Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнехановтан Әстерханда Явыз Иванга һәйкәл кую мәсьләсенә тыкшынуны сорыйлар


Орел шәһәрендә Явыз Иван һәйкәле
Орел шәһәрендә Явыз Иван һәйкәле

Мөслим Юнысов “Русия шәһәрләрендә тиранга һәйкәлләр кую бүгенге Русия өчен оят күренеш”, ди.

Әстерхандагы Ак мәчет имамы, мөгаллим һәм җәмәгать эшлеклесе Мөслим Юнысов Әстерханда Явыз Иванга һәйкәл кую мәсьәләсенә тыкшынуны сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте. Әлеге хатта (безнең редакциядә күчермәсе бар) Юнысов Әстерхандагы дистәләрчә мең татар исеменнән борчылу белдерә.

Ул Татарстан президентын Дөнья татар конгрессы белән берлектә “татар халкының таянычы һәм өмете” дип атый һәм Миңнехановтан, үз вәкаләтләрен һәм абруен файдаланып, татар халкының, аерым алганда Әстерхан мөселманнарының борчылуын ил җитәкчелегенә һәм Русиядәге барлык җәмәгатьчелеккә җиткерүен сорый.

Юнысов шулай ук Дөнья татар конгрессын барлык татарларга Казанны яулап алучыга һәйкәл куюга каршы берләшү турында мөрәҗәгать белән чыгарга чакыра.

Әстерхандагы шәһәр төзелеш шурасында Явыз Иванга һәйкәл кую мәсьәләсе каралачагын бу мәсьләне күтәреп чыгучыларның берсе Владислав Дарвинга шәһәр хакимиятенең җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр идарәсе башлыгы Ирина Иванова белдергән.

Былтыр Явыз Иванга һәйкәл Чуашстан башкаласы Чабаксарда да куелды. Хакимият бу эшне фикер белешүләр уздырмый, киңкүләм мәгълүмат чараларында яктыртмый һәм шәһәр хакимияте сайтында мәгълүмат бирми генә башкарды.

2017 елда Иван Грозный һәйкәле Мәскәүдәге "Хакимнәр аллеясы"нда куелды.

2016 елда Орел шәһәрендә дә Явыз Иванга һәйкәл куелды.

XS
SM
MD
LG