Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар конгрессы җанисәп алдыннан татар халкына мөрәҗәгать белән чыкты


Татар конгрессы бинасы
Татар конгрессы бинасы

Мөрәҗәгатьтә, атап әйткәндә, татарларны төркемнәргә аеру куркынычы турында искәртелә һәм шунлыктан җанисәптә электрон рәвештә катнашырга чакырыла. 

Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура утырышында халык санын алу белән бәйле рәвештә татар халкына мөрәҗәгать белән чыкты. Анда җанисәпнең мөһимлегенә басым ясала, татарларны актив катнашырга, мәгълүматларны электрон рәвештә, арадашчысыз тапшырырга өндәү бар.

"Халык санын алу – илебез өчен һәрчак мөһим вакыйга. Кайчак аны санау-хисаплау белән бәйле күңелсез бер чара дип кенә кабул итү күзәтелә. Шул ук вакытта дәүләт күләмендә инфраструктура үсеше, милли-мәдәни өлкәдә программ чаралар кабул итү, ә булганнарына яңа сулыш өрү белән бәйле карарлар чыгару шуңа бәйләнгән. Әлеге җаваплы чорда без һәрбер татарны, активистларны, иҗтимагый оешмаларны 2021 елда халык санын алуда актив катнашырга, бер-берсенә ярдәм итәргә, үзләренә ирекле волонтерлык вазифаларын йөкләргә өндибез", диелә мөрәҗәгатьтә.

Анда шулай ук татарларны төркемнәргә аеру куркынычы турында искәртелә һәм шунлыктан җанисәптә электрон рәвештә катнашырга чакырыла.

"Без, территориаль, милли-дини яисә башка үзенчәлекләрне өстен куеп, башкача язылырга чакыру очраклары бар, дигән хәбәрләр алабыз. Шул сәбәпле халкыбызның бербөтенлеген какшату, аны төркемнәргә аеру куркынычы яный. Халык исәбен алу беренче тапкыр электрон форматта узачагын әйтеп китәргә кирәк. Бу очракта үзең һәм гаиләң турындагы мәгълүматларны турыдан-туры, арадашчыларсыз теркәү мөмкинлеге туа. Шуңа күрә һәрберебез өчен электрон рәвештәге халык санын алуда катнашу гаять мөһим", ди мөрәҗәгать авторлары.

Русиядә халык исәбен алу быел апрельдә узачак. Җанисәп алдыннан Башкортстанда татарларны башкортлаштыру сәясәте көчәйде. Башкортстан галимнәрнең бер өлеше республиканың көнбатыш өлешендә яшәүче татарларның теленә, килеп чыгышына басым ясап, аларның чынында татар түгел, ә башкорт булуларын дәлилләргә тырыша. Татар теле дә башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дигән төшенчәне дә кулланышка кертеп җибәрде. Рәсми оешмалар да моны куллана.

Русия фәннәр академиясенең этнология һәм антропология институты мөдире галим Валерий Тишков татарларны берничә төркемгә бүлеп карарга тәкъдим итә.

XS
SM
MD
LG