты буларак, Татар иҗтимагый үзәген яклавыгызны, бу хурлыклы хөкем процессын туктатуыгызны, милли хәрәкәткә тулы көченә эшләргә ирек бирүегезне сорыйбыз" диелә хатта.

15 гыйнвар Татарстан прокуратурасының Татар иҗтимагый үзәген (ТИҮ) экстремистик оешма дип тануны һәм аны ябуны сорап Татарстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткәне билгеле булды.

Прокуратура документын кулга алгач ТИҮ вәкилләре Казанның Сәетгалиев урамындагы офисында журналистларны җыеп, үзләренә белдерелгән гаепләүләрне тикшерде.

XS
SM
MD
LG