Accessibility links

Фән һәм мәдәният хезмәткәрләре Сталин белән Явыз Иванга һәйкәлләр куюны гаепләп чыкты


Сургут шәһәрендә куелган Сталин бюсты
Сургут шәһәрендә куелган Сталин бюсты

Мондый монументларны куяр алдыннан тарихчылар һәм җәмәгатьчелек фикерен дә исәпкә алырга кирәк, ди фән һәм мәдәният хезмәткәрләре белдерүендә.

"Ирекле тарихи җәмгыять" ("Вольное историческое общество") һәм "Ватандашлар инициативасы комитеты" Русия шәһәрләрендә Иосиф Сталин һәм Явыз Иванга һәйкәлләр куюны гаепләп чыкты. Бу - тарихи җавапсызлык тантанасы, диелә фән һәм мәдәният хезмәткәрләре язган белдерүдә.

Сталин белән Явыз Иванга куелган һәйкәлләр дәүләт террорын аклаучы символлар гына булып тора ала, дип белдерә авторлар. Мондый монументларны куяр алдыннан тарихчылар һәм җәмәгатьчелек фикерен дә исәпкә алырга кирәк диелгән хатта.

Белдерүгә икътисадчы Евгений Гонтмахер, сәясәтче Леонид Гозман, әдәбият белгече Александр Архангельский, режиссер Иосиф Райхельгауз һәм телевидение алып баручысы Юлий Гусман һәм башкалар кул куйган.

15 сентябрьдә Сургут шәһәрендә Репрессия корбаннары истәлегенә куелган хәтер тактасыннан ерак түгел Сталин бюсты урнаштырылды. Моңа кадәр Сталин сыны Липецкида куелган иде. Орел шәһәрендә Явыз Иванга һәйкәл 16 сентябрьдә куелырга тиеш иде. Ләкин һәйкәл мәсьәләсе әлегә мәхкәмәдә тикшерелә.

Татарстан Мәдәният министрлыгы да Казанның Җиңү паркына Сталинга һәйкәл кую мәсьәләсен караячак. "Казанда Сталинга һәйкәл булырга тиеш" дип аталган инициатив төркемне булдырган Равил Гарифуллин Сталинның явызлыкларын таныса да, Казанда аңа һәйкәл кую кирәк дип саный.

XS
SM
MD
LG