Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәтер көне алдыннан Орелда Явыз Иванга һәйкәл ачылды


Орелда Явыз Иванга һәйкәл ачу тантанасы
Орелда Явыз Иванга һәйкәл ачу тантанасы

Зур тантана белән ачылган һәйкәл Ока һәм Орлик елгалары кушылган яр буенда урнашкан. 1566 елда Явыз Иван фәрманы белән шушы урында Орел шәһәре барлыкка килгән санала. Тантанада Путин канаты астындагы "Төнге бүреләр" клубы җитәкчесе дә катнашты.

“Без моңа бик озак һәм бәхәсләр аша килдек. Мин тарихчы түгел, ләкин аны бөек урыс патшасы, урыс җирләрен җыючы, безгә проваслав динен саклаучы дип саныйм. Безнең шундый матур Орел шәһәрендә яшәвебез дә аңа бәйле”, дигән ачылыш тантанасында төбәк башлыгы Владимир Потомский.

Русия мәдәният министры Владимир Мединский Явыз Иванның каршылыклы хаким икәнен таный. Шулай да “Явыз Иванга һәйкәл кую – патша һәм сугышчыга рәхмәт әйтү генә түгел, бу тарихыбызның һәр этабы буыннан буынга күчеп баруын да тану”, дип белдерә.

Һәйкәл ачылышында катнашкан “Төнге бүреләр” байкер клубы җитәкчесе, “Антимайдан” хәрәкәтенә нигез салучы Александр Залдостанов губернаторга рәхмәт белдерде. “Бөтен гайбәтләргә һәм дошманнарның таракан кебек йөгерүләренә карамастан, һәйкәлне ахырына җиткерүегез өчен рәхмәт”, ди ул.

Һәйкәлнең урынын алыштыру турындагы карар шәһәр төзелеше шурасы утырышында кабул ителгән. Баштарак ул яшьләр театры янында урнаштырылырга тиеш булган. Ләкин туган якны өйрәнүче белгечләр, җәмәгать эшлеклеләре каршы килгән.

Русиядә Явыз Иванга беренче һәйкәл Орел шәһәрендә 3 август көнне ачылырга тиеш иде. Җәмәгатьчелек һәйкәл куюга каршы урам җыенына чыкты, шәһәрдә яшәүчеләрнең бер өлеше петиция төзеп, имзалар җыя башлады.

Орелның Заводской район мәхкәмәсе шәһәр хакимияте һәм шәһәр башлыгының Явыз Иванга һәйкәл куярга тырышуына каршыларның шикаятен тикшерә башлады. Мәхкәмә карары билгеле булганчы һәйкәлне кую тыелган иде.

Күптән түгел фән һәм мәдәният хезмәткәрләре Русия шәһәрләрендә Иосиф Сталин һәм Явыз Иванга һәйкәлләр куюны гаепләп чыкты.

XS
SM
MD
LG