Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкортстанда этноцидка якын сәясәт алып барыла"


Тарихчы Раил Фәхретдинов Азатлыкка Башкортстанда татарны башкортлаштыру, ә Әстерхан өлкәсендә — нугайлаштыру сәясәте турында сөйләде.

Җанисәп алдыннан Башкортстанда татарларны башкортлаштыру сәясәте көчәйде. Башкортстан галимнәрнең бер өлеше республиканың көнбатыш өлешендә яшәүче татарларның теленә, килеп чыгышына басым ясап, аларның чынында татар түгел, ә башкорт булуларын дәлилләргә тырыша.

Татар теле дә башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дигән төшенчәне дә кулланышка кертеп җибәрде. Рәсми оешмалар да моны куллана. Башкорт галимнәренең татарларны башкорт дип исбатлаулары күп очракта шәҗәрәләргә таянып эшләнә. Әйтергә кирәк, Татарстан галимнәре дә бу хакта ачыграк сөйләшә башлады.

Узган атнада "ТНВ"да "Точка опоры" тапшыруы тулысынча Уфа татарларына, аларның тарихына, килеп чыгышына багышланды. Һәм анда каршылыклы фикерләр дә яңгырады. Мәсәлән, Уфа татарларында үзбилгеләнүдә икеләнү бар дигән фикерләр әйтелде. Без бу хакта, шулай ук җанисәп турында КФУның кафедра мөдире, тарих фәннәре докторы, профессор Раил Фәхретдинов белән сөйләштек.

Раил әфәнде Башкортстандагы башкорт галимнәренең эш итүен этноцидка якын булган сәясәт дип атый. Башкортстанда татарларның саны күпмегә кимергә мөмкин? Башкорт галимнәренең төп хатасы нидә? Ни өчен Әстерханда татарга каршы нугай активистлары белән рус шовинистлары берләшкән? Галим Башкортстан һәм Әстерхан өлкәсендә татарны бүлгәләү сәясәтенең ничек алып барылуы турында сөйләде.

Раил Фәхретдинов
Раил Фәхретдинов

— ТНВның "Точка опоры" тапшыруында Сез Башкортстандагы татарларның башкорт милләтенә күчә башлавы турында сөйләдегез. Мисал итеп, Борай районы китерелде. Моны сез политтехнология нәтиҗәсе генә түгел, ә "үзара процесс" дип аңлаттыгыз. Бу милли җәмәгатьчелектә каршылыклы фикерләр тудырды. Моңа аңлатма бирсәгез иде.

— Мин тапшыруда татарның үзбилгеләнүе үзгәрүе турында әйттем. Хәзер көчле административ ресурс кушылды, этноцидка якын сәясәт бара. Этноцид – ул халыкның үзбилгеләнүенең үзгәрүе һәм, нәтиҗәдә, аның юкка чыгуы. Бүген анда политтехнологлар татарны башкортлаштырырга тели. Мондый вакыйгалар Башкортстанның төньяк-көнбатыш өлешендә генә түгел, Әстерхан өлкәсендә карагаш, йорт (юрт) татарларының бер төркемен нугайлаштырырга омтылуда да күзәтелә. Татарлар – диаспора түгел, алар җирле халык, Башкортстан, Әстерхан, Төмән өлкәсенең этно-территориаль төркеме.

— Милли җәмәгатьчелек Сезнең фикерне Башкортстан татарларында ике төрле үзбилгеләнү бар дип аңлады.

Башкортстанның төньяк-көнбатышында һәм Әстерхан өлкәсендә татарның үзбилгеләнүен юкка чыгару бара

— Юк, бу хакта мин беркайчан да әйтмәдем. Дөрес аңламаганнар. Мин административ ресурс нәтиҗәсендә татарның үзбилгеләнүен үзгәртәләр дидем. Бу әле йомшак әйтелде. Чынлыкта бүген Башкортстанның төньяк-көнбатышында һәм Әстерхан өлкәсендә татарның үзбилгеләнүен юкка чыгару бара.

— Әгәр дә административ ресурс кулланып, тышкы басым бара икән, татарның башкортка әйләнүен ничек "үзара процесс" дип атарга була?

— Юк-юк. Кем мине дөрес аңламады, шуларга аңлатма бирәм. Хәзер хакимият, аерым көчләр тарафыннан ясалма төстә милли үзбилгеләнүне үзгәртү эше алып барыла. Бу табигый хәл түгел. Минем чыгышны яңадан карап үтәргә кирәк. Мин башкортлаштыруны көчләп тагалар дип әйтәсем килде.

— Ни өчен бу хакта әйтәм, чөнки Башкортстанда эшләүче этномиссионерлар да республиканың төньяк-көнбатыш районнарында халыкның ике милли үзбилгеләнүе бар дип саный.

— Бу аларның башында булган миф. Гасырлар дәвамында татарларда бер генә үзбилгеләнү булган. Алар татар телендә сөйләшә. Башкорт теленең диалектын булдырырга теләү – нонсенс.

Узган ел мине Уфага башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектына багышланган фәнни җыенга чакырганнар иде. Бу турыда беренче тапкыр ишеткәч, телсез калдым. Мин фикер алышырга әзер, ләкин бер шартым бар дидем. Әгәр дә Башкортстанның көньяк-көнчыгыш өлешендәге халык татар теле диалектында сөйләшә дигән теманы кузгатсак, мин катнашам дип әйттем. "Һау булыгыз", дип борылып киттеләр.

— 2021 елда узачак җанисәп алдыннан этномиссионерлар активлашты. Татар телен башкорт диалекты дип күрсәтү көчәйде. Бу нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?

— Бу кызганыч күренеш. Эш шунда, Башкортстанда татарлар башкортларга караганда күбрәк. Бу аларны бик борчый. Шуңа да алар башкортлар санын арттырырга тели. Рус халкы хисабына моны эшли алмыйлар. Бу нәрсәгә китерәчәк? Мин мондый эш барып чыкмас, алар фикерләрен үзгәртер дип өметләнәм. Татарлар да дәшми калмаячак. Без дә бу сәясәтнең барып чыкмаячагын күрсәтер өчен активлашачакбыз. Җанисәп вакытында татарлар үзләрен татар дип күрсәтерләр дип уйлыйм.

Башкорт "акыл ияләре" күтәргән мәсьәләләр ясалма төсмер алган

Аңлыйсызмы, башкорт "акыл ияләре" күтәргән мәсьәләләр ясалма төсмер алган. Алар башкорт үзаңы оешу концепциясен мифологик ыруга нигезләнеп аңлата. Миңа Русия төбәкләрендә генә түгел, БДБ илләрендә дә булырга туры килә. Шуңа игътибар иттем, Казакъстан, Кыргызстанда күчмә халыкларның тарихы мифологик батырларга, ыру-кабиләләргә бәйләп языла. Башкортларда да ул шулай. Бу миңа гел сәер тоелды. Ләкин әлеге мәсьәлә бик җиңел аңлатыла. Бу халыкларның беркайчан да үз дәүләте, дәүләт структуралары, идарә итү системы, гаскәре булмаган. Шуңа да милләтнең тарихын ыру-кабиләләр мөнәсәбәтенә калдыру омтылышы фәнгә туры килми, бу кичәге көн. Башкорт тарихчыларына тарихны җитдирәк өйрәнергә, ыру-кабиләләр белән чикләнмәскә, бүгенге фәнни чынбарлыкка нигезләнергә кирәк. Ырулар турындагы мәгълүмат та әле расланмаган. Ул аларның башында утыра.

Татарның милләт булып оешуы заманча барган. Аның ыру-кабиләләр мөнәсәбәте бик еракта калган. Милләтнең оешуы югары мәдәният, милли үзаңга нигезләнгән.

— Башкортстанда татарларга карата алып барылган "ыру сәясәте" татарның үзаңына йогынты ясый аламы?

— Йогынтысы булырга да, булмаска да мөмкин. Башкортстанның төньяк-көнбатышында яшәүчеләрнең үзаңы да, үзбилгеләнүе дә бар. Бәлки бу сәясәтнең кемгәдер тәэсире дә булыр. Ләкин халыкның күпчелек өлеше үзен татар дип хис итә. Минемчә, татарның үзаңы көчле. Кайчан да булса бу болгавыр чор бетәр, ә бутап йөрүчеләр үткәндә калыр дип уйлыйм. Бу эшләр бары җанисәп үткәрер өчен генә эшләнә.

— Сәясәтчеләр, галимнәр бар. Фән ияләренең уртак фикергә килүенә нәрсә комачаулый?

Хәзер татар һәм башкорт галимнәренә уртага салып сөйләшергә кирәк

— Бу безнең өчен көтелмәгән мәсьәлә. Мин ике ел элек кенә бу проблемның асылына төшендем. Совет чорында бу турыда Кузеев, Мәҗитовлар яза иде. Аларга беркем дә җитди карамады. Хәзер татар һәм башкорт галимнәренә уртага салып сөйләшергә кирәк. Ләкин моннан бернинди нәтиҗә дә булмас дип уйлыйм. Алар үзләренекен сөйләр, безнең галимнәр дә үз фикерендә калыр. Мин Әстерхан татарлары белән очрашкач, Татарстаннан нинди ярдәм көтәсез дип сорадым. Сезнекеләр чәкчәк белән киләләр, Сабан туе үткәрәләр һәм шуның белән бетте, диделәр. Монда да шул ук проблемнар. Концертлар белән йөрибез, язучылар бераз очрашып ала. Бу яңа мәсьәләне тиз генә хәл итеп булмас дип уйлыйм.

— Раил әфәнде, сез Әстерхан өлкәсендә татарларны нугайлаштыру сәясәтен телгә алдыгыз. Анда хәл ничек?

— Узган ел Явыз Иванга һәйкәл кую белән низаг килеп чыккан иде. Мине татар конгрессы шунда җибәрде. Мин шуңа шаккаттым, нугай активистлары рус шовинистлары белән берләшкән. Мин боларга патриарх Кириллның Явыз Иванны тиран, үтерүче дип әйткән фикерен күрсәтмәкче идем. Бу дөньяви оешма дип, видеоны куштырмадылар. Нугайлар Явыз Иванга һәйкәл куюны хуплыйбыз диделәр. Шуннан соң казакъ милләтеннән булган Әстерхан мөфтие дә һәйкәл куюны яклады. Патриархның видеосын куярга ярамый, ә мөфтигә сүз бирелде, сезнең стандартлар аңлашылмый, дидем. Чынлыкта, бу – фаҗига һәм хурлык. Конференция тәмамлангач, миңа "кара йөрәкләр" яный башлады.

Мин гади халык белән аралашканда татар һәм нугай арасында каршылык күрмәдем. Бүген Әстерхан өлкәсендә карагаш татарларының саны 7-8 мең, йорт (юрт) татарлары – 40-50 мең тирәсе. Җанисәп вакытында карагашларны тулысынча нугай дип яздырырга телиләр. Шовинистлар аларны тулысынча хуплый. Нугай активистларына алар сезне кардәш итеп кабул итми, бары файдалана гына дидем. Нәтиҗәдә, Тукай һәм нугай мәгърифәтчесе Җанибәкнең һәйкәлләрен бозып киттеләр. Шуңа игътибар иттем, социаль челтәрдә нугай активистлары башкортлар белән актив языша. Болар Башкортстан белән Әстерханда татар санын бетерү өчен бергә эшлиләр дигән шик туды.

Башкорт "дусларыбыз" ДНК тикшеренүләрен актив куллана

Хәзер башкорт "дусларыбыз" ДНК тикшеренүләрен актив куллана. Шушы ук алымны нугай политтехнологлары үз итә. ДНК аша кешенең килеп чыгышын, генеалогиясен аңларга мөмкин. Мәсәлән, француз кешесендә француз гены 30 процент кына булуы ихтимал. Ләкин бу протопопуляцияне французлар милләте оешуга бәйләп аңлатырга ярамый. Пушкинда рус каны күпме булган? Ләкин ул барыбер рус милләте вәкиле. Кешене мохит, мәдәният, тарихи хәтер формалаштыра. ДНК тикшеренү модасы милләтнең биологик килеп чыгышы концепциясенә китерә. Ә бу расизмга якынлашу дигән сүз. Шуңа да башкорт "дусларыма" әйтәсем килә, ыру – ул милләтнең бик кечкенә өлеше. Чыганакларда ул расланмый, бары башны катырып йөриләр.

— Башкортстанда татарларның саны кимер дип уйлыйсызмы?

— Һәр җанисәп вакытында Башкортстанда саннар бик нык үзгәрә. 1989-2002 ел аралыгында татарлар саны 130 меңгә, башкортлар 300 меңгә артты. Нәрсә хисабына артканы билгеле бит инде. 2010 елда саннар берникадәр тигез булды. Хәзер башкорт санын арттыруның яңа омтылышы бара. Без моны кабул итмибез һәм киләчәктә дә моның белән килешмәячәкбез.

фикерләр (34)

XS
SM
MD
LG