Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:54

"Хирург" Казан яшьләрен патриотизмга өйрәтергә тели


"Антимайдан" җитәкчесе "Хирург" Татарстан президенты белән җәен Казанда зур мотоспорт тамашасы уздыру турында сөйләште. "Хирург" аның патриотизм тәрбияләү чарасы булуын тели.

Русия президенты Владимир Путинга якын кешеләрнең һәм “Антимайдан” хәрәкәте җитәкчеләренең берсе Александр Залдостанов Казанга килеп Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән сөйләште.

"Төнге бүреләр" мотоклубы җитәкчесе Залдостанов күпләргә "Хирург" кушаматы белән таныш.

"Хирург" һәм Миңнехановның бу җәйдә Казанда мотоцикллар белән зур тамаша һәм спорт бәйрәме оештыру турында сөйләшкәнлеге хәбәр ителә. Залдостанов бу чараның спорт фестивале генә булып калмавын, ә патриотик тәрбия чарасы да булуын теләве турында әйткән. "Акъярда уза торган шоуга охшаш тамашаның Татарстанда да узуын телибез", ди Залдостанов.

Рәшит Әхмәтов

Рәшит Әхмәтов

"Звезда поволжья" газеты мөхәррире Рәшит Әхмәтов әлеге сәфәрне беренче чиратта Татарстанда бу елның көзендә узачак президент сайлау белән бәйләп карый. Җәй көне шундый зур тамаша, бәйрәм оештыру яшьләрне Миңнеханов өчен үгетләү чарасына әвереләчәк, дигән фикердә Әхмәтов. "Хирургның Путин дусты булуы мәгълүм. Ул тагын бер мәртәбә Путинга, путинизмга тугрылыклылык күрсәтә һәм технократ яшьләрнең дә үзенә тавыш процентлары өстәвен тели", ди Әхмәтов.

Шул ук вакытта Әхмәтов машина ярышлары белән мавыккан Миңнехановның үзенә дә мотоклуб җитәкчесе белән аралашу кызыклыдыр дип уйлый.

Искәндәр Ясәвиев

Искәндәр Ясәвиев

КФУ галиме, Казандагы оппозиция активисты Искәндәр Ясәвиев Миңнеханов "Хирург" белән бары тик ул Путинның дусты булганга күрә генә очрашкан дигән фикердә. Ясәвиев "Антимайдан" хәрәкәтенә Миңнехановның бик уңай карашта булуын күрмәве, Татарстанда антимайдан хәрәкәтенең көчле булмавы турында әйтә. Шуңа да карамастан, Ясәвиев әйтүенчә, Казанда "Антимайдан" тарафдарлары "бишенче колонна" исемлекләрен төзи башлаган һәм анда Украинага каршы сугышучылар турында начар сүз әйткәннәрне яки уңайсыз сораулар биргәннәрне кертәләр икән һәм аның үзенең бер таныш журналистын да шул исемлеккә кертеп куйганнар.

Ясәвиев Казандагы "Антимайдан" хәрәкәтенең алга таба ничек эш итүен игътибар белән күзәтергә кирәк, җитәкчеләре "Хирург"ның Казан белән бәйләнешләрне ныгытуы бездәге антимайданчыларны көчәйтергә ярдәм итәр, ди.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG